Cәйдәш Гарифуллин «Сәйдәштән Сәйдәшкә…»
Хөрмәтле музыка сөюче милләттәшләрем!
Сезнең кулыгызда талантлы музыякант аккордеончы Сәйдәш Гарифуллинның безнең студиядә дөнья күргән икенче аудио альбомы. Моннан алдагасы, чыгу белән, күз ачып йонганчы, таралып та бетте. Моның сере, һичшиксез, Сәйдәшнең искиткеч талантлы, музыканы, бигрәк тә моңлы, көйле музыканы, халык җырларын бик күп белүендә һәм аларны үзенең аккордеонында тальян гармунда уйнаган кебек җиңел башкаруында. Бөтендөнья стандартларына туры килүче виртуоз музыкант булуында. Шулай булмый ни, кечкенәдән зтисе Фәтхелислам абый белән әчисе Сафура апаның Казанга театр карарга киткән җирләреннән тизрәк кайтып җитүләрен түземсезлек белән көткән уа. Ә аллар Казаннан, әлбәттә, Салих Сәйдәшевне күреп, аның җырларын отып алып кайта торган булганнар. Кечкенә Сәйдәш аларны шундук гармунда уйнал та җибәргән. Гомумән, Салих Сәйдәшевнең җырлары белән саташып, шуларның илаһи моңында коенып үскән. Шуңа күрә, аның уйнавында заман ритмнары моңга уралган. Сәйдәш үзе бу хакта болай ди: «Гади халык гармония дигән нәрсәне аңламый, аңа көй, моң кирәк. Сәгатьләр буе уйналынган симфонияләрдә дә көй җитәрлек булмаса, ул тыңлаучының күңелен яулый алмый. Укып кына композитор булып булмый. Зур композитор булу өчен, беренче чиратта, бихисап халык көе белергә, икенчедән, олы белем кирәк. Бу нисбәттән мин С. Сәйдәшевне иң оста көй язучы, мелодист дияр идем. Шуңа күрә аның әсәрләре мине гомерем буена озата килде, һәм әле хәзер дә мин аларны кая гына барсам да бик яратып башкарам. Һәм горурланам - халкыбызның шундый дөньякүләм урын тоткан композиторыбыз булуы белән. Соңгы елларда миңа Германия, Австрия, Италиянең Венеция шәһәрендә, Төркия, Иран, Сирия илләрендә булып, шунда С. Сәйдәшев әсәрләрен уйнарга туры килде, һәм мин бернинди шикләнүсез әйтә алам: әйе, С. Сәйдәшевнең әсәрләре иң танылган дөнья классиклары әсәрләре белән бер дәрәҗәдә. Моның шулай булуына инатып кайттым.»
Әйе, аккордеончы татар егете Сәйдәш Гарифуллин Сәйдәшебезне бөтен дөньяга танытып йөри. Менә бу музыка альбомы да шуның бер мисалы. Яңгырасын Сәйдәшебезнең моңы бөтен дөнья халыкларына. Ике Сәйдеш йөрәге, ике Сәйдәш таланты бергә кушылып, яңгырасын татар көе бөтен галәмгә.
Бу альбом нәни Сәйдәш Гарифуллинның Сәйдәш абыйсына кечкенәдән бирле җыр сандыгында туплап барган бүләге. Салих Сәйдәшевнең 100 еллык юбилеена олы бер һәдия. Сөенсен Сәйдәш абыйсының җаны. Аны онытырга маташучыларның таш күңеленә барып җитеп, майдай эретсен, ачсын сукыр күзләрен! Сөенсен, шатлансын, горурлансын милләт үзенең Сәйдәше белән! Ә сиңа. Сәйдәш Гарифуллин, шушы изге эшең өчен халыкыбызның олы рәхмәтләре яусын. Аллаһы Тәгалә сиңа тагы да биек үрләр яуларга насыйп итсен.
Иҗат уңышлары, илһам, ихтияр көче сине беркайчан да ташламасын! Моң чишмәң саекмасын! Нәни Сәйдәшләр дә туа торсын! Әмин!
Сәйдәш Гарифуллин Татарстанның Буа шәһәрендә туып үсә. Әтисе Фәтхелислам агай заманында Буа каласында эшләп киткән Салих Сәйдәшев истәлегенә улына Сәйдәш дип исем куша. Әнисе Сафура да улының музыкант булачагына аз гына да шикләнми. Сәйдәшкә 6 яшь тулу белән әнисе аны гармун уйнарга өйрәтә башлый. Бу башлангычны йорт башы бик хуплый.
Май чүлмәге тышыннан билгеле. Музыка дөньясының «А» сын эләктереп алган Сәйдәш Гарифуллин көй - моң дәрьясында колач салып йөзә башлый. Тәбигатьтән бирелгән сәләт вә булдыклылыкны музыкаль белем алу ныгыта бара. Абыйсы Сәгыйтъ Германиядән трофей аккордеон алып кайта. Тальянда сиптергән малай аккордеонда уйнарга үзлегеннән остара. Сәйдәшнең бәхете: Буада, 20-елларда эшләп тә, байтак гомер ябылып торган музыка мәктәбе янә ачыла. Сәйдәш фортепиано классына укырга керә. Сигезенче классны тәмамлаганда Сәйдәш Гарифуллин Буа эстрадасында бердәнбер пианиночы була.
Аннары Казан музыка училищесын тәмамлый. Филармониядә атаклы җырчы Илһам Шакиров җитәкләгән иҗади төркемдә академия уза. Казан дәүләт университетының инглиз теле бүлеген тәмамлый, «Идел» ансамблендә пианиночы булып, соңрак Рамил Курамшаң белән бергәләп, янщ Илһам белеән эшли.
Ул рус классик музыкасын да, көнбатыш композиторларының иҗади хәзинәсен дә җентекләп өйрәнә. Аның күпкырлы музыкант буларак калыплануында Америкалы композитор Дюк Эллингтон, итальяч саксофончысы Фаусто Папетти, фрацуз пианисты Ричард Клайдерман, венгр аккордеончысы Михаил Табони кебек мәшһур затлар иҗаты шактый зур роль уйный.
Сәйдәш Гарифуллин татар Дәүләт филармониясендә яңа гына оешкан эстрада бүлегенең беренче мөдире була, һәм әйтергә кирәк, юллар чатында кала, бер якта-бар булдыгын биләгән моң дәрьясы, ә икенче якта университетта үзләштергән белгечлеге, инглиз теленнән тәрҗемәче бит ул! Сәйдәш 1974нче елдан тәрҗемәчелеккә керешә. Бу һөнәре аны Гыйракка, Сүриягә, Төркиягә алып китә. 1982нче елны Казанга кайтып, С. Гарифуллин инглиз теле укыта башлый ә 1990нчы елны татар теле граматикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Филармониядән китсә дә, ул музыка белән элемтәне өзми. Багдадта һәм Дамаскта совет илчелегендәге концертларда катнаша, инструметаль миниатюралар иҗат итә башлый. Репертуарында С. Сәйдәшев, Р.Яхин, Н. Җиһанов, Р. Еникеев әсәрләре, халык көйлэре.
1991 елда Төркиядә соло концертлар эшли. Аның башкаруында С. Сәйдәшевның «Шәрык биюе» төрекләр арасында зур уңышка ия була.
С. Гарифуллин үзе эшкәрткән әсәрләрдә джаз ысулларын оста файдалана. Аның язмаларың тыңлаганда тагын да шуны истә тотарга кирәк: аккордеон белән язылганнан соң, Сәйдәш үзе ук фортепианода импровизациясен шул ук фонограммага өстәп яза. Бездә моңа башка мисаллар юк. Бугенге көндә милли эстрадабызда джаз сәнгатен татар моң - ритмнары белән югары дәрәҗәдә оста табигый берләштереп башкаручы юктыр. Шуның белән ул башка гармунчылардан яерылып тора. Бүгенге көндә Татарстан фәннәр Академиясенең И. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
Музыка белгече, профессор
Мәхмүт Нигъмәтҗанов
1. Шәрык биюе (можно послушать в mp3)
2. Хуш, авылым
3. Чишмә буенда
4. Зәңгәр шәл
5. Салих Сәйдәшевкә тәкълид (Сәйдәш Гарифуллин)
6. Динар тавы
7. Бибисара
8. Әдрәнгә сәяхәт
9. Тургай
10. Җырларым
11. Халисә
12. Өмә җыры
13. Салих Сәйдәшев җырларыннан мозаика