Татар шәкертләре әнә шундый!
Үзләренең «Казан шәкертләре» биюе белән Казанны, Татарстанны гына түгел, гомумән, татар дөньясын таң калдыручы бу егетләр 2001 нче елның җәендә Ялтада «Сөембикә варислары» дип исемләнгән III төрки-татар балалар фестивалендә I урынга лаек булдылар. Биюләре... искиткеч дисәм, әз булыр. Юк, соклануны әллә ничә өндәү билгесе белән җиткерер өчен, аларны күрергә, һичшиксез, күрергә кирәк! Күз алдыгызга китерегез: шәкерт костюмнары кигән елгыр егетләр «Бөрлегәнем» көенә чечетка бииләр. Стэп-бию! «Татар шәкертләре әнә шундый!» — дип, алар белән горурлану хисен уятып бииләр! Ә тамашачы телсез-өнсез калган. Бию ритмына тыпырдаудан башка шылт иткән тавыш та юк...
Фестивальдәге чыгышларыннан соң кызлар «кырылыштылар» гына! Ә кемнәр белән танышырга ашыктылар соң? Каршы алыгыз! Сәхнәдә (юк ла, «Ялкын »ыбызда) — «Казан шәкертләре»!!!
«Ялкын»
апрель 2002
Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru |
|
|
|