Айрат Арсланов «Шанлы Казан»

Арсланов Айрат Гәрәй улы Башкортстаннын Бүздәк районында Ахун авылында 1928-елда туган. Башкортстаннын гүзәл тәбигате, серле күлләре, әкияттәй урманнары тынгысыз малай күңелеңдә тынгысыз шигъри хыяллар уяткан; иртәнге нурлар, алсу шәфәкъләр аны гүзәллекләре белән әсир иткән, канатландырган.
Тынгысыз холыкы, шигъри күңеле Айратны, унынчы классны тәмамлагач, Казанга килергә һәм театр училищесына укырга керергә мәҗбүр итә. Нәкъ менә училище аның күңелендә нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияли, сүзне тирәнтен аңларга өйрәтә. Аннан сон радиода эшли һәм бөтен гомере буе шул эшне рәхмәт хисе белән искә ала - радио аңа ныклык бирә, сүзнең матурлыгын кешеләргә илтеп җиткерер өчен канатлар куя. Айрат өчен, эзләнүчән яшь актер өчен, икенче мәктәп - Татар дәуләт академия театры була. Бу театрда сигез-тугыз ел эшләү дәверендә Айрат Арсланов сүзгә сак мөнәсәбәттә булырга өйрәнә, моннан ул сүз ярдәмендә образлар тудыру осталыгына өйрәнеп чыга, сүзнең көчен һәм мөмкинлекләрен тоя. Ул күптапкырлар Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Камская, Фатыйма Ильская, Фуат Хәлитов кебек өлкән буын сәхнә осталарының - туган телебезнең олы бегечләренең уены турында уйлана, алар башкаруында сүз я көлкеле, я монсу, я кайгылы, я тынычландыручан яңгырый бит.
Дөрестән дә, гади генә булып күренгән сүз дә күпме төсмерләргә ия. Үзенең калган гомерен А. Арсланов сүзгә хезмәткә, аның иң нечкә төсмерләрен ачуга багышлый.
1960-елда Айрат Арсланов Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә күчә һәм үзенең хезмәт юлы итеп, инде яшәвенең мәгънәсенә әйләнгән сәнгатьчә укучы артист юлын сайлый. Читтән торып А.В. Луначарский исемендәге театр институтын тәмамлый. Үз алдына зур бурычлар куя.
Менә көчле яктыртылган сәхнәгә зәвык белән киенгән озын буйлы кеше тыныч кына чыгып баса. Әлеге аның йөзе тыныч, елмаю да юк, сәламләү хәрәкәтләре дә күренми - әле ул сәхнәгә чыга гына. Әмма зал, аның җитди һәм чибәр йөзен, төз гәүдәсен, кулындагы китап яки блокнотын күреп, «Менә, калерлеләрем, мин тагын сезнең алдыгызда», - дияргә теләгәндәй йомшак күз карашын сизеп, көчле алкышларга күмә. Ул үзенең тыныч, хәтфәдәй тавышы белән Тукай шигырьләрен, Жәлил шигырьләрен, илебез халыкларының төрле буын шагыйрьләренең шигырьләрен укый. Менә инде 50 елга якын ул сәхнәдән әдәбиятны, бигрәк тә татар әдәбиятын пропагандалый. Ул инде күптән татар халкының гына түгел, илебезнең башка халыкларының да сөеклесенә әверелде, яраткан артисты булып өлгерде, күптән инде сәхнә чикләрен үтеп, якын әңгәмәдәшкә әйләнде.
Ул эшләгән филармония бөек Тукай исемен йөртә, моны ничек кенә булмасын акларга кирәк, башкача ярамый! Югыйсә син һичкайчан да уз хезмәтен белән горурлана алмаячаксың.
Айрат Арсланов бөтен барлыгы белән «Шагыйрьнең тормышы» дип исемләнгән, Тукайга багышланган концерт программасы әзерли. Бу эштә аңа аксакал шагыйрьләребез Х. Туфан, С. Хәким ярдәм итә. Бу конперт программасы белән ул Тукайны лирик буларак та, гражданин буларак та, патриот буларак та ачып бирә. Шушы программа белән үзе дә ул Тукаебыз поэзиясендә күтәрелеп чыкты.
В.И. Ленинга багышланган программа төзү дә шундый ук көч, үзсүзлелек таләп итте. Аннары сон ул Җәлилнең олы шигърияте һәм батырлыгы белән мавыгып китте. Бу программалар өстендә эшләү аңа татар шигъриятен тирәнрәк аңларга һәм фикерләргә ярдәм итте, ул аның җитдилеген, киңкүләмлелеген күрде һәм бу аңа шигъриятне тынлаучы, укучы күңеленә илтеп җиткерергә ярдәм итте. Ул пластинкага Г. Тукай, Һ. Такташ, М. Җәлил, Х. Туфан, С. Хәким шигырьләрен яздырды
Филармониядә эшләвенең тугызынчы елында, 1969-елда, ул иң югары әдәби бүләккә - Татарстаның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Тәбигать биргән талант аңа 1974-елда Татарстанның халык артисты дигән исемне алып килде.
А. Арсланов чыгыш ясамаган бер генә татар авылы, бер генә татар яшәгән шәһәр юк. Урта Азия, Себер, Урал, Ерак, Канчыгыш, Идел буе, Кавказ, Балтик буе республикалары һәм шәһәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, хәтта төньяк боз океаны ярында яшәүчеләр янында да барып, татар шагыйрьләре һәм азучыларының әсәрләрен пропагандалый ул. Аны Финляндия, Германия. Польша, Чехословакия, Венгрия илләрендә дә тыңлыйлар.
Ил буенча гастрольләрдә йөргәндә, ул татар язучылары әсәрләре белән генә чикләнми, үз концерт программасына күренекле шагыйрьләр, Ленин бүләге лауреатлары К. Симонов, Р. Гамзатов, Э. Межелайтис һәм башка бик күпләрнең әсәрләрен дә кертә. Соңгы елларда анын программасы проза әсәрләренә баеды, җитдиләре дә, шаяннары да бар. Аның иҗат диапазоны һаман киңәя бара.
Айрат Арсланов илебездә зур шөһрәт казана. 1957-елда ул Бөтенсоюз сәнгатьчә укучы артистлар конкурсында лауреат була, А.С. Пушкинның тууына 175 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Бөтенсоюз конкурсында да лауреат исемен ала, ә 1970-елда В.И. Ленинның тууында 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конкурста дипломант була.
Олы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 1978-елда Айрат Арслановка Россиянең атказанган артисты, ә 1981-елда Россиянең халык артисты дигән исем бирелә. Үзенең концертларын татар телендә дә һәм русча да бер үк дәрәҗәдә оста итеп алып бара белүче нәфис сүз остасы Айрат Арсланов безнен сәнгатебезгә бик озак хезмәт итәр әле.

Г.Ахунов

1. Сөембикә җыры.
2. Моң юлы.
3. Татар иртәсе.
4. «Ком бураны» пошасыннан өзек.
5. Сөем-сөем-Сөембикә.
6. Актарыла кара болыт.
7. Атлантида.
8. Җаннарга тия шул...
9. Әллуки. (mp3)
10 Табынам.
11. Хәтер көне.
12. Татарның бәхете.
13. Кояш чыккан кайтыр юлларга.
14. Татарстаным.
15. Мин Идел кешесе.
16. Үпкәләрмен кебек.
17. Ак кремль.
18. Казаным минем, Казаным.
19. Татарстан - безнең киләчәк!
20. Туган җир.
21. Татарстан.
22. Хөррият.
23. Туган ягым минем -Татарстан.
24. Татарстан.
25. Казаным.
26. Милли моңнар.
27. Казан турында җырлар.
28. Туган тел турында җырлар.
29 Республикам минем Татарстан.
30. Каршы ал туган калам.
31. Татарстан, бергенәм.
32. Үз илем, Үз Республикам бар.

Башкаручы - Татарстанның халык артисты, Г. Тукай бүләге лауреаты Айрат Арсланов.