Гөлзадә «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр»

МӨНӘҖӘТЛӘР - ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНЕҢ КӨЗГЕСЕ ГАСЫРЛАР ТИРӘНЛЕГЕННӘН АГЫП КИЛӘ ТОРГАН ХАЛЫК ИҖАТЫ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР

Мунаджаты – зеркало народной души. Мунаджаты – это память татарского народа, передаваемая и обогащаемая из поколения в поколение, летопись, переплетенная художественным мышлением. Это своеобразное направление народного творчества в виде словесно-музыкального искусства, сформировавшегося в течение веков и воплощающего в себе историю, жизнь и быт, привычки и традиции, морально-этические нормы и духовный мир наших предков. Этот лирический жанр стоит как бы между художественной литературой и фольклором, так как возник на стыке традиций народного творчества и письменной поэзии.

1. Лә илләһә Иллә Аллаһы
2. Бисмилләһи, дип башладым
3. Мәрхабә
4. Әминә ханым - Мөхәммәт анасы
5. Мәхәммәт пәйгамбәрнең мәдйхе
6. Диде, Муса (mp3)
7. Менә шундый заман җитәр
8. Исрафил сурын өргәй
9. Ваясиел карани
10. Үгет - нәсихәт
11. Ана зары
12. Сабырлык
13. Үлем турында мөнәҗәт
14. Манара бәете

Фольклор язмалары: Котдус Хөснуллинныны
Синтезаторда: И. Мостафа
Думбра, курай һәм кубызда: Р. Габдрахман

 

1. ЛӘ ИЛЛӘҺА ИЛЛӘ АЛЛАҺЫ

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Әйтик әле бергәләп.
Рәсүлулла өммәтләре
Булсак иде бергәләп.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Әйтик әле бергәләп.
Мәрьям ана туйларында
Булсак иде бергәләп.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Иман нурын яктыртыр.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Хәләл ризык таптырыр.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Гаршекөрсе баскычы.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Сигез оҗмах ачкычы.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Карамагыз әзенә.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Мәңге бетмәс хәзинә.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Әйтми торма берзаман.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Әйтмәгәннәр бик яман.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Һәр зекердән хәерле.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Мәхшәр өчен әҗерле.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Бик кадерле кәлимә.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Урнаштырсын кальбемә.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Газап эчендә калдырмас.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Җәһәннәмдә яндырмас.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Сираттан тиз кичерер.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Кәүсәр шәрап эчерер.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Хак каршында кадере зур.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Шайтан ләгыйнь булыр хур.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Фирдәвес нуры дигән.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Сәгадәт урыны дигән.

Лә илләһа иллә Аллаһы,
Насыйп булсын үлгәндә.
Лә илләһа иллә Аллаһы,
Юлдаш булсын күмгәндә.

2. БИСМИЛЛӘҺИ, ДИП БАШЛАДЫМ

Бисмиллаһи дип башлыймын
Тыңлар булсаң мөнаҗәтне,
Мөхәммәт өммәте өчен
Яраткан сигез җәннәтне.

Иманыңны үзең сакла,
Бозык сүзләр белән ватма.
Бозык сүзләр белән ватып
Үзеңне җәһәннәмгә атма.

Бу дөньяга алданмагыз,
Алдамады ул кемнәрне,
Җыйган малың бар да калыр
Гафил булма шул көннәрне.

Дуслар гайбәт сөйләмәгез,
Гайбәтченең эше харап,
Гайбәт сойләгән колларга
Эчермәсләр кәүсәр шәрап.

Сәгадәтле булыйм дисәң,
Мәгърифәтне алыйм дисәң.
Бер Ходага ярыйм дисәң
Укы иртә - кичен коръән

Бу дөньяга алданмагыз,
Халәл, харамны белмичә,
Ходайның олы рәхмәтен
Белеп булмыйдыр үлмичә.

Уйла бәндә үләсеңне
Кара җиргә керәсеңне,
Кара җир астына кергәч
Ни җаваплар бирәсеңне?

Әгәр иман белән үлсәм,
Гадел җәннәтемне күрсәм.
Синең дидарыңны күрсәм
Җитәр миңа шуны бирсәң.

3. МӘРХАБӘ

Хуш кәлдегез, мәрхабә,
Мәрхабә, йә мәрхабә.
Рәхмәт итсен һу Аллаһе,
Хуш чәлдегез, мәрхабә.

Һәр адымыгыз өчен
Чиксез савап язылсын.
Денебез гафу улырсын,
Хуш кәлдегез, мәрхабә,
Мәрхабә, йә мәрхабә.
Рәхмәт итсен һу Аллаһе,
Хуш чәлдегез, мәрхабә.

Тугры булсын фикерегез,
Милли булсын эшегез,
Нурлы булсын калебегез,
Хуш кәлдегез, мәрхабә,
Мәрхабә, йә мәрхабә.
Рәхмәт итсен һу Аллаһе,
Хуш чәлдегез, мәрхабә.

Диндә ихлас булыгыз,
Нияттә саф булыгыз,
Күркәм булыр эшегез,
Хуш кәлдегез, мәрхабә,
Мәрхабә, йә мәрхабә.
Рәхмәт итсен һу Аллаһе,
Хуш чәлдегез, мәрхабә.

Кыямәт көн булганда
Нурлы булсын йөзегез,
Җәннәт булсын урыныгыз,
Хуш кәлдегез, мәрхабә,
Мәрхабә, йә мәрхабә.
Рәхмәт итсен һу Аллаһе,
Хуш чәлдегез, мәрхабә.

4. ӘМИНӘ ХАНЫМ - МӨХӘММӘТ АНАСЫ

Ул Мөхәммәт дөньяга тәшриф идәр
Вакыт ирешди хәлимәте хәйрелбәшәр.
Имди аның кәлимәси булдый анык
Күп галәмәт заһир булдый алдан ук.
Ул рәбигыль әүәл аенда иди
Уникенче киче дүшәнбә иди,
Дид күрдем ул Мөхәммәд анасый
Бер гажәп нур нәкъ кояшның яктысый.
Аять итеп чыкты өемнең шул заман
Күкләргә тик нур белән тулды жиһан.
Өч галәм дәхи дигел ди өч жирдә
Аралары бик ерак бер - беринә.
Бери мәшрыйгь, бери мәгъриптә аның
Берсесе нәкъ уртасында кәгъбәнең.
Белдем андан ул мөбарәкнең нуры
Заһир улды кәлимәсеннән әһәли.
Инде күктән күп фәрештә сафы - саф
Кәгъбә кеби кыйлдилар өем тәваф.
Ваһир улди дәфгатән өч хур кызы
Билгесе улмади кайдан кердеки.
Өчесе дә яныма утырдылар
Мостафа килә дию гәб ордиләр
Дидләр угълың кеби хөрмәтлени
Ул хода һич бер анага бирмәди.
Бик олуг дәүләт иясе буласың
Холкы күркәм бер угыл тугдырасың.
Диди Әминә вакыт житти тәмам
Килди инде дөньягы хэйреланәм.
Эсселекдин сусадым гаять кашый
Шул вакыт эчердиләр бер ширбәти.
Ак иде кардан дхи салкын иде
Бү кеби тәм дөньяда һич юк иде.
Эчтем аны, барча әгъзам улды нур,
Эчемә һәм тышыма да тулди нур.
Килди бер ак кош канат илә очып
Аркамны сыйпады ул монда төшеп.
Тугды ул сәгатьтә ул Солтане дип
Нурә гарикъ улди сәмавәт дәмин.
Гәр шәфагать лазем улса эзләгез
Ул Рәсүлнең сөннәтендин бизмәгез.
И Мөхәммәт Мостафаси и Рәсүл
Кыйл шәфагать безләргә йәүмел нәзүл.

5. МӨХӘММӘТ ПӘЙГАМБӘРНЕҢ МӘЛИХЕ

Аллаһенең дусты сән,
Әй, Мостафа Мөхәммәт!
Безгә шәфагатьле сән,
Сән, Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Җиде кат күкне кичтең сән,
Гарештән дә аштың сән,
Алла илән серләштең сән
Әй, Мостафа Мөхәммәт.
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Шәригатьне сүзләдең,
Тәрикатьне эзләдең.
Хакыйкатьне күзләдең
Сән Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Бу дөньяны сөймәдең,
Туйганчы аш җыймадың.
Хак коллыгын куймадың
Сән Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Тәкъдир булган Алладан,
Ятим калган атадан.
Һәм шәфкатьле анадан
Ул Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Атам - анам - димәгән,
Бала - чагам димәгән,
Ах - аһ өммәтем дигән
Ул Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Ачлыкка сабыр иткән,
Нәфескә җәбер иткән,
Өммәт өчен аһ иткән
Ул Мостафа Мөхәммәт
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

Күп рәхмәт булсын сәңа,
Чук сәлам булсын сәңа,
Шәфкатъ әйлә сән безгә
Әй, Мостафа, Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!

6. ДИДЕ, МУСА

- Раббем Алла диде Муса
Җәннәт булыр микән миңа?
- Сиңа җәннәт булыр Муса
Сиңа җәннәт булыр Муса
Атаң - анаң разый булса.

- Раббем Алла диде Муса,
Миңа җәннәт булыр микән?
- Сиңа җәннәт булыр Муса
Сиңа җәннәт булыр Муса
Кыз туганың разый булса.

- И ходаем диде Муса
Җәннәт булыр микән миңа?
- Сиңа җәннәт булыр Муса
Күршеләрең разый булса.

- Раббем Алла диде Муса
Җәннәт булыр микән миңа?
- Җәннәт сиңа булыр Муса,
Җәннәт сиңа булыр Муса
Хәләл җефетең разый булса.

- Раббем Алла диде Муса
Миңа җәннәт булыр микән?
- Сиңа җәннәт булыр Муса.
Сиңа җәннәт булыр Муса
Гарипләрнең хәлен белсәң.

- Раббем, Алла - диде Муса,
Җәннәт булыр микән миңа?
- Сиңа җәннәт булыр Муса,
Сиңа җәннәт булыр Муса
Гамәлләрең дорес булса.

- Раббем, Алла - диде Муса
Миңа җәннәт булыр микән?
- Сиңа җәннәт булыр Муса
Сиңа җәннәт булыр Муса
Кыйлган изгелегең булса.

- Раббем, Алла диде Муса,
Җәннәт булыр микән миңа?
- Җәннәт булыр сиңа Муса,
Җәннәт булыр сиңа Муса
Ходаңның барлыгын белсәң.

7. МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗАМАН ҖИТӘР

Менә шундый заман җитәр –
Халык китәр уңга - сулга.
Изге гамәл һич кылмаслар,
Ләкин мал куп булыр кулда.

Ата - анада гайрәт бетәр,
Балаларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхим бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр,
Эче тулы зиннәт булыр,
Дин дөньясы бозык булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Зур-зур биналар салырлар,
Ашыгып анда барырлар.
Төрле гаугалар корырлар –
Менә шундый заман җитәр.

Дин гыйлемен бетерерләр,
Фән гыйлемен күтәрерләр.
Шуның белән көн күрерләр –
Менә шундый заман җитәр.

Йокылары нәүбәт берлән,
Хезмәтләре сәгать берлән,
Ризыклары үлчәү берлән –
Менә шундый заман җитәр.

Җаннары һич тыныч булмас,
Тәннәрендә сихәт булмас.
Кайдан икәнен һич белмәс –
Менә шундый заман җитәр.

Булачагы булыр алдан,
Хаклык бетәр, тулыр ялган.
Һич курыкмаслар Ходайдан –
Менә шундый заман җитәр.

Яхшылыкка юл куймаслар,
Яманлыкка сүз катмаслар.
Хак сүзгә һич ышанмаслар –
Менә шундый заман җитәр.

Дин гыйлемен уку бетәр,
Мәҗлесләрне вәйран итәр.
Галимнәрдән чалма китәр –
Менә шундый заман җитәр.

Ирләрендә гайрәт бетәр,
Хатыннардан хая китәр,
Балаларда шәфкать бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Галимнәре вәгазь сөйләр,
Кайберләре гайбәт сөйләр.
Адәм хәвеф белән үләр –
Менә шундый заман җитәр.

Кяфер киемен киярләр,
Без мәртәбәле, диярләр,
Тәгамне басып җыярлар –
Менә шундый заман җитәр.

Атасыз бала күп булыр,
Маллы кеше саран булыр,
Мәҗлесләрдә уен булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Дин иясе гаҗиз булыр,
Намазлары зәгыйфь булыр,
Зәкят бурыч булып калыр –
Менә шундый заман җитәр.

Балалары түрә булыр,
Хатыннары солтан булыр,
Ата-ананың сүзен тотмас –
Менә шундый заман җитәр.

Авызында ашы булыр,
Кулларында эше булыр,
Юлда афәтле үлем булыр –
Менә шундый заман җитәр.



8. ИСРАФИЛ СУРЫН ӨРГӘЙ

Исрафил сурын өргәй
Йә, Хәбибем, тор дигәй,
Лә илаһе тормаймән
Өммәтләрем тормыйча.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәннәр корабка
Иә Хәбибем мен дигәй
Ля илаһе менмәймен
Өммәтләрем менмичә.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәйләр хөлләләр
Йә Хәбибем ки дигәй,
Лә илаһы кимимен
Өммәтләрем кимичә.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәйләр сиратка
Иә Хәбибем, кич дигәй
Ла илаһа кичмимен
Өммәтләрем кичмичә.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәйләр жәннәткә
Йә Хәбибем, кер дигәй.
Лә илаһа кермимен
Өммәтләрем кермичә.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәйләр кәүсәргә
Йә Хәбибем эч дигәй,
Лә илаһа эчмимен
Өммәтләрем эчмичә.
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.

Китергәйләр нигъмәтләр
Йә Хәбибем жый дигәй
Лә илаһа жыймыймын
Өммәтләрем жыймыйча
Гөнаһылы өммәтләрем
Ярлыкагыл димичә.



9. ВАЯСИЕЛ КАРАНИ

Һәр сәхәр вакытында калкып гизер ди
Йапани, язани, сәйран идәр ди,
Гадәте бу иде дәва көтәр, ди.
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.
Һәр сәхәр вакытында бу иде кәсе ди,
Жасдыгы таш иде, душәге пустый,
Алланың Хәбибе сәудеге дустый.
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.
Һәр сәхәр вакытында бу иде ашы:
Арпадан икмәге жыйдыгы ашы
Акарди кузендин мәбарәк йәше.
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.
Гасасый бар иде хөрмә далыннан
Хиркасы бар иде дөя йоныннын
Хаталы сөйләмәс татлы телендән.
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.
Кәмәре бар иде аның билендә,
Гасасы бар иде аның әлендә
Алланың зикере затлы телендә
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.
Мөхәммәт мәсжедтән өенә килди
Гайшәдән сорады: «Өйгә кем килде?»
Дустының килдекен нурындин белде.
Йәмән илләрендә Вәәйсел карани
Гарәп чүлләрендә Вәәйсел солтани.



10. ҮГЕТ - НӘСИХӘТ

Иң әүәле кирәк нәрсә иман дигән,
Китап - коръән сүзләренә инан дигән.
Китап - коръән сүзләренә инанмасаң
Ул кешене шәйтан дигән, дошман дигән.

Бу дәньяда иң хөрмәтле адәм дигән.
Дөньяны зиннәтләде адәм дигән.
Үз хөрмәтен үзе белсә - адәм дигән
Үз хөрмәтен белмәсә - хайван дигән.

Икенче иң кирәк нәрсә намус дигән
Намусыңны сатып итмә табыш дигән
Байлык өчен иле - көнен саткан кәше
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе гакыл дигән
Гакылсызда тәүфикъ ягы такыр дигән,
Гакылсызда намус та юк, иман да юк
Ялганга ант итеп барын сатыр дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе әдәп дигән,
Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк. Тәуфыйкь та юк
Кеше исеме күтәрүе гажәп дигән.

Бишенче кирәк нәрсә ул инсаф дигән
Инсафлының күңеле дә бик саф дигән.
Инсафлылык - динебезнең яр төседер,
Рәсүлулла шулай диеп хәбәр биргән.

Атынчы иң кыйммәтлесе күңел дигән,
Күңеле бозык кеше - кеше түгел дигән.
Бозыкларга жир өстеннән асты яхшы
Яшәмә дә үлеп жиргә күмел дигән.

Жиденче иң кыйммәтлесе сабыр дигән
Сабыр кеше зур бәхетләр табыр дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.

Янә тагын кирәк нәрсә шөкер дигән
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер дигән
Яткан жирдә «Ходай кичер» дию хурлык
Сәбәп эзләп, төз юл белән жөгер дигән.

 

11. АНА ЗАРЫ

Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Тугач та сөтемне бирдем,
Бу ни гажәп, бу ни хәйран
Баламның хәсрәтен күрдем.

Бишекләрдә тибрәткәндә
Тала идә беләкләрем,
Сезләр тыныч булмасагыз,
Әрни минем йәрәкләрем.

Бала дигән асыл чәчәк,
Ананың карпында ята.
Баланың моңлы сагышы
Ананың йөзен саргайта.

Бала дигән асыл агач
Ананың карнында үсә
Баланың моңлы хәсрәте
Ананың бәгьрене кисә.

Бәгыръ балам, газиз балам
Ике күземә бер кара.
Синең ялкыныңда янам
Сабырлык бир Тәгәлалла.

Йөрәкләрне утлар алган
Бәгыръләрне шулар ярган.
Бу хәсрәтнең ачылары
Рәсүлуллабыздан калган.

Анадыр бит, сөядер бит,
Гаепләрне ябадыр бит.
Балалар үстереп житкәч
Ялкынанда янадыр бит.

Исемем язып калдырдыңмы
Яра торган яфракка
Тузмәенчә нихәл итим
Үзең биргән хәсрәткә.

Анадан туадыр бала.
Дөнья утларында яна.
Шул утларда яна - яна
Кара туфрак чорнап ала.

Хак тәгалә хәзрәтенә
Сагынып кыйламын зарый,
Нә кыйлмакка теләсә дә
Ходаның тәкъдире барып.

 

12. САБЫРЛЫК

Атамның бер гөле идем,
Анамның былбылы идем,
Бу хәсрәткә гажиз булдым
Сабыр бирсен үзе Алла.

Эчемә кайгулар тулды,
Йөземнең нурлары сүнде
Йөрәгемә кайгулар тулды
Сабыр бирсен үзе Алла.

Үләр идем, үләр хәл юк
Бу дәртемә түзәр хәл юк,
Нә булырын белер хәл юк
Сабыр бирсен үзе Алла.

Сабырлыкның савапларын
Китаплардан караганнар,
Сабыр иткән кешеләрне
Шаһидләр дип санаганнар.


И туганна беләсезме,
Минем хәлнең авырлыгын,
Пәйгамбәрләр сабыр иткән
Сабыр итеп әжәр алаган.

Ерак белмә гөмереңне,
Якын дип бел үлеменме
Сәхәрләрдә зикер әйтеп
Чыныктыргыл күңелеңне.

Хәсрәт хәсрәткә ошамый
Хәсрәт урыны бушамый,
Һәркемдә дә бер хәсрәт
Минем хәсрәткә ошамый.

Сабыр итмәк кирәк безгә
Безнең күк бәндәләр күздә,
Алай да бик йөрәк үзгә
Сабырлык бир Тәгалалла?

Сабыр итик, сабыр итик,
Сабыр коллар сабыр итә,
Сабыр коллар сыйрат күперен
Искән жилләр кебек үтә.

Сабыр итик, сабыр итик
Сабыр юлдан шайтан качар
Сабыр коллар жәннәт ишеген
Үз куллары белән ачар.

Мөнәжәтләр яза - яза
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдәй канлы яшь ага
Сабырлык бир Тәгәлалла.

Мөнәжәтләрем һич бетмәс
Кәгазь белән кара житмәс,
Йөрәгемдәй кайгу китмәс
Рәхимең кыйл Рәсүлулла.

Мөнажәтем сезгә булсын
Дус - ишләрем дога кыйлсын.
Догалары кабул булсын
Рәхимең кыйл Рәсүлулла.



13. ҮЛЕМ ТУРЫНДА МӨНӘҖӘТ

Газиз гомеремнең кадерен белмәдем,
Дөньяны кудым, рәхәт күрмәдем.

Бездә начарлык, бездә яманлык,
Шайтан кыйлгандыр безгә яманлык.

Дөнья малындин туя алмадым,
Үлем килер дип һич уйламадым.

Картлыгым басты, чәчем агарды,
Әҗәл якындыр, зиһенем таралды.

Авырта башым, ятамын уйлап,
Күңелем беләм төрлесен уйлап.

Дуслар килерләр хәлем белергә,
Дога кылырлар миңа терелергә.

Терелү кайда, әҗәл хастасы,
Ачык булса иде җәннәт бакчасый.

Чирем көчәйде, күңелем йомшайдый,
Кыямәт көнне булырга ошайдый.

Әҗәл әрнүе йөрәккә төшти,
Якамдин тоткач, исемә төшти.

Исән вакытта үкенергә икән,
Якадан тоткач, дуслар, соң икән.

Дуслар әйтергә юлын тапмыйлар,
Бәхилләшергә хәтер саклыйлар.

Газраил килеп җанымны алыр,
Сөекле тәнем суырылып калыр.

Мине үлде дип хәбәр итәрсез,
Якын туганнар килеп җитәрсез.

Бисмилла әйтеп эшкә башларлар,
Туфрагымный читкә ташларлар.

Картлар килерләр, сәлам бирерләр,
Каберем нурлы булсын диярләр.

Каберем казырга, дуслар, барыгыз,
Тар ләхетемне иркен алыгыз.

Якын туганнар юа башларлар,
Киеннәремне салдырып ташларлар.

Ак бүз кәфенем - актык күлмәгем,
Күземне йомсам, сезне күрәмен.

Картлар килерләр, өйгә керерләр,
Тәһелил әйтеп дога кылырлар.

Җеназа тактасын килерләр алып,
Алып китәрләр шуңарга салып.

Дәнья туйларын бик куп үткәрдем,
Бу туйларымный ничек үткәрим.

Барып җиткәчтен җиргә куярсыз,
Җеназа укып, дога кылырсыз.

Гафил булмагыз, бу көн җитәчәк,
Әҗәлләр килеп, алып китәчәк.

Бу дөнья шулай һәркемне алдый,
Ата һәм апа - берсе дә калмый.

Үтте гомерләр, сүнде күңелләр,
Безне капларлар бу кара җирләр.

Җыйган йортларым, тапкан малларым,
Бер файда бирмәс чыкса җаннарым.

Угыл - кызларым алып каламас,
Җыйган малларым файда бирә алмас.

Бу дөньялардин китәр бу башым,
Иманым булсын мәңге юлдашым.

Каберем ача алмам, кире кайта алмам,
Сүзем калды дип сезгә әйтә алмам.

Бер Аллакаем казый булачак,
Безнең хәлләрнең барын сораячак.

Оялыр йөзем, капланыр күзем,
Ниләр сөйләргә белмидер телем.

Астым туфрак, өстем туфрак,
Бар туганнарым калдыйлар елап.

Һичкем килә алмас, ачып керә алмас,
Минем хәлемди һичкем белә алмас.

Газиз гомеремнең кадерен белмәдем,
Дөньяны кудым, рәхәт күрмәдем.



14. МАНАРА БӘЕТЕ


И, манара ай урагың
Каршы идә кыйблага
Ничә еллар зикер - тәсбих
Әйтә идең аллага.

И, Манара, ничә еллар
Син утырдың нур булып
Сине кисеп төшергәннәр
Йөрсен иңде хур булып.

И, манара, айларыңны
Кемнәр килеп кискәннәр
Бер эчәрлек хәмер өчен
Үзәгеңне өзгәннәр.

И манара, син утырдың
Мөэминнәргә билгәгә
Сине кисеп төшергәннәр
Хур булсыннар мәңгегә.

И манара, син булмагач
Яңгыр яумый күкерәп
Сине кисеп төшергәндә
Жирләр торды тетерәп.

И манара, таң туганда
Азан тавышын көтәбез,
Азан тавышын ишетмәгәч
Мәхрүм булып китәбез.

И манара, синең аең
Кояш кебек ялтырый,
И манара, син ауганда
Бар мөселман калтырый.

Манара әйтә кисәләр бит
Авам - авам тотыгыз,
Мөселманнар барчагыз да
«Вәлгосери» укыгыз.

И манара, сине кискәч
Барча кошлар таралды,
Азан да юк, намаз да юк
Күңелләребез каралды.

Манараны кисәләр дип
Бала - чагы тавышы.
И манара, син булмагач
Бетте азан тавышы.

Мәсжед әйтә манарага
Бүген сине кисәләр.
Жилләр бүген кыйбладан
Ямансулап исәләр.

Мәсжед әйтә юк гөнаһым
Сүтәбез дип килгәнсез.
Кыямәт көн минем турыда
Ничек жавап итәрбез.

Мәсжед әйтә мөмбәрләрем
Һәм бетте михрабларым,
Манара әйтә бәхилләшик
Ахыргы минутларым.

Манараның тәрәзләре
Бар да жиргә коелды,
Фәрештәләр канат жәеп
Саф - саф булып жыелды.

Биек - биек манараны
Мөнафикълар сүтәләр,
Ахирәттә мөнафикълар
Тәмугыга китәрләр.

Мәсжед әйтә, халыкларга
Мине ашыгып сүтмәгез,
Минем турыдан узган чакта
Дога кыйлмый китмәгез.