Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Кырым — кара корым иде...

 

Мин бу өйдә торалмадым,

Яшьлегемә туялмадым,

Ватаныма хәсрәт булдың —

Әй, гүзәл Кырым...

«Сөембикә варислары» исемле бу җыен Кырымда дүртенче тапкыр уза. «Фестиваль» сүзе урынына мин «Җыен» кәлимәсен кулландым. Чыннан да, «Җыен» сүзе шул гамәлнең асылына туры килә ләбаса.

Ву гамәлне сабыйлар арасындагы һәвәскәрләр ярышы дип кенә аңламаска кирәктер, мөгаен. Ул изге максат илә кылына, татар халкының чәчелгән токымнарын бергә туплау, аларны дуслаштыру, һәр төбәкнең үзенчәлекле сәнгатен өйрәнү, өйрәтү бу.

Җиде Пулат (Семипалатинск) каласыннан (Габделхак әфәнде җитәкчелегендә) килгән казакъ сабыйларының ничек итеп татарча җырлауларын күреп, комиссия әгъзалары да, тамашачы да сокланып туя алмады. Ун яшьлек Айдар Есембаевның «Минем җырлыйсым килә» җырын башкаруы аны бәхәссез рәвештә җырчылар арасыннан беренче урынга менгезеп куйды. Бу сабый кеше шаккатырыйм дип җырламый, бу нарасый — ут бөтерчеге — сәхнәдә яши, уйный, көлә, шаяра, бии. Сәхнә — аның өчен бәхет мәйданы. Машалла!

Тәмле сүз (нәфис сүз) буенча беренче урынга ике бала чыкты: Казан каласындагы 18 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Байбулат Батуллин белән Чаллы углы, сабый шагыйрь Булат Садретдинов! Булатның самимилеге сокландырса, Байбулатның, инде өлгергән көрәшчедәй, Такташ шигырьләреннән төзелгән «Мәрсия»не сөйләве һәр татар күңеленә кереп урнашты. Ул әсәр ватаныннан гаепсезгә сөрелгән татар халкының язмышы турында иде.

Кырымның төрле калаларыннан килгән кырымтатарларның җырчылары, биючеләре искиткеч нәтиҗәләргә иреште. «Бүлбүлләр» («Былбыллар») ансамблен карап, «афәрин, йөз яшә» дип, аларны кат-кат сорадылар. Кырым татарларының киемнәре, аларның йөрәкләрдә дәрт яндыра торган биюләре кемне генә җилкендермәгәндер! Кырымнар ансамбль артыннан ансамбль чыгара, җыр артыннан җыр җырлый, бию артыннан бию күрсәтә, хәйран-вәйран калып, уйлап куясың: иленнән нахакка сөрелгән, яртысы юлда кырылып беткән, совет дискриминациясенең иң ачы елларын үз җилкәсендә татыган бу батыр халык каян таба яшәү көче, каян таба телен саклау дәрте, каян таба балаларын татарча тәрбия кылу өчен куәт, дип бер сокланасың, бер аптырыйсың, бер куанып бетә алмыйсың. Яшә, кырымтатар халкы!

Әстерханнан килгән «Нур», «Мирас» ансамбльләрен дә карап туймассың, валлаһи. «Бар бит әле татарда куәт, бар, шөкер. Базда дары бетмәгән икән әле, шөкер!» — дип куясың.

Кайчагында без — сәнгать кешеләре — үзара: күпмилләтле татар халкы, дип шаяртабыз. Миңа калса, бу шаяртуны җитди рәвештә «күп халыклы татар милләте», дип әйтергә булыр иде. Без — татар милләте, чыннан да, кардәш халыклардан торабыз түгелме?

Татар — күптөрле үзенчәлекле халык, әмма уртаклыгы күбрәк булган аерылгысыз бер милләт. Бар керәшен халкы, кырымтатар халкы, типтәр халкы, мишәр халкы, нугай халкы — шулар бербетен Олуг Татар Милләтен тәшкил итә. Телләрендә, җырларында, биюләрендә, йолаларында аз-маз аерма бар, ләкин бу аермалыклар безне читләштерергә түгел, берләштерергә тиеш.

Безнең тарихыбыз, телебез, динебез (төрле диндә булсак та), йолаларыбыз уртак. Төрле дин татар керәшене белән татар мөселманын аера алмый. Безнең кендекләр береккән. Нинди дин тоту — ул һәр халыкның үз вөҗданы эше.

Ни өчендер, телләре ике аерым, йолалары аерым булган Җәйләү марилары белән Тау ягы марилары бер милләт санала!

Ни өчен бер-берсен аңламыйча, икесе ике телдә сөйләшә торган, йолалары аерым булган эрзя, мукшы халыклары бер милләт — мордва булып хисаплана? Юкса, алар икесе ике телдә гәзит чыгара, икесе ике телдә радиотелевидение тапшырулары ясыйлар.

Урыс милләтенең аермалы булган берничә төркеме бар: кацаплар (Украинада яшәүче урыслар), киржаклар (Себердәге урыслар), Архангельскидагы урысларның тел аермалары зур, диннәре, йолалары белән дә алар шактый нык аерылып тора. Ләкин алар Бер милләт — урыс милләтен тәшкил итә. Ә нигә безне — татарларны — аерырга, дошманлаштырырга маташалар?

Кырым татарлары белән булган тарихи уртаклыгыбыз, тел уртаклыгыбыз, йолалар уртаклыгыбыз булып та, сез аерым-аерым халыклар, дип нигә канга сеңдерә килделәр? Юкса, кырымтатар халкының иң алдынгы шәхесләре Казан татарларының мәдрәсәләрендә, Уфада, Казанда, Оренбургта укыганнар. Кырымтатар артистлары Казанның театр техникумында белем алганнар. Әйтик, кырымтатар драматургы Гомәр Ипчи Кәрим Тинчурин белән «Мөхәммәдия»дә укыган һәм аның белән бергә 1904 нче елда мәдрәсәне ташлап чыккан. Кырым татарлары белән Казан татарларының уртак шәхесләре тарихта тулып ята. Ханнары уртак, дәүләтчелекләре кайчандыр уртак — Алтын Урда булган. Казанның иң мәшһүр шәхесләреннән берсе Йосыф Акчура белән Кырымтатар кешесе, мәшһүр Исмәгыйль бәй Гаспралы кыз биреп, кыз алышып, кодалашканнар, туганлашканнар. Гаспралының «Тәрҗеман» гәзите кырымтатарныкы гына түгел иде, ул бөтен татарныкы, бөтен төрки халыкларныкы да иде. Кырымтатар театрына хезмәт күрсәткән Казан татарлары Байкиннар гаиләсе: Сара ханым, Җәлил әфәнде, Гөлчәһрә ханым, Гомәр Исмәгыйловлар — ике халыкның да уртак каһарманнары. Казан татарлары Кырым мәдрәсәләрендә остаз булып хезмәт иткән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Казан татар язучылары белән Кырым татар язучылары, артистлары арасында иҗат дуслыгы, тарихи кардәшлек нык булган. Кырымтатар галиме һәм язучысы Кәрим Җаманаклы Алабуга педагогия институтында бөтентатар халкы өчен гомере буе фидакарьләрчә хезмәт итте, аның җәсәде Алабугада җирләнгән. Урыны җәннәттә булсын! Кырымтатар сәнгатьчесе Абдураим Котдусов Казан татары кызы, җырчы Шәфикага өйләнә, алар икесе дә бөтентатар милләтенә хезмәт итте. Гүрләре нур булсын! Аларның уртак угыллары, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Җәвит Котдусов озак еллар Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры булып хезмәт итте, аннан соң Җәвит әфәнде Казан дәүләт сәнгать институтында татар халкы өчен шәхесләр әзерләде. Хәзер ул Кырымда, Акмәчеттә шул ук эшне башкара.

...Кырым сабыйлары сәхнәгә чыккач, башка илләрдән килгән татар балалары: нугайлар, типтәрләр, мишәрләр, керәшеннәр дәррәү алкышлый. Казантатар балаларының чыгышын кырымнар «йотып утыра». Сабыйларыбыз аралаша, дуслаша һәм алар Олуг Татар Милләтенең киләчәген коручылар булыр, иншалла.

Кырымтатар теле Казан татарына аңлашылмый, дигән кеше үзенең телен яхшы белми дигән сүз. Әгәр Казан татары үз телен, үз әдәбиятын, Тукайлар, Бигиләр, Дәрдмәнд-ләрнең телен белә икән, кырымтатарча да, әзербайҗанча да, төрекчә дә җиңел аңлашачак. Аралашкан саен, тел аермалыклары кими бара, моны сабыйлар үзләре дә тиз аңладылар.

Без — җыенга килгәннәрдән бер төркем — Бакчасарайга, Җуфуткалага, тау башына мендек. Экскурсовод кырымтатар карай телендә сөйли. Игътибар белән тыңлаган һәр татар аны тулысы белән аңлады. Җуфуткаланың тау башында оешкан мәҗлестә кырымтатар сәнгатьчеләре дә, казантатар сәнгатьчеләре дә күп иде. Ике сәгать дәвам иткән бу табын янында ник бер кеше башка телдә сөйләшсен! Барысы да татарча сөйләде: кырымнар — үз телендә, без үз ана телебездә аралаштык, аңлашылмаган нәрсә булмады. Аларның телен, аларның җанын аңлар өчен, күңел күзенең сукыр булмавы шарт, аларның теленә еш колак салырга, күнегергә генә кирәк. Без сирәк күрешәбез шул. Әгәр дә мондый очрашулар ешрак булса, тел аермалыгы шундук юкка чыгачак. Кырымтатар театры Казанга «Кармен» спектаклен алып килгән иде. Тинчурин театры тулы иде. Беренче күренештә сүзләре аңлашылмаган кебек булса да, икенче пәрдә азагында кешеләр, тәрҗемә колакчыннарын янга куеп, кырымтатар тамашасын иркенләп тыңлап, аңлап утырдылар. Һәм «Кармен» спектакле шул җыенда беренче урынны — Олуг Һәдияне (Гран Прины) яулады. Шушы түгелмени рухи туганлык, канкардәшлек, тарихи кардәшлек!

Язмамның башында мин «Кырым — кара корым» дигән идем, чыннан да, 1944 нче елгы урыс булмаган милләтләрне (аеруча — татарларны) кырып бетерү сәясәтеннән соң Кырым иле татарлар өчен кара корымга әверелгән иде, ул корым әле дә булса юып бетерелмәгән, әмма, шушындый сәләтле, максатлы яңа буын үсеп килгәндә, алда якты өмет бар, Кырым кара корымнан тазарыр, тәмизләнер, иншалла. Кырымдагы татарлар өчен киң юллар ачылыр, анда тигезлек, туганлык мохите хөкем сөрер! Амин!

Аерылышканда, бөтен катнашучылар да кырымтатар җыры «Гүзәл Кырым»ны җырладылар. Сабыйлар да, олылар да хисләнгән иде, күңелләр тулган, күзләр дымланган. Бу күз яшьләре аралашу, туганлашу бәхете китергән саф яшьләр иде.

Мөхлисулла углы

Рабит Батулла

«Ялкын»

сентябрь 2003

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru