Cәйдәш Гарифуллин. Татар халык көйләре һәм композиторларының әсәрләре

1. Ай, былбылым. Татар халык көе
2. Мин сине әзләрмен Ә. Фәттах
3. Каруман аша. Татар халык көе
4. Минзәлә. Татар халык көе
5. Кил, чибәрем. Р. Яхин
6. Озату. Татар халык көе
7. Әгәр син булмасаң янымда. Ә. Фәттах
8. Хуш авылым. С. Сәйдәшев
9. Син кайда идең. Р. Яхин
10. Су буйлап. Татар халык көе
11. Ком бураны. Татар халык көе
12. Ак каен. И. Шамсетдинов
13. Кем белер кадереңне. Р. Яхин
14. Пар ат. З. Хабибуллин – С. Гарифуллин
15. Зөһрә җыры. Х. Валиуллин

Сәйдәш Гарифуллин Татарстанның Буа районын Казма авылында туып усә. Әтисе Фәтхелистам агай заманында Буа каласында эшләп киткән Сәлих Сәйдәшев истәлегенә дип исем куша. Әнисе Сафура да улының, музыкант булачагына оз гына да шикләнми. Сәйдәшкә 6 яшь тулу белән әнисе аны гармун уйнарга өйрәта башлый. Бу башлангычны йорт башы бик хуплый.
Май чулмәге тышыннан билгеле. Музыка дөньясының «А» сын эләктереп алган Сәйдәш Гарифуллин көй-моң, дәрьясында колач салып йоэә башлый. Табигатъ тән бирелгән сэләт вэ булдыклылыкны музыкалъ белем алу ныгыта бара. Абыйсы Сәгыйтъ Германиндән трофей аккордеон алып кайта.
Тальянда оилтергән малай аккордеонда уйнарга узлегеңнән остара. Сәйдәшнен бәхете: Буада 20нче елларда эшләп тә байтак гомер ябылып торган музыка мәктәбе янә ачыла. Сәйдәш фортепиано класына укырга керә.Сигезенче классны тәмамлаганда Сәйдәш Гарифуллин Буа эстрадасында бердәнбер пианиночы була.
Аннары Казан музыка училищесын тәмамлый. Филармониядә атаклы җырчы Илһам Шакиров җитәкләгән иҗадый төркемдә академия уза. Казан дәүләт университетының инглиз теле булеген тәмамлый, «Идель» ансамблендә пианиночы булып соңрак Рамил Курамшин белән бергәләп янә Илһам белән эшли.
Ул рус классик музыкасында, көнбатыш комлозиторларының иҗадый хәзинәсендә җентекләп өйрәнә. Аның купкырлы музыкант буларак калыплануында Америкалы композитор Дюк Эллингтон, итальян саксофончысы Фаусто Папетти, француз пианисты Ричард Клайдерман, венгр аккордеончысы Михаил Табони кебек мәшһур затлар иҗаты шактый зур роль уйный.
Сәйдәш Гарифуллин татар Дәүләт филармониясендә яңа гына оешкан эстрада булегенең беренче мөдире була, һәм әйтергә кирәк, юллар чатында кала, бер якта-бар булдыгын биләгән моң дәрьясы, ә икенче чкта университетта узләштергән белгечлеге, инглиз теленнән тәрҗемәче бит ул! Сәйдәш 1974нче елдан тәрҗемәчелеккә керешә. Бу һөнәре аны Гыйракка, Сүриягә, Төркиягә алып кита. 1982нче елны Казанга кайтып С. Гарифуллин инглиз теле укыта башлый, ә 1990нчы елны татар теле граматикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Филармониядән китсәдә, ул музыка белән элемтәне озми. Багдатта һәм Дамаскта совет илчелегендәге концертларда катнаша, инструменталь миниатюралар иҗат итә башлый. Репертуарында С. Сайдәшев, Р. Яхин. Н. Җиһанов, Р. Еникеев әсәрләре, халык көйләре.
1991 елда Төркиядә соло концертлар эшли. Аның башкаруында С. Сәйдәшевнын «Шәрек биюе» төрекләр арасында зур уңышка ия була.
С. Гарифуллин үзе эшкәрткән әсәрләрдә джаз ысулларын оста файдалана. Аның язмаларын тыңлаганда тагын да щуны истә тотарга кирәк: аккордеон белән язылганнан соң, Сәйдәш үзе ук фортепианода импровизациясен шул ук фонограммага өстәп яза. Бездә моңа башка миссалар юк. Бүгенге көндә милли эстрадабызда джаз сәнгатен татар моң-ритмнары белән югары дарәжәдә оста табигый берләштереп башкаручы юктыр.
Шуның белән ул башка гармунчылардан аерылып тора. Бүченге конда Татарстан фәннәр Академиясенең И. Ибрагимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли.

Музыка белгече, профессор
Мәхмүт Нигъмәтҗанов