Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Дуслык күпере нык булсын

Үткән ел Ялта шәһәрендә Татарстанның, халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина тәкъдиме белән тәүге тапкыр Бөтен татар балаларының халыкара иҗат фестивале үткән иде. Быел да республикабыздан бер төркем бала анда катнашу бәхетенә иреште. Фестивальнең жюри рәисе һәм оештыручысы Гөлзадә ханым белән булган әңгәмәбез әнә шул хакта.

 

— Элек-электән Ялтада рус җырчыларының төрле фестиваль-концертлары үтә иде. Моңа кадәр татар җырчылары аяк басмаган җирлектә шушындый кирәкле эшне ничек башкарып чыга алдыгыз һәм ул балаларда нинди тәэсирләр калдырды?

— Иң элек үземә шул якларда концертлар бирергә туры килде. Аннан соң: «Нигә әле без бу балаларны диңгез буена җыеп, аларны бер-берсе белән аралаштыр маска? — дигән уйлар белән йөри башладым. Ходай кушкач иганәчеләре дә табылды. Безгә «Кара алтын» банкының учредительләр шурасы рәисе Ренат Абдуллин зур ярдәм күрсәтте. Әлеге фестиваль-бәйгенең максаты да балаларны мәдәният әһелләре белән очраштыру һәм яшь талантларны барлау. Аларның татар тарихы буенча белемнәрен сынау максатыннан, анкета сорауларына җаваплар алынды. Ялтада күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов яшәгән йорт янындагы мәйданга чәчәкләр салдык. Балалар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Киләчәктә биредә мемориаль такта кую хакында да сөйләшү булды. Фестиваль Кара диңгез буендагы Ленин мәйданында узды. Тантананы Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов ачып җибәрде. Президент аппаратыннан Тәлгать Абдуллин, шагыйрь һәм халык депутаты Разил Вәлиев белән очрашу балаларда онытылмаслык җылы тәэсирләр калдырды. Читтә яшәүче милләттәшләребез дә үзләренә рухи азык алдылар. Бакчасарай, Левадия, Воронцов, Никита ботаник сарайларына сәяхәтләр балаларга аеруча ошады. Анда һәркем татарча аралашты.

— Гөлзадә ханым, фестивальнең узган елгыдан аермасы булдымы?

— Балалар көчле әзерлекле булулары белән таң калдырды. Киемнәре дә искиткеч матур итеп тегелгән иде. Кырым татарлары да безнең көйләрне уйнадылар, җырладылар. Киевтан Әлфия Шевченко җитәкчелегендәге «Ләйсән» ансамбленә йөрүче украин балаларының татарча җырлаулары һәркемне сокландырды. Коми-Пермяк республикасыннан килгән коми һәм рус балаларының «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарганда һәм Дагыстаннан Сәфәрби исемле малайның Сөембикә рәсеменә карап: «Сөембикә, син бит ногай баласы, мин синең туган җирең турында җырлыйм» дип сәхнәдә сөйләгәндә үк күздән яшьләр тәгәрәде. Әйтерсең аның тавышында дала киңлеге, кылганнар авазы яңгырады. Ә инде үзебезнең балалар үзләрен тыйнак тотулары белән аерылып тордылар.

— Балаларның чыгышы жюри тарафыннан ничек бәяләнде?

— Жюри төркемендә бик мәртәбәле кешеләр иде. Озак еллар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында (хәзер академия) эшләгән, инде Ялтада яшәүче профессор Җәүдәт Котдусов, композитор Сервир Кокура, скрипкачы Назыйм Амедов, шагыйрь һәм язучы Әдхәт Синугыл, Диләвер Османов, музыкант Әлфия Тимербуләтова... Сәләтле балалар арасыннан аларның иң-иңнәрен аерып алу бер дә җиңел булмады. Җыр буенча гран-прига Түбән Камадан Марат Фәйрушин, беренче урынга Казаннән Альберт Ситдыйков ия булды. Нәфис сүз буенча Чаллыдан Гүзәл Шәйхетдинова беренче урынны яулады. Ак алъяпкыч белән ак яулыктан чын татар кызын сурәтләгән Альбина Мөхәммәтҗанова да һәркемне үз авызына каратып тотты. Музыка уен коралларында уйнау буенча Казан кызы Лия Якупова беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Кырым татарларының «Фиданнар» дигән бию ансамбле беренче урынны яулады. Азнакайдан Алинә Габдерәүфованың җитез һәм хәрәкәтчән биюе һәркемне сокландырды.

Казагыстаннан Диас Мөсәлимов белән Түбән Новгород өлкәсеннән Руфат Азизов сәхнәдә үз-үзләрен артистларча оста итеп тоткан өчен махсус бүләккә ия булдылар. Киләсе елларда катнашучы балалар өчен бүләкләрне, белеп тору да кызыклы булыр.

Гран-при алучыга 1000 доллар, беренче урынга 500 доллар, икенче урынга Сөембикә манарасы төшерелгән келәм, өченче урынга магнитофон, «Туран» фондының чигүле мендәрләре, сөлгеләре бирелде. Моннан тыш, Запорожье шәһәреннән генерал Фәрит Акчурин диңгез буена ике юллама бүләк итте. Башкалар да күчтәнәчләр белән килде.

Әңгәмәбез ахырында Азнакай, Әлмәт, Алабуга районы хакимиятләренә балаларны җибәрергә ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Татарстан белән Кырым арасына без салган дуслык күпереннән сәнгать осталары гына түгел, сәясәтчеләр дә йөреп торсын иде.

 

Әңгәмәдәш —
Л. Галимҗанова

«Шәһри Казан»
18 август 2000 ел

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru