Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

«Сөембикә варислары» Татарстанны данлый

 

Татарстанның халык артисты, «Сөембикә варислары» фестивален оештыручы Гөлзадә ханым Сафиуллина үзенең яңа музыка студиясен тәкъдир итте. Кичәгә килгән кунакларны Гөлзадә ханым һәм аның кызы, филология фәннәре кандидаты Резидә Сафиуллина үзләре оештырган музей һәм «Рух» ансамбле чыгышы белән таныштырды.

 

Җыр аның якын сердәше дә, хыялдагы киләчәге дә. Ул куаныч килсә дә, җыры белән бергә шатлана, кайгылы чакларында да җырдан юаныч таба. Милләт дигәндә аның бәгырьләре өзгәләнә. Туган җиргә, Җир-анага мәхәббәт аңа моң белән бергә кечкенә чагында ук иңгәндер. Менә без Гөлзадә ханымның хәләл көче белән төзелгән тавыш яздыру студиясендә сөйләшеп утырабыз.

— Гөлзадә ханым, сезнең башлангычыгыз белән Кырымда, Ялтада бик тә абруйлы фестиваль үткәрелә башлады . Татар балаларының «Сөембикә варислары» фестивале инде хәзер бөтен дөньяга билгеле, дисәң дә була.

— «Сөембикә варислары» фестивале Ялтада 1999, 2000, 2001, 2003 елларда уздырылды. Фестивальнең төп максаты — бөтендөнья татар балаларын җыю, туплау, дуслаштыру, берләштерү, аларның сәләтләрен үстерү, күрсәтү. Фестиваль барышында дәресләр дә үткәрелде. Азаккы бәйрәмдә балетмейстер Ә. Сәлимова, язучы Батулла, фольклорчы-галим Г. Макаров һ.б.лар дөресләр бирде. Кырым татарларының «Кайтарма» ансамбле җитәкчесе Җәмилә ханым, Таҗикстанның халык артисты, «Гөлдесте» ансамбле җитәкчесе Илзара ханым үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

— Соңгы фестивальдә жюри рәисе Кырым дәүләт инженерлык-педагогия университеты профессоры Җәвид Котдусов булган икән...

— Әйе, Җәвид Абдураим улы мине бик яхшы аңлый һәм фикерләремне хуплый. Кайбер жюри әгъзалары, үткән фестивальдә лауреат исемен яулаган балалар бу фестивальдә лауреат була алмый, дигән фикер үткәрергә тырышты. Ләкин, 2 нче һәм 3 нче урынны алган бала, сәләтен камилләштереп, 1 нче урынны яуларга тырыша икән, нигә ул бәйгедә катнашмаска тиеш? Балаларның ата-аналары да безне аңлый, дип уйлыйм. Фестивальгә ел саен зур әзерлек белән киләләр. Бу бөйрөм-фестивальне берничек тә конкурска әверелдерергә ярамый, дип уйлыйм мин.

— Әлеге олы фестивальне оештыру эшләре ничек бара?

— Фестиваль Кырымдә, чит дәүләттә булганга, оештыру эшләре бик авырлык белән бара. 500 кешене урнаштырып, 2 атнага якын кунакханәдә яшәтергә кирәк, төрле чаралар оештыру зарур. Татарстанда төрле фестивальләр, форумнар еш узып тора — чакырылган һәр 5 кешегә бер оештыручы туры килә, дисәк дә ярый. Ә миндә андый мөмкинлек юк, кызым Резидәдән башка ярдәмчем юк, дисәм дә, дөрес булыр. Ул соңгы фестивальдә, бер айлык бәбиен узе белән алып, оештыру эшләрен башкарып йөрде. Хәер, соңгы фестивальдә ярдәмчеләрем дә табылды: 15 яшьлек балаларны әйдәман итеп билгеләдем. Җиде бала, төбәкләрне бүлешеп, төркемнәр белән эшләде. Көн саен бергәләп сөйләшеп, эш планнарын төзедек.

— Гөлзадә ханым, сезнең инде, Аллага шөкер, мәртәбәле исемнәрегез бар, халкыбыз сезне үзенең күренекле җырчысы итеп таный...

— Бу фестиваль миңа ни ечен кирәк дисезме? Балаларны бик-бик яратам, жәллим дә үзләрен. Чөнки бала чакта үземне тегендә дә, монда да кертмәделәр, әтием дә җибәрмәде. Институтка укырга кергәч та, ниндидер бер курку хисе китмәде күңелдән. Тәрбия нәтиҗәсе бу, башка бәреп тәрбияләгәннәр: дәшмә, әйтмә, атлама, кермә, шым гына тор — татар тәрбиясе шундый инде.

Әмма 2005 елда, Казанның 1000 еллыгына багышлап, «Сөембикә варислары»ның иң талантлыларын чакырып, зур бәйрәм концерты ясарга җыенабыз. Бу концертка шушы талантлы балаларны тәрбияләгән гомумтатар дөньясының сәнгать осталары һәм фестивальгә теләктәшлек итүче төрки дөньяның күренекле шәхесләре киләчәк. Алар арасында халык иҗатының бөтен нечкәлеген тоеп иҗат итүче җырчылар һәм композиторлар да бар. Төркиядән кунаклар килүе көтелә. Бу фестиваль халыкныкы булып калачак, ул исем-тамга өчен генә үткәрелми. Безнең кыйбла — миллилекне саклау, шуңа да ул инде 4 ел рәттән халык ярдәме белән үткәрелде.

— Химаячеләрегез дә бардыр бит?

— Билгеле. Мин «Кара Алтын» банкының җитәкчесе Ринат Абдуллинга бик рөхмәтлемен. Бер химаяче генә бөтен жаваплылыкны үз өстенә ала алмый. Ә Ринат килгән һәммә кунакларны, балаларны каршы алып, аларны урнаштырып, хуҗаларча хәстәрлек күреп ярдәм итте, татарның кунакчыллыгын, кем икәнлеген исбатлады. Мин киләчәктә дә Ринат Абдуллинның «Сөембикә варислары» фестиваленең химаячесе булып калуын теләр идем.

— Гөлзадә ханым, Казанның 1000 еллык бәйрәменә «Сөембикә варислары» нинди чаралар планлаштыра?

— Берничә көн буена кунакларыбыз Тукайның туган төбәгендә, Шәһри Болгарда, Казанның истәлекле урыннарында булачак, күренекле шәхесләр белән очрашачак. Эш көнебез кичке уен белән тәмамланачак. Бәйрәмгә килүчеләр Казан һәм Татарстан белән, аның күренекле шәхесләре, татар дөньясы белән танышып, алар белән аралашып, үзләренең татар икәнлекләрен аңлап канатланып китәргә тиеш. 30 август көнне Кабан күле буенда «Сөембикә варисларымның уз тирмәсе булыр, иншаллаһ. Фестивальләр инде Семипалатта, Балтыйк буенда, Киевтә, Ак Мәчеттә башланды.

— Бу фестивальне татарларны пропагандалаучы зур бер чара дип әйтергә мөмкин, минемчә.

— Әйе, нәкъ шулай. Ул тикмәгә генә төрки татар балалары фестивале дип аталмый. Әле күптән түгел генә Дагыстанда яшәүче 30лап милләт вәкилләре Махачкалада беренче Ногай фестивален үткәрде. Шушы фестивальдә «Сөембикә варислары»нан 2 бала катнашып, Сөембикә турында җыр җырлап зур уңыш казанды. Моннан ике ел элек Төркиядә узган Бөтендөнья балалар фестиваленә 27 татар баласын алып бардым. Алар искиткеч матур чыгыш ясап, Татарстанның данын дөнья күләмендә яклады. Без Татарстан байрагын күтәреп, «Татарстан — Төркия. Дуслык, туганлык, бердәмлек!» сүзләре әйтеп уздык.

— «Рух» ансамбле турында да бер ике сүз әйтсәгез иде.

— Студиядә «Рух» ансамбле оешты. Максатыбыз — милли җыр-моң мәктәбен саклау. Шушы өлкәдә эшләүче бер төркем сәнгать осталарыбыз студия тирәсенә тупланды. Фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган артисты, Казан Мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Люция Хәсәнова һәм башкалар безнең белән хезмәттәшлек итә.

 

Филүсә Арслан
«Сөембикә варислары» чыгыш ясый

«Мәдәни җомга»
11 июль, 2005 ел

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru