«Җидегән йолдыз…» Шагыйрә Флера Гыйззәтуллина

Бу җыентыкка шагыйрә Флера Гыйззәтуллина белән әңгәмә һәм аның берничә шигере кертелде. Алар Дания Нурлы Гөлзадә Һәм авторның үзе башкаруында яңгырый.

Шагыйре Флера Гыйззәтуллина Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туып усө. Әнисө үлөп, кечкенәдән ятим кала. Әнкәй назыннан мәһрүм калган нәни кызчык кечкенәдән үк хыял дингезендө йөзе. Туган ягының гузәл табигате, мәгърур таулар рухы белән яшәү аны гел биеклеккә, яктылыкка, изгелеккә өнди. Аның кунелен җырлы, моңлы итеп тәрбияли. Яшүсмер кыз ятимлектән, ачлыктан качып, туган якларын ташлап чит җирләргә китәргә мәжбүр була. Язмышның авыр сынауларын тимер юлларда, шахтада, урман кисү эшләрендә татый. Шигъри җаны моңга сусап, мөң бәләләр аша, туган ягына, башкалабыз Казанга кайтара. «Туган як кешеләрен әулия кебек күреп, аларга табынып, сагынулардан шагыйре булдым мин», - ди Флера Гыйззәтуллина. Шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән «Чишмә юлы», «Сәләм хаты», «Акчарлагым, асыл кошым», «Утлы минутлар», «Сер ачкычым - сердәштә», «Яшеннәрнең куз яше», дип аталган китаплары дөнья күрде. Олы язмыш олы мәйдан таләп итә. Шуңа курә соңы елларда шагыйре поэмалар жанры өстендә эшли. Аның дөнья күргән 25тән артык поэмасы бар. Шагыйрәнең ижатында төрле елларда Себер шахталары, Тайга урманнары буйлап бәхет эзләп йөручө татар яшьләренең аянычлы язмышлары исбатлана...

Флера Гыйззәтуллина сүзләренә иҗат ителгән җырлар:

1. Сибелгән татар
2. Ал таулы Азнакаем
3. Мәңгелек мәхәббәт
4. Абага
5. Зәңгәр төннәр гизеп
6. Кушлавыч
7. Ак чәчәкләр
8. Кызлар күлмәк тектерә