Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Гөлзада «балалар патшасы» булып бете

Танылган җырчыбыз Гөлзадә Сафиуллина менә ике ел инде җәйнең иң матур көннәре җитүгә Ялтага юл тота. Быел да шулай булды. Юк, кызынырга, диңгез суларында тирбәлергә генә бармый ул анда. Җырчыбыз Ялтада халкыбыз өчен бик кирәкле һәм файдалы эшләр майтарып кайта. Җырчының җырлаудан башка нинди эше булсын инде аның дисезме? Юк шул, белмәдегез. Әйдәгез, Гөлзадә ханымга сүз бирик әле.

 

— Сонгы елларда Кырымда булганда мин кырымтатарлары белән үзебезнең Казан татарлары арасында ниндидер салкынлык сиздем. Бу мине борчуга салды. Сәнгать кешесе буларак, бу хәлне төзәтү өчен нәрсә эшли алам дигән уй башымнан чыкмады. Уйлана торгач, балалар фестивале оештырып, Казан татарлары белән кырымтатарлары балаларын очраштырып-таныштырып карарга микән әллә дигән нәтиҗәгә килдем. Бу фикеремне башта Кырымдагы, аннары үзебездәге милли оешмалар җитәкчеләренә, мәдәният министрлыгына җиткердем. Бу фикер хуплау тапты. Шулай итеп без бергәләп Ялтада һәр елны «Сөембикә варислары» исемле халыкара балалар иҗат фестивале үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек.

Фестиваль ни өчең «Сөембикә варислары» дип атала? Моның сәбәбе бар. Сөембикә ханбикә образы бөтен татарлар өчен милли мәдәният символы булып тора. Аңа багышлап күп әсәрләр язылды. Кырымтатарлары да, Казан татарлары тарихы да Сөембикә белән бәйле. Шулай булгач, безнең балаларыбыз чын мәгънәсендә Сөембикә варислары булып чыга түгелме соң инде.

Фестивальдә 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша. Фестивальне оештыру комитеты Татарстан районнарына, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә, Урал, Себер, Урта Азия, Идел буе, Кавказ, Балтыйк буе һәм Украинаның татарлар яши торган төбәкләренә чакырулар җибәрде. Беренче тур шушы төбәкләрнең үзләрендә үткәрелде. Аннары җиңүчеләр Ялтада көч сынашты. Быел җыр буенча беренче урынны Казаннан Альберт Ситдыйков яулады. Ул татарча да, төрекчә дә, итальянча да җырлады. Ә гран-прины жюри Түбән Камадан килгән Марат Фәйрушинга бирергә булды. Аның «Акапелла»сы барыбызны да тетрәндерде. Аннары ул халык җырларыннан попурри әзерләп килгән иде. Ул моң, ул тавыш...

Нәфис сүз жанрында беренче урынны Чаллыдан Гүзәл Шәйхетдинова яулады. Бик талантлы бала, сәхнәдә үзен иркен тота. Биюдә кырымтатарларының «Фиданнар» ансамбленә тиңнәр булмады. Милли уен коралларында уйнауда Казан кызы Лилия Якупова (скрипка) белән Казахстаннан Руслан Маришев (баян) беренче урынны бүлештеләр.

Бу бик кирәкле чараны теләк белән генә уздырып булмаганын аңлыйсыздыр инде. Моның өчен күп акча кирәк. Безнең төп спонсорыбыз — Әлмәт шәһәренең «Кара алтын» банкы (Ринат Абдуллин). Кырымдагы һәм Татарстандагы милли оешмалар да ярдәм итте. Балаларның юл, Ялтада яшәү чыгымнарын исә җирле хакимият органнары үз өсләренә алдылар. Без аларның барысына да бик рәхмәтлебез.

Фестивальнең максаты җырлап-биеп күңел ачу гына түгел. Ул яшь талантларны барлау, аларны бер-берсе белән дуслаштыру, репертуар алмашу һәм шуның белән татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу да бит әле. Фестивальнең үзенчәлеге шунда: анда катнашучылар татар җырын, татар биюен, татар көен башкарырга, татарча сөйләргә тиеш.


Язып алды —
Гөлнара Рәхимова

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru