Галям тарихы
Пәйгамбәрләр тарихы

1. Дөнья яралуы
Адәм галәйһис-сәлам
(послушать фрагмент в mp3)

2. Идрис галәйһис-сәлам
Нух галәйһис-сәлам

Дәвамы бар...


Рамил Юныс 1969 елда 19 июльдә Татарстанның Апас районынды туа. Урта мәктәпне көмеш медаль белен тәмамлаганнан соң Казан авиация институтына укырга керә.
Анда 3 ел гыйлем алганнан соң, Коръән, Ислам дине белән кызыксына башлый һәм шул кызыксынуы аны Казанда иң беренче ачылган Кабан арты мәдрәсәсенә алып килә. Анда гыйлем алганнан соң, Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренең Ислам университеты оештырган конкурста югары бәяләнеп, шул университетка укырга кабул ителә. Анда дүрт елдан артык гыйлем ала. Гарәп теле, Коръән, Тәфсир, Хәдис һәм башка гыйлемнәрне тирәннән үзләштерә. Бүгенге көндә Татарстан җөмһүриятенең ислам мәркәзе президенты вазыйфасын үти, Мөхәммәдия мәдрәсәндә шәкертләргә Шәригать фәннәреннән белем бирә. Үзенең иң изге теләген Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә аңлата:
«Кызганычка каршы, Ислам динен бик күпләр атрибутика буларак кына аңлыйлар, ягъни, тышкы кыяфәт, мәҗлесләр, корбан чалу, сәдәкә бирү һ. б. Ләкин, дин - ул тышкы күренеш келә түгел, ә бәлки, эчке рухи байлык. Халкыбызга исламның рухи ягын тирәнерәк итеп аңлатасы иде. Әгәр без дин аркылы халкыбызның аңын, фикерен, мәгърифәтен үстерсәк, эчкечелеккә киртә куйсак, ялган, гайбәт, урлашу кебек гөнаһлы гамәлләрдән тыелсак, ул чагында без милләт буларак, дәүләт буларак сакланып кала алачакбыз. Мин дә бу изге эшләрне башкаруда үземнең өлешемне кертә алсам, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үземә йөкләнгән вазыйфаның бер өлешен үти алдым дип санар идем.»

Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Халкыбызны милләт итеп саклап калучы иң бөек ике көчнең берсе Туган тел булса, иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Ислам дине булып тора.
Үземнең студиямне булдыру белән, милләтебезнең рухи һәм мәдәни байлыгын халыкка аудаоязмалар рәвешендә җиткерүне максат итеп куйган идем. Иң беренче чиратта Дингә багышланган программаны башлап җибәрергә ниятләсәм дә, озак кына вакыт бу эшне җиренә җиткереп башкара алучыны, тирән фәлсәфи фикерле, гыйлемле, матур тавышлы, күңелемә хуш килгән кешене таба алмый йөрдем.
Ниһаять, Алланың рәхмәте белян, миңа Рамил хәзрят Юныс белән очрашырга насыйп булды. Ул мине бигрәк тә үзенең догматик кысаларга кермичә, заманча фикерләве белән җәлеп итте. Шуның өстенә ул укымышлы, төпле гыйлемле дә булып чыкты.
Без, мөселманнар, үзебезне Коръән кушканча яшәргә тиеш, дип саныйбыз. Әмма ләкин, Коръәндә ниләр язылуы, аның иксез-чиксез тирән мәгънәсе безгә һаман да аңлаешсыз, акыл белән ирешә алмаслык сер булып кала бирә. Щуның өчен дә, без динге багышланган бу программаны Коръән тәфсиреннән башларга булдык һәм инде бу сериал уңышлы гына чыгып килә.
Ә бу язмабыз Галәм тарихына – Пәйгамбәрләр тарихына багышлана. Сез, бу дөньяга килеп киткән иң олуг пәйгамбәрләрнең гыйбрәтле тарихы белән танышырсыз. Ислам динен Адәм балаларының калебенә сеңдерү өчен пәйгамбәрләрнең күпме авырлыклар күрүләрен, шуңа карамастан, Аллаһы Тәгалә юлыннын тайпылмыйча, дөньяга килгән беренче пәйгамбәрдән алып соңгысына кадәр Ислам динен дәгъват итүләрен белербез.
Сезңен кулыгызда беренче номерлы аудиоальбом.
Бу аудиоальбом Ислам тарихы, белән кызыксынучы олы яшьтәгеләр һәм мәктәп балалары өчен чыгарыла. Ул безгә кыйблабызны тагын да барлап, эчке дөньябызны иман нуры белән яктыртып, Коръән Кәрим серләренә төшенеп яшәргә ярдәм итсен иде!

 

Сезне Галәм тарихы һәм Пәйгайбәрләр тарихы белән таныштыручы – Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Татарстан җөмһүриятенең Ислам мәркәзе Президенты, Шәригать гыйлеме белгече Рамил хәзрәт Юныс.

Идея авторы һәм режиссер – Гөлзадә
Тавыш операторы һәм музыкалҗ бизәлеш – Ренат Габдрахман