Корьән Кәрим. Тәфсир

Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Халкыбызны милләт итеп саклап калучы иң бөек ике көчнең берсе Туган тел булса, иң әһәмиятлесе, хичшиксез, Ислам дине булып тора.
Үземнең студиямне булдыру белән, милләтебезнең рухи һәм мәдәни байлыгын аудиоязмалар рәвешендә җиткерүне максат итеп куйган идем. Иң беренче чиратта Дингә багышланган программаны башлап җибәрергә ниятләсәмдә, озак кына вакыт бу эшне җиренә җиткереп башкара алучыны, тирән фәлсәфи фикерле, гыйлемле, матур тавышлы, күңелемә хуш килгән кешене таба алмый йөрдем.
Ниһаять, Алланың рәхмәте белән, миңа Рамил хәзрәт Юныс белән очрашырга насыйп булды. Ул мине бигрәктә үзәнең догматик кысаларга кермичә, заманча фикерләве белән күңелемне җәлеп итте. Шуның өстенә ул укымышлы, төпле гыйлемле дә булып чыкты.
Без, мөселманнар, үзебезне Корьән кушканча яшәргә тиеш, дип саныйбыз. Әмма ләкин, Көрьәндә ниләр язылуы, аның иксез-чиксез тирән мәгънәсе безгә һамәнда аңлаешсыз, акыл белән ирөшә алмаслык сер булып кала бирә. Шуның өчендә, без дингә багышланган бу программаны Корьән тәфсиреннән башларга булдык.
Тәфсир - ул тәрҗемә гөнә түгел, ә бәлки һәр сүрәнең, һәр аятнең мәгънәсен җиренә җиткереп фәлсәфи рәвештә аңлатып бирүдә.
Безнең, бу Дин программабыз моның белән гөнө бетмәячәк. Һәр аудио-альбомыбызны без номерлап барырга булдык. Сезнөң кулыгызда алтынчы номерла аудио-альбом. Бу аудио-язма үзләренең йорәкләрендә иман нурын сүндермичә саклап калган миллэтләшләремә багышлана. Ул безгә кыйблабызны тагында барлап, эчке дөньябызны иман нуры белән яктыртып, Корьән Кәрим серләренә төшенеп яшәргә ярдәм итсен иде!


Рамил Юныс 1969 елда 19 июльдә Татарстанның Апас районынды туа. Урта мәктәпне көмеш медаль белен тәмамлаганнан соң Казан авиация институтына укырга керә.
Анда 3 ел гыйлем алганнан соң, Коръән, Ислам дине белән кызыксына башлый һәм шул кызыксынуы аны Казанда иң беренче ачылган Кабан арты мәдрәсәсенә алып килә. Анда гыйлем алганнан соң, Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренең Ислам университеты оештырган конкурста югары бәяләнеп, шул университетка укырга кабул ителә. Анда дүрт елдан артык гыйлем ала. Гарәп теле, Коръән, Тәфсир, Хәдис һәм башка гыйлемнәрне тирәннән үзләштерә. Бүгенге көндә Татарстан җөмһүриятенең ислам мәркәзе президенты вазыйфасын үти, Мөхәммәдия мәдрәсәндә шәкертләргә Шәригать фәннәреннән белем бирә. Түбән Кама шәһәренең мәчетендә имам Хатыйп булып эшләде. Хәзерге вакытта Казаныбызга кайтты Кол Шәриф мәчетендә имам Хатыйп. Үзенең иң изге теләген Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә аңлата:
«Кызганычка каршы, Ислам динен бик күпләр атрибутика буларак кына аңлыйлар, ягъни, тышкы кыяфәт, мәҗлесләр, корбан чалу, сәдәкә бирү һ. б. Ләкин, дин - ул тышкы күренеш келә түгел, ә бәлки, эчке рухи байлык. Халкыбызга исламның рухи ягын тирәнерәк итеп аңлатасы иде. Әгәр без дин аркылы халкыбызның аңын, фикерен, мәгърифәтен үстерсәк, эчкечелеккә киртә куйсак, ялган, гайбәт, урлашу кебек гөнаһлы гамәлләрдән тыелсак, ул чагында без милләт буларак, дәүләт буларак сакланып кала алачакбыз. Мин дә бу изге эшләрне башкаруда үземнең өлешемне кертә алсам, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үземә йөкләнгән вазыйфаның бер өлешен үти алдым дип санар идем.»

Сезне Көрьән Кәримнең хикмәтләре белән таныштыручы Татарстан җөмһүриятенең Ислам мәркәзе Президенты, Шәригать гыйлеме белгече Рамил хәзрәт Юныс.

Корьән сүрәләре һәм аларның тәфсиләре, гарәпчә укылышлары:
1. Фатихә сүрәсе (можно послушать в mp3-формате).
2. Тәбәрәк сүрәсе.
3. Бакара (Сыер) сүрәсе.
4. Дүхан сүрәсе, Шәрех сүрәсе, Кадер сүрәсе, Зәлзәлә.
5. Тәкәсүр сүрәсе, Әл-гаф сүрәсе, Һүмәзә сүрәсе, Фил сүрәсе, мөнәҗәт «Ваясиелкарани» (Гөлзадә башкаруында).
6. Кураеш сүрәсе, Магун сүрәсе, Кәүсәр сүрәсе, Кәфирун сүрәсе, Насыр сүрәсе, мөнәҗәт «Лә Илләһә иллә Аллаһу» - (Гөлзадә башкаруында).
7. Ихлас сүрәсе, Фәләкъ сүрәсе, Нәс сүрәсе, мөнәҗәт «Үгет нәсихать» - (Гөлзадә башкаруында).
8. Ясин сүрәсе (беренче яртысы).
9. Ясин сүрәсе (икенче яртысы).
10. Нур сүрәсе (беренче кисәк).
11. Нур сүрәсе (икенче кисәк).
12. Нур сүрәсе (өченче кисәк).
13. Нур сүрәсе (дүртенче кисәк).

Все это можно приобрести на кассетах, компакт-дисках и mp3-формате.

Идея авторы һәм режиссер - Гөлзадә