Таныш исемнәр: Гөлзадә Сафиуллина
Гомер буе бәхет эзләп…
Кыз бала язмышы күкләрдә хәсрәт каләмнәре белән җәбер-золым карасына манылып языла микән әллә? Сабырлыгы, көче, егәре җитә дип, әллә Ходай аның тәкъдиренә сынауларны юри шулай юмарт өяме? Ни өчен? Дөньяга елап аваз салган көннән алып, бәхет өчен көрәшеп яшәүнең тәмен, ләззәтен белсен өченме? Үзенең дә яшәргә хаклы икәнлеген кабат-кабат дәлилләсен дипме? Әллә соң хисләренең сафлыгын сынап, яратырга өйрәнсен, кемнәрдер өчен маяк булып, тормышның караңгы юлларын яктыртып яшәүне бәхет дип санасын өченме? Бу читен сораүларга ачы язмыш җилләрен җиңә алган Гөлзадә ханым Сафиуллинаның гына иң төпле җавапларны бирә алачагы бәхәссез.
— Хатын-кызның бәхете ирдән уңу, диләр. Язмыш сынауларына түземле булып яшәгән ханым гомер көзләренә якынлашканда бу хакта ни дияр?
— Сугыштан соңгы чорда дөньяга килеп, заманның бөтен авырлыгын тоеп, күреп үскәндә, минем тормыш матур, җитеш булачак, киноларда сурәтләнгәнчә, чын мәхәббәтем очрап, йөрәгемне гашыйк итәр дә без карашларыбыздан сүзсез генә аңлашып яшәрбез дип хыяллана идем. Ләкин сөюенең җылысы белән йөрәгемне гомерем буена җылытып торган кешене мин соңлап, кияүгә чыгып әни булгач һәм иремнән аерылгач кына очраттым шул әле.
Әтиебез кырыс холыклы кеше булганга, аның сүзеннән чыгарга ярамый иде безгә. Күңелем, җаным белән теләмәсәм дә, беренче иремә әти сүзенә каршы килә алмаганга кияүгә чыктым. Казан дәүләт ветеринария институтында укып йөргән чагым иде, булачак ирем белән аның әти-әнисе никах укытырга башкаладан кайтып төшкәч, мин елый-елый мунчага кереп бикләндем. Хөрмәтем зур булса да, ул кешенең йөрәгем түрен били алмаячагын сизә идем. Мунча ишегенә килеп, ялынып-ялварып та карадылар, үгет-нәсихәтләре дә ярдәм итмәде, ә менә әтинең ачы язмыш белән килешергә бер сүзе житте. Минем укыйсым килә, кияүгә чыгарга теләмим, дип өзгәләнүләремә каршы: «Укырсың, үзебез ярдәм итәрбез», — диеп юатканнар иде дә, соңыннан сүзләрендә тормадылар кайнана белән кайната булган кеше. Өченче курста укыганда, мин Резедамны таптым. Аны багарга, тәрбияләргә кирәк иде. Ирем: «Өйдә утыр», — дип көн дә бәйләнсә дә, гыйлемгә омтылуым көчле иде, укуымны ташлыйсым, моңа кадәр куйган тырышлыкларымны юкка чыгарасым килмәде. Аптырагач, Резедамны авылга әти-әни янына кайтарып куйдым. Оч яшькә кадәр баламны әнием үстерде. Атнаның узганын көч-хәл белән көтеп җиткерәм дә сагыну сагышыннан янып-көеп, соңгы дәресләрдән соң авылга кузгалам. Өстәвенә, Резедам да елак булды. Көне-төне елаган баламның кендек бүсере чыгып, операция дә ясатырга туры килде. Институтта белем алган елларда кичергән хәсрәтләрне исемә төшерсәм, хәзер тәнемнән суык бер дулкын йөгереп үтә. — Уй-ниятләрегезне аңламыйча, михнәт чигәргә мәҗбүр иткән иргә карата яшьлек хисләрегез нәфрәткә әйләнмәдеме?
— Мин аны яратмыйча яшәдем дип әйтә алмыйм, күпмедер дәрәҗәдә ярата идем, изге хисләрем белән аның йөрәгендәге боз кыйпылчыкларын да эретергә тырыштым. Артык яратудан шулкадәр көнләштеме, юлыма гел аркылы төшеп үзәгемә үтте. Институтны тәмамлагач, мин Үзбәкстанга, кошчылык фабрикасына табиб булып эшкә җибәрелдем. Ташкентка гаиләбез белән күченеп килдек. Әти кечкенәдән эшне җиң сызганып эшләргә өйрәткән иде, монда да сынатмадым. Үзе колхоз рәисе булгач, эшче куллар җитмәгәнлектән, җиденче сыйныфны тәмамлагач, мине фермага алып төште. 4 ел бозаулар карадым, сыер саудым, кичке мәктәптә дә укырга өлгердем. Кошчылык фабрикасында көнне-төнгә ялгап эшләсәм дә, арый белми идем. Әмма күңелемдә балачакның тагын бер якты хыялы яши иде әле. Мунча ләүкәсендә качып җырлый-җырлый үскәндә, артист буласы иде дип хыялландым мин. Балачак күзаллауларым артист кешене бөек сәхнәдә матурлык тудыручы, тирә-юньне гүзәллеккә күмүче, тамашачыга төпле фикер җиткерә алучы акыллы кеше дип фаразлый иде. Моңның сихри көчен шул вакытта ук шәйләгәнмен, күрәсең. Балачак хыялым каршына юнәлеш алуым белән иремнең дә, әтиемнең дә ачуын гына китерүгә карамастан, Ташкентта ансамбльләр оештырып, театрлар, концертлар куеп, репертуарымны туплап, җырлап йөри башладым. Табигатьтән, Ходай тарафыннан иңдерелгән җырлау талантым бормалы сукмакларда сабак биреп адаштырып йөртте дә барыбер туры юлга — сәхнәгә, тамашачым янына алып чыкты. Мин, тиешле өч елымны эшләп бетергәннән соң иремне ташлап, Казанга кайтып киттем.
— Уртак гаилә җепләрен бер селтәнүдә кисеп ташладыгыз, димәк.
— Тоташ тормыш авырлыкларыннан гына торган, мине сындырып сынаган җиде ел гомер иде ул. Уйланмыйча гына эшләнмәде. Әтиемнең кырыслыгы белән кылынган фаҗига булды кияүгә чыгуым. Тормыш юлын үтәрлек кешене ничек сайларга, ни рәвешле яшәргә кирәген, үземнең ни өчен мондый корбаннар ясавымның сәбәпләрен киләчәктә бәйнә-бәйнә язармын әле. Аерылышу да җиңел булмады, озак та тормый ирем артымнан кайтып төште. Ул өзгәләнә, мин елыйм...
— Балалы ялгыз ханымны алда да тормыш авырлыклары сагалаганын аңлый идегезме?
— Ул авырлыклар мине бала чагымнан бирле озата килә ләбаса. Рәхәт күреп үстекмени без?! Әтине ике тапкыр төрмәгә утырттылар, беренчесендә — 5, икенчесендә 6 баланы канат астына җыеп калды әни. Күкрәк кесәсенә бер телем кара ипине төреп, чана тартып, Арчага орлык алып кайтырга дип эшкә чыгып киткәндә, таң да беленә башламаган була иде. Сөйләвеннән хәтерлим, өлкән абыйның аңа 15 чакрым тирәсе каршы барасын белеп, күкрәк кесәсендәге ипине үзе ашамыйча, газизенә алып кайта торган булган. Ә мин, 8 бала арасында дүртенчесе булып тугач, үземнән соң дөньяга килгән 4 бертуганымны карап үстердем, тегү тектем, бәйләү бәйләдем, юдым, пешердем, мал карадым. Шуңа хәзер дә бөтен эшне җиренә җиткереп, ялт итеп эшләп куям.
Бәхетемә, филармониядә Риф Сафиуллин атлы кеше белән таныштым. Аның бригада туплап, Куйбышев филармониясенә концертлар белән гастрольләргә чыгарга җыенып йөргән чагы иде. Ансамбльгә билгеләүләренә риза булмавымны күреп, тыңлап карады да үзе белән эшләргә тәкъдим ясады. Ә мин ике куллап риза булдым. Нинди генә михнәтләрне, авырлыкларны иңгә-иң куеп күтәрмәдек аның белән! Соңгы тиенебезгә кадәр уртак иде! Салкыннарда өшеп, бер-беребезгә сыенып утырып җылынганда, киртәләрне җимерү өчен бер-беребезнең җылы сүзен ишетү дә җитүен тойганда аңладым: ул — минем кеше! Йөрәкне назлы хисләр белән биләүче кеше! Карашларымнан мине сүзсез генә аңлаучы менә кем?! Бәхетем, ул — бәхетем! Рифне мин шашып яратып яшәдем. Кулымнан гына тотып йөртте, хөрмәте, мәхәббәте ихлас иде. Башка беркайчан да кабатланмас мизгелләр кичергән, чын сөю тәмен татып яшәгән тормышта мин аның белән сигез кат җәннәт рәхәтләре, җиде катлы тәмуг утларының газапларын күрдем. Чөнки Риф Казан филармониясеннән йөз чөереп киткән кеше иде. Профком рәисе булып эшләгәндә, андагыларның кырын гамәлләренә күз йома алмыйча, дөреслекне йөзләренә бәреп әйткәнен, туры сүзле булуын килештереп бетермәделәр. Риф, мондый пычраклыкка күз йома алмыйча, үзләренә төкереп китеп барганга, безне Татарстан белән Башкортстан җиренә якын да китермәделәр. Татарстандагы район һәм авылларга качып кына кереп концерт биргәндә, тотыла калсак, этләрне кугандай куалар иде. Татарстанда туып-үсеп тә, үз җиренә аяк баса алмау, кимсетелү рәнҗетә иде безне. Аның каравы без Куйбышев, Ульяновск, Оренбург филармониясенең мәртәбәле җырчылары булып хөрмәтләндек. Чит җирләрдә солтан идек.
— Гөлзадә ханым, тормышның бу кадәр «явызлануына» бирешмәс эчен Риф абый белән бер-берегезгә терәк булуыгыз көч биргәндер дисәм, ялгышмаммы?
— Син хаклы. Рифнең дә язмышы татлылардан түгел иде. Ул, әтисез үсеп, 14 яшеннән өйдән качып китеп, башта хәрби училищеда укыган, аннан институт тәмамлаган югары белемле инженер булса да, җанына тынычлык бирмәүче музыкага тартылып, консерватория бетергән кеше. Татарстан дигән сүзне ишетсә, я татар кешесен күрсә, күзләреннән мөлдерәп яшь агып төшүен үзе дә сизми кала иде. Баритон тавышлы яшь җырчының талантын танымауларына гарьләнде. Ә мин аның киңәшчесе, ярдәмчесе, янында сынмас-сыгылмас хатын, терәк булып яшәдем, егылырга ирек бирмәдем. Резедамны үз баласыдай якын иткәненә бик рәхмәтле мин аңа. Хәтеремдә, өйләнешкәч, минем якка авылга кайттык. Урамда пычрак ерып йөрүче Резедамны күрде дә, Гөлзадә, әйдә, алып китик, калдырма балаңны, ди миңа. Торыр урын хәл ителмәгән иде әле, Резеданы уз әнисе янына Чиләбегә кайтарып торды, аннары яныбызга алып килдек. Йөрәге чирле булмаса, бу авырлыкларга, кимсетүләргә генә түзәр дә иде әле. Яңа ел бәйрәменә кунакка кайткач, әнисе яраларына учлап-учлап тоз салмаса да, бәлки, сулыйсы сулышлары өзелмәс иде. Малаең артист, әмма кем икәнен белмибез дә, танымыйбыз да, диеп көләләр миннән дип кимсетте ул аны. Рифнең җырлары радиода ни өчен яңгырамаганын ничек аңлатырга иде аңа?.. Шул кичне без кире Куйбышевка китеп тә бардык. Ә иртәгәсен миокард инфаркты пристубыннан күзләрен дә ача алмыйча, бер сәгать дигәндә үлеп тә китте ул. Мин аның җәсәден туган авылыма алып кайтып җирләдем.
— Һәм сез кабат ялгызлык белән кара-каршы очраштыгыз?
— Аны югалтуымны бик авыр кичердем. Үзе исән чагында: «Син, Гөлзадә, берәүгә дә кияүгә чыкма, минем кебек яратмаслар, сине аңламаслар», — дип әйтеп калдырган сүзләре гел искә төшә иде. Әмма тормыш булгач, аның васыятен үти алмадым. 4 елдан соң кияүгә чыктым.
— …
— Язмышлары, исемнәре бертөсле булгач — Риф Гатауллинга. Кыз бала ирне әтисенә охшатып сайлый, диләр бит, алар икесе дә минем әтиемә охшаган төпле кешеләр иде. Ләкин яратуым да, аңа мөнәсәбәтем дә башкачарак булды. Мин аның һәр гамәлен Риф Сафиуллин белән чагыштырдым, күңелендә, йөрәгендә, эшеңдә элеккеге иремне эзләдем. Шуңа бергә яши дә алмадык бугай. Ир белән хатын булуга караганда, иҗади дуслар позициясендә яхшырак аңлый идек без бер-беребезне.
— Шундый язмыш шаяртуларына да карамастан, тәвәккәл, кыю ханым булуыгызны исбатлап, барыбер Казанга кайттыгыз.
— Дүрт тапкыр кайттым мин филармониягә тыңланырга, алмадылар. Чөнки Риф Сафиуллинның хатыны идем. Иремнән коммуналь фатирда калып, шуңа газ кертеп, аерым фатир итеп ясадым да аны берничә шәһәр аша Казандагы бер бүлмәле фатирга алыштырдым. Илһам абый мине үз группасына алды, 4 ел эшләдек, рәхәтләнеп җырладым. Без сине сөйләүче итеп кенә алдык, нишләп җырлап йөрисең дип, миңа тагын каныктылар. Соңыннан Әлфия апа группасына күчерделәр, анда мин җырлый алмадым. Тик үпкәләмәдем, аңа кушылып бөтен җырын сәхнә артында җырлап бара идем. Аннары радиоларда да җырларымны бирә башладылар, һәм мин җырчы буларак эшли башладым.
— Гөлзадә ханым, сәнгатькә гашыйк, моңга бай җырчы була торып та, сезне берара җитәкче кәнәфиендә дә күрергә туры килде. Мондый адымга барырга сезне нәрсә мәҗбүр итте?
— 1990 нчы елларда күп кенә җитәкчеләр, сайлау алды кампаниясе барышында халык алдында үз кандидатураларын яклауларын үтенеп, җырчыларга мөрәҗәгать иттеләр. Сәясәт алмашынган чор иде ул. Кемнең дөреслек яклы икәнен аңлап бетермәгән чак. Минем янга да килгәннәр иде, хакыйкать өчен көрәшүче дигән сүзләргә ышанып, кемлеген дә белмичә, аның турында мәкаләләр яздым, концертлар бирдем, аны яклап, сәясәт дулкынына ташландым. Ләкин «үтереп» мактаган кеше оппозициядә булып чыкты. Аның белән мин дә шул ятьмәгә эләккәнемне, үзем дә белмәдем. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгән чагым иде, югарыдан мине эштән азат итәргә дигән указ килде. Ярык тагарак янында калдым. Шуннан бу кеше яныма килде дә: «Хәзер күп кенә кече предприятиеләр ачыла, ярдәм итәм, алын шул эшкә, үзең җитәкче булырсың», — диде. Минем башка чарам юк иде. Казан тәмәке фабрикасының кече ширкәтен җитәкли башлагач, ничек кенә көлмәделәр миннән: атказанган артистка базарда тәмәке сатып утыра, имеш, тәмәке фабрикасы директоры Илгиз Бариевның сөяркәсе икән дип тә мыскылладылар. Безнең арада андый түбән мөнәсәбәтләр юк иде, нахак сүзләрне күтәрә алмадым, судка бирдем. Саф күңелгә тап төшми ул, гайбәтләрнең киресен исбатладым. Тормышта күп авырлыклар күреп чыныккан идем, аның оппозициядә булуы тагын яклауга мохтаҗ дип, ярдәм итүемне килеп сорагач, куркып калмадым, адәмнең кайсысы ялгышмый дип, янәшәсенә авырлыкларын бүлешергә көрәш юлына бастым. Ул хәлендә ялгызын гына язмыш чатында бастырып калдырырга кызгандым мин аны, күктә укылмаса, җирдә укылмый ул, язмышымдыр дип, никахлашырга ризалык бирдем. Ләкин ул баеды һәм байлыкны күтәрә алмады. Байлыкны да бит Ходай адәм баласын сынар өчен бирә, әмма ул бу сынауны үтә алмады һәм безнең юллар ике тарафка аерылды. Инде сүз башыңдагы соравыңа җавап бирер чак җитте: хатын-кызның бәхетен гомерлек мәхәббәте, сөйгән яры янәшәсендә булуда гына түгел, тәүфыйклы баласының иманлы юлда йөрүен, киләчәген күрү, яраткан хезмәте белән тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшә алуында да күрәм мин.
Шөкер, кызым Резеданың кыйбласы дөрес, җәмәгате белән өч бала үстерәләр. Резедам гарәп теле белгече, филология фәннәре кандидаты, киявем — Йәмәннән килгән гарәп егете. Яшьләр минем фатиханы алырга килгәндә, киявемнең кулында изге Корьән китабы иде. Хәзер аңладым: тормыш булгач, милли мәсьәләләрнең дә калкып чыгасын ул чакта уйлап җиткермәгәнмен. Кызым гарәп телен белсә дә, киявем татар телен өйрәнмәде бит. Шөкер, оныкларым белән татар телендә сөйләшәм, шуңа сөенеп яшим. Яраткан эшемне дәвам итә алуыма шатланам. Кырымда 4 елдан бирле «Сөембикә варислары» фестивален үткәрәм, аның географик киңлекләре елдан-ел киңәя. Тирәмдә гел сәләтле балалар, талантлы яшьләр, алар белән мин гел хәрәкәттә, сәяхәттә. Кая гына барсам да, татарларны берләштереп йөрим. Татарлар бердәм булса гына бирешмәячәкләр.
Әңгәмәдәш —
Гөлнур Мингалиева
«Юлдаш»
№ 54, ноябрь 2004
Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru |
|
|
|