Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Ялтада балалар җыры яңгырады

Быел Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил, исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Кырымга татар балаларының «Сөембикә варислары. Кырым-99» дип аталган халыкара иҗат фестивален апып кипде.

Ул шушы авыр чорда да милләткә хезмәт итүнең иң югары үрнәген күрсәтә алды: күпсанлы ихсанлы булышчылар һәм милләтпәрвәр спонсорлар тапкан, фестиваль уңышлы үтсен өчен үзеннән дә зур матди өлеш керткән. Татарстан Фәннәр академиясе аспирантурасында укучы кызы Резедәне дә, аның балалары Ширин белән Аммарны да алып килгән.

Гөлзадә ханым кайда гына чыгыш ясамасын, тыңлаучыларны асылыбызга кайтырга, югала язган рухи кыйммәтләребезне кире кайтарырга, ислам традицияләре һәм кануннары буенча яшәргә, эш итәргә чакыра, иман, рухи тазалык, әхлак, тел турында сөйли.

...Фестивальгә Мәскәү, Татарстан, Украинаның күп шәһәрләреннән, Кырымнан, Россиянең Нижневартовск кебек иң ерак почмакларыннан яшь талантлар һәм хөрмәтле кунаклар рәхим итте. Ул башкару осталыгының алты төре — ялгыз җыр, парлы җыр, нәфис сүз, бию, музыка коралларында уйнау, коллектив бию буенча алып барылды.

Беренче төр ярышка киңрәк тукталып үтәм. Беренче урынны Симферопольдә яшәүче кырымтатар кызы Зарема яулады. Икенче урын Мәскәүдән килгән Марат Соубеновка бирелде, өченче урын Казан кызы Гөлнара Шаһиәхмәтовага насыйп булды. Гран-при залның диварларын дер селкеткән көчле алкышлар астында Түбән Кама каласыннан килгән Марат Фәйрушинга тапшырылды.

«Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул», — дип шагыйрь Тукай тикмәгә генә әйтмәгән. Буфестиваль-конкурс үз прожекторының уты ярдәмендә халык арасыннан бик талантлы балаларны эзләп тапты. Ялтада үткәрелгән бу фестивальдә җиңүче исеменә лаек булган аерым балаларның һәм коллективларның исемнәрен бөтен республикага җиткерәсе килә. Казаннан Гөлназ Әхмәтова һәм ИлшатХәйретдинов: парлы җыр буенча икенче урын. Чаллы каласыннан Гүзәл Шәйхетдинова нәфис сүз өчен Гран-при бүләгенә лаек булды. Казанның «Ләйсән» җыр ансамбле милли киемнәре белән сөендерде, моңлы җырлары белән йөрәкләребезгә, җаннарыбызга үтеп керде.

Симферопольдән кырымтатар бию ансамбле «Фидаилар» искиткеч осталык белән сәнгатьчә нәфис пластика, музыканы бик яхшы сиземләү ярдәмендә Казан һәм Кырым татарларының биюләрен башкарганда үземнең дә алар янына сикереп менәсем килде.

Татарстаннан килгән Гүзәл Шәйхетдинова нәфис сүз остасы икәнен тулысынча исбатлый алды. Ул супер-кыз да, әби дә, бәби дә булып карады. Яшь булуына карамастан, рольгә керә белә, сөйләме саф татарча, интонацияләре, логик басым, паузалары да отышлы.

Фестивальдә тугандаш ике халыкның җыр, бию, нәфис сүз сәнгате бер-берсе белән үрелеп барды. (Безгә кырым татар музыкантлары Назыйм Амедов һәм Майя Карыйрова да ихлас күңелдән булыштылар. Икесе дә халыкара конкурслар лауреатлары).

Татар балаларының Халыкара иҗат фестивале Ялтаның иң мәһабәт, иң зиннәтле концерт залында - мәдәният үзәге бинасында тулы аншлаг белән барды. Аларны һәр көн Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» һәм «Бәйрәм бүген» җырлары каршы алды һәм озатып калды. Симферополь, Севастополь, Феодосия, Алушта шәһәрләреннән милләтебезнең олпат шәхесләре, патриотлары килде. Ә Симферопольдә уңышлы гына эшләп килүче татар милли- мәдәният үзәге рәисе Илмир Тимергалиев үзенең бөтен гаиләсен дә алып килгән иде. Ялтада яшәүче фән кандидатларыбыз — Рәүф Акчурин, Әнәс Мостафин, Рәсимә Кадыйрова, Хәсән Тимербулатов һәм фән докторы Мигъдәт Әхмәтҗанов бу олы бәйрәмдә иң хөрмәтле урыннарда утырдылар.

«Очучы очмый тора алмый», — диләр. Сәхнә кешесе дә сәхнәсез, сәнгатьсез, тамашачысыз, иҗади бәйгесез тора алмый, күрәсең. Гөлзадә ханымда да «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» омтылышы бик көчле. Ул Горькийның коеп куйган көрәшче-лачыны, легендар Данкосы сыман.

Резедә Сафиуллина, дүрт көн буе сәхнә үзәгендә торган хәлдә, бөтерчек булып бөтерелде, учак булып янды, балаларның әниләре булып сөенде. Иллә дә оста алып барды инде программаны!

Сәхнәгә чакырылган яшь башкаручыларга балаларча самими, гади һәм аңлаешлы итеп үтә дә кызыклы сораулар куеп торды: Сөембикә-ханбикә турында ниләр беләсез? Кем булырга уйлыйсыз? Айрат абыең Арслановтан өйрәнәсеңме? Гөлшат Зәйнашеваның нинди җырларын беләсең? Саҗидә Сөләйманова, Флера Гыйззәтуллинаның шигырьләрен укыйсыңмы? Гүзәлия җырын кем язган? Алдагы елда үзең белән берничә кеше алып килерсеңме?

Кырым җире гөлгә бай булган шикелле, безнең туган халкыбыз да талантларга ифрат бай. Керчь шәһәреннән килгән кырымтатар кызы Алия Исламова милли костюмнар киеп, нинди генә биюләр башкармады! Үзен сәнгатьле сүз остасы сыйфатында да таныта алды (икенче урын). Ул әле «Сөембикә» журналы җибәргән махсус бүләккә дә лаек дип табылды. Бу бүләк Сөембикә рәсемен уеп, көмештән эшләгән муенса һәм күнне чигеп ясалган паннодан гыйбарәт. Алия бу олы бүләкне жюри комиссиясе рәисе Гөлзадә ханым кулыннан кабул итеп алганда үзен, мөгаен, дөньяда иң бәхетле бала дип хис иткәндер.

Бүләкләр, бүләкләр! Фестиваль үзе дә, анда тапшырылган бүләкләр дә дөньяда «ак каргалар» булганга гына дөньяга килделәр.

Ил төкерсә, күл булыр, ди халык мәкале. Фестивальнең спонсорын, булышчыларын да күрсәтеп үтәсе килә. Генераль спонсор — «Кара алтын» банкы. Директорлар советы рәисе — Ринат Абдуллин. Симферопольдән — татар милли-мәдәният үзәге рәисе Илмир Тимергалиев, Казанның «Туран» фонды, Казаннан «Трансгазстрой» хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Шиһабиев җибәргән «Сабантуй» исемле рәсемле китаплар һәм һинд чәе кырымтатар бию ансамбле «Фидаилар» өчен зур бүләк булды. Татарстан «Рухият» фонды җиңүчеләргә бүләккә Фәнис Яруллин, Саҗидә Сөләйманова, Рәшит Әхмәтҗановларның типография буявы да кибәргә өлгермәгән шигырь китапларын җибәргән. «Юлдаш» газетасы редакциясе яшь талантларны «Сез яраткан җырлар» исемле китаплар белән сөендерде. Бүләкләр матур-матур капларга салынып тапшырылды. Аларны үзенең 50 еллык юбилее уңаеннан «Ялкын» журналы әзерләткән.
Галим дустым Хәсән ага Тимербулатов фестивальгә килгән балаларны үз акчасына Ливадиягә — дельфинарийга экскурсиягә алып барганда, балаларның йөзләрендә кечкенә кояш, шатлык күргәндер.

Гөлзадә ханым фестивальне ачу көнендә йоклаган җаннарыбызны уятып җибәрү, җыр сәнгатенең классик үрнәген исебезгә төшерү һәм балаларны кабызып җибәрү максаты белән берничә җыр башкарды. Шуларның берсе — «Мәңге янарга!» балаларга гына түгел, миңа да мәңгелек ут өстәде сыман.

Мәскәүдән килгән танылган җырчылар Наилә Фатыйхова һәм Роза Хәбибуллина да берничә җыр бүләк иттеләр. Наилә жюри комиссиясендә дә эшләде. Әгәр фестиваль чын сәнгать бәйрәме югарылыгында үткән кызыклы, файдалы, соклангыч һәм сирәк була торган вакыйгага әверелгән икән, димәк, аны оештыручылар — чын фидакарьләр, талант ияләре.
Гөлзадә ханымның шәхсән үзе әзерләп алып килгән күп төрле этник, экзотик бүләкләрне беренче күрүемдә биһуш калдым: чигүле сөлге, калфак, кәләпүш, кулъяулыклар, көмеш беләзекләр, гәрәбә муенсалар, нәкышле салфеткалар, бизәнү әйберләре, дога китаплары, милли чигешле сумкалар, китаплар һ.б.

Мәгълүм булганча, һәр нәрсәнең дә — иҗат ялкыны белән януның да, гомернең дә, дан олимпында балкуның да чиге була.

Гөлзадә ханым — һичшиксез, татар җыр сәнгате күгендә беренче зурлыктагы йолдыз. Ул үзенең моңнары белән халкыбызның йөрәгенә үтеп керә алды. Җырлары һәрвакыт дуслыкка, яктылыкка, сафлыкка өнди, тамашачыда изге хис-тойгылар уята, игелекләр эшләргә чакыра. Ул бүген янар таудай янып, көпчәк кебек һаман әйләнеп, җир җимертеп, чаба-чаба эшләп йөри. Бу дәвер аның тормышында беркайчан дә кабатланмас, кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бәхетле чак: әйе, аңа тәҗрибә дә, халык мәхәббәте дә, дан да килгән, сәламәтлеге дә бар, шөкер. Их, менә шушыларга тагын бер олы шатлык өстәп җибәрергә иде: аның җыр чишмәсе ургылып аккан, осталыгы чарланып җиткән шушы дәвердә аңа Татарстанның халык артисты дигән югары исем бирергә күптән вакыт түгелме? Ул бу мактаулы исемгә һич шөбһәсез лаек! Шагыйрь Фәнис Яруллинның:

Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр.

Безнең дөрләү, безнең януларны

Киләчәккә җырлар илтерләр, —
дигән шигырь юллары гүя Гөлзадә ханымның үз каләме очыннан кәгазьгә төшкәннәр!


Фоат Мортазин,
«Сөембикә варислары. Кырым-99»
Бөтендөнья татар балалары
фестиваленең жюри әгъзасы,
педагогия фәннәре кандидаты

«Ватаным Татарстан»
17 сентябрь, 1999 ел

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru