Гөлзадә «Көзге ачы җилләрдә»

В этом альбоме собраны татарские народные песни в исполнении народной артистки РТ,
Лауреата премии им. М. Джалиля, Заслуженного деятеля искусств АР Крым - Гульзады Сафиуллиной.

Миңа кешеләргә җыр өләшү насыйп булды. Яратам мин халыкның узе кебек борынгы һәм моңлы җырларын. Аларда халыкның күңеле, язмышы. Ничә еллар буе изелгән телебезне бәлки әле җырлар гына саклап килгәндер. Безнең халык бит ул сабый бала кебек аерата нечкә күңелле, нәзәкатьле, итәгатьле, пак, тырыш, искиткеч сабыр.
Халык җырлары йөрәктән өзелеп төшкәннәр. Иксез-чиксез сагыш хисләре белән сугарылганнар. Ул моңнарда талир тәнкә чыңнары да, күзеңнең явын алырлык беләзекләре, челтәрле алкалары да, энҗе - мәрҗәнле калфаклары, чигуле сөлгеләре, моңлы саз аһәңнәре. Аларда дәртле тальян моңнары, аулак өйләр, каз өмәләре, сабан туйлары, челтәрле тәразә өлгеләре.
Иң авыр минутларымда халык җырлары минем күңелемне юата, хәсрәтемне тарата. Бу альбомдагы татар халык җырлары гасырлар кичкәннәр. Ата-бабаларыбыз аларны бүгенге көнгә кадәр саклап, безнең буынга китереп тапшырганнар. Бездә - җыр, моңнарыбызны, киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде. «Әй,моң дәрьясы бер тамчың булсам иде»!

Альбомны әзерләүдә катнаштылар:

Халкыбызның данлыклы баянчылары Р.Мостафа, Р.Курамша, Р.Халитов,
Р.Габдракман, М.Гомәр, Ф.Исхакый, Ф.Гыйльметдин, Ринат Вәли.
Музыкаль бизәлеш һәм синтезатор: Р.Габдрахман, Р.Вәлиев.
Тавыш операторы: Камиль Файзрахман, Ринат Габдрахман,
Искәндәр Мостафа.


1. Арча 3:51
2. Дим-дим 3:15
3. Көзге ачы җилләрдә 4:26
(Токио мәчете имамы Гайнан Сафа көе, халык сузләре)
4. Сагыну җыры 2:33
5. Кара урман 6:54
б. Агыйдел каты ага 2:03
7. Рамай 3:58
8. Илче бага 1:41
9. Кыр казы 4:08
10. Алтын көмеш 1:39
11. Су буйлап 4:42
12. Җаным жәл тугел сиңа 2:20
13. Озата барма 3:52
14. Авыл кызы 3:33
15. Озату 3:46
16. Алматаның алмасы 2:24
17. Шахта 3:20
18. Абау, Алла 4:50
(Америка татарлары җыры) (mp3)

19. Карауҗа авылы көе 2:38
20. Кыйгак-бак-бак 2:10
21. Шекә авылы көе 3:08

 

1. Арча

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур,
Кош сайраган чагында.

Арчаларга барсаң, бәгырем,
Ал гөлләрне өзәрсең;
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?

Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем,
Каласың Арчаларда.
Онытырлык ярым түгел,
Утларга салсалар да.

Арчаларга баруларым
Гөл-сирень өчен генә.
Януларым, көюләрем
Гел синең өчен генә.

2. Дим-дим

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Җилләр ача куенымны.
Янып-көеп, дим-дим,
Йөргән чакта, дим-дим,
Дуслар ача күңелемне.

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Итүе лә, дим-дим,
Җилнең алып китүе.
Күңелле дус, дим-дим,
Ишләр белән, дим-дим,
Бергә гомер итүе.

Җилфер-җилфер, дим-дим,
Ука чуклар, дим-дим,
Ник җилферди, җил дә юк?
Синең кебек, дим-дим,
Матур ярлар, дим-дим,
Авылда түгел, илдә юк.

3. Көзге ачы җилләрдә
(Токио мәчете имамы Гайнан Сафа көе, халык сүзләре)

Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми.

Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган үскән илләргә.

Бетсен патша, янсын тәхет,
Безгә сугыш кирәкми шул.

Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган үскән илләргә.

Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул;

Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган үскән илләргә.

Бер илләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә шул.

Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган үскән илләргә.

4. Сагыну җыры

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак бездә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка.
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде.
Җаның сөйгән ярың белгән
Гомер кичерсәң иде.

Сандугачым син кечкенә,
Кил, кун беләкләремә.
Кил, кун, сайра, булсын файда
Янган йөрәкләремә.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем
Сагынуга түзәр идем.

5. Кара урман

Кара да гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Кара урманны кичкән чакта,
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмаек дус булсак.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә;
Кара урманны кичкән чакта,
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән лә үтәрбез;
Кара урманны кичкән чакта,
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмаек, дус булсак.

Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез;
Кара урманны кичкән чакта,
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

6. Агыйдел каты ага

Аклы ситсы күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем.
Иркәм мине сөясең, ди,
Үзем шуны сизмәдем.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә.
Сөясеңме, сөймисеңме –
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәкнең җиңе тар,
Җиң эчендә хаты бар.
Хатын укып карагачтын -
Сөям, дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере,
Чуен мәллә чылтырый,
Каш астында ике күзе,
Энҗе кебек елтырый.

Аклы күлмәгеңне кисәң,
Аш алмыйм күземне.
Сүз башласам кызарасың –
Аңлый алмыйм үзеңне.
Агыйдел буенда
Кыр казлары уйныйдыр.
Күзем йомсам, күз алдымда
Күңелем сине уйлыйдыр.

Нигә зәңгәр яратам мин,
Әйт, иркәм, белсәң әгәр.
Шуңа сөям сине иркәм -
Күзләрең синең зәңгәр.
Агыйдел суларын
Җәй көннәрендә буйлыйм.
Иркәм, вакыт кына уза,
Аңлашырбыз, дип уйлыйм.

7. Рамай

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Таңга калды урман буйлары да, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.

Китәм инде, иркәм, бик еракка, Рамай,
Сөйгән ярым, синнән аерылып,
Бик сагынсаң мине, бер карарсың, Рамай,
Киткән юлларыма каерылып.

8. Илче бага

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз.
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.
Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм,
Аны күргәннән бирле.
Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма турыйм, алма турыйм,
Атаның түгәрәген.
Хәзер ниләр уйлый икән?
Мәхәббәт күбәләгем.
Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.

Алма сатучылар килгән
Үлчәүләре бармы икән?
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?
Һай, һилеләү, һилеләү, һилеләү,
Һай, һилеләү, һилеләйләү.


9. Кыр казы


Кыр казлары очты, күрдегезме?
Һаваларга менеп киткәнен.
Кыр казы Иделләр читендә лә,
Ялгыз башым миңа читен лә.

Беләсезңме, дускай, сизәсеңме,
Каушыр көннәр килеп җиткәнен.
Кыр казы Иделләр читендә лә,
Ялгыз башым миңа читен лә.


10. Алтын көмеш


Биек тауда чия булсам,
Кызарып пешәр идем.
Алма булсам алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
Алтын ла көмеш,
Җәүһәр лә якут,
Энҗе генә мәрҗән шикелле.
Әллә гашыйк булды инде
Күз карашы сөйкемле.

Алма бакчасына керәм,
Ачма чәчәк атканда.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Югалтам таң атканда.
Алтын ла көмеш,
Җәүһәр лә якут,
Энҗе генә мәрҗән шикелле.
Әллә гашыйк булды инде
Күз карашы сөйкемле.

Алма бакчасына керсәң,
Яп капкасын, онытма.
Мин сине онытмам инде –
Син дә мине онытма.
Алтын ла көмеш,
Җәүһәр лә якут,
Энҗе генә мәрҗән шикелле.
Әллә гашыйк булды инде
Күз карашы сөйкемле.


11. Су буйлап


Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы төн –
Без аерылган төн бит ул.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да,
Алып кит, дип диңгезгә.

Су буйлары моңсу була,
Җәйнең алсу таңында,
Тормыш дулкыннары безне
Аермасын тагын да.


12. Җаным жәл түгел сиңа


Алым жәл түгел сиңа,
Гөлем жәл түгел сиңа,
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа.

Ачларым, диям сине,
Гөлләрем, диям сине,
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаннарым, диям сине.

Әрәмәдә карама,
Карамада кондыз бар,
Караңгы, дип, килми калма –
Ай булмаса, йолдыз бар.

Алым җәл түгел сиңа,
Гөлем җәл түгел сиңа.
Алым түгел, гөлем түгел
Җаным жәл түгел сиңа.


13. Озата барма


Озата барма, дускай, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне,
Башка күзләр белән алмашмам.

Озата барма, дускай, кайталмассың,
Сүзең барыбер әйтә алмассың.
Сөям, дигән йомшак сүзең белән
Күңелемне юата алмассың.

Озата барма, дускай, кайткан чакта,
Хәтфә чәчәкләрен таптама.
Вакытлыча гына озаткан булып
Яшь йөрәккәемә ут салма.


14. Авыл кызы


Безнең авылның кызлары
Аклы күлмәк кияләр.
Эшкә оста, сүзгә кыска
Егетләрне сөяләр.
Их, чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?

Безнең авыл басуының,
Сулары агып тора.
Авыл кызы эштә пешкән,
Битләре янып тора.
Их, чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?

Сезнең эш чибәр микән,
Безнең эш чибәр микән?
Безнең кызлар җиңәр микән,
Егетләр җиңәр микән?
Их, чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?


15. Озату


Карурманны чыккан чакта
Адаштым юлларымны.
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.

Сикердем читәннәрен,
Йөгердем җитә алмадым.
Ни булды икән телләремә
Сау бул, дип, әйтә алмадым.

Карурманны чыккан чакта,
Уңга киткән юл булыр.
Исәр җилләр, сайрар кошлар,
Бездән сәлам шул булыр.

16. Алматаның алмасы

Алматаның алмасын,
Өз, агачта калмасын.
Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.

Алматаның таулары,
Өзеләдер каеш баулары.
Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.

Алтын алма, алтын капка,
Аерылды ике якка.
Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.

Алматаның кар суы,
Йөрәгемнең ярсуы.
Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Сине генә килә күрәсем.


17. Шахта


Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска.
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.

Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең;
Әгәр мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?

Шахтер егет күмер кисә,
Кемнәр ала исәбен;
Гомерең бетеп, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем.


18. Абау, Алла

(Америка татарлары җыры)

Йөрәгемне яндырадыр,
Бер мәхәббәт ялкыны.
Файда бирми һич тә миңа,
Бозлы суның салкыны.
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирем берни түгел,
Туып үскән ил кайда?

Көтә идем бакчаларда
Көне-төне утырып.
Туган җирем, кайда син, дип,
Ике күзем тутырып.
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирем берни түгел,
Туып үскән ил кайда?

Зәңгәр сатин күлмәгемне
Тузар, димәгән идем.
Яшь гомерем чит җирләрдә
Узар, димәгән идем.
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирем берни түгел,
Туып үскән ил кайда?

Ай янында якты йолдыз –
Ул Истанбул илендә.
Бәхетле ата баласы
Яши туган җиреңдә.
Абау, уф Алла,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирем берни түгел,
Туып үскән ил кайда?


19. Карауҗа авылы көе


Тәрәзә ачып җимнәр чәчтем,
Килде ике күгәрчен.
Күрдем дә ике күгәрчен,
Килде сезне күрәсем.
Күгәрчен гөрлидер,
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар -
Күңелне юатырга.

Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алмыйча хәлем юк.
Сез дусларым хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.
Күгәрчен гөрлидер,
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар -
Күңелне юатырга.

Алтын булып агамын,
Көмеш булып тамамын.
Сез, дусларым, каршысында
Шәмнәр булып янамын.
Күгәрчен гөрлидер,
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар -
Күңелне юатырга.

Тәрәзә ачып җимнәр чәчтем,
Ашагыз, кошкайларым.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез, дускайларым.
Күгәрчен гөрлидер,
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар -
Күңелне юатырга.


20. Кыйгак-бак-бак


Әй, дусларым, җырлар башлыйм,
Күтәреп җибәрегез.
Авыр сүзләр ишетсәгез,
Үткәреп җибәрегез шул,
Үткәреп җибәрегез.
Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак,
Басма өстендә каз-үрдәк, шул,
Басма өстендә каз-үрдәк.

Әй, дусларым, сезнең белән
Шат минем күңелләрем.
Тагы да шулай шатлык белән
Үтсә иде гомерләрем.
Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак,
Басма өстендә каз-үрдәк, шул,
Басма өстендә каз-үрдәк.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр.
Җыелганнар бу мәҗгескә
Бертуганнар, дисеннәр.
Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак,
Басма өстендә каз-үрдәк, шул,
Басма өстендә каз-үрдәк.


21. Шекә авылы көе


Арабызда ком сахрасы –
Сандугачлар үтә алмый.
Ямьле булса да торган җир,
Туган җиргә җитә алмый.

Сандугачым, син бәләкәй,
Син бәләкәй бит әле.
Сагыну түгел, саргаерсың,
Чит җирләргә кит әле.

Сандугачлар сайрашалар
Туган илем гөл, диеп.
Туган илнең, туган җирнең,
Кадерләрен бел диеп.
Сандугач кунган агачның
Тамырын корытмагыз.
Чит җирләрдә ялгыз башым –
Дусларым, онытмагыз.