«Яшьлегемнең алтын көннәре» Җырлый Ильсур-Ай

Казан дәүләт консерваториясенең тынлы уен кораллары кафедрасы доценты Ильсур Айнатуллов бер ук вакытта музыка - җыр сөючеләргә үзенчәлекле тавышлы, гаять матур тембрлы киң сулышлы җырчы буларак та үзен танытты. Ильсур Айнатуллов Татарстанның Буа районың Янтуган авылында 1958 елның 19 ноябрендә туган. Ул яшьләй җырга-моңга тартыла. 12 яшеннән ул инде Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укый башлый. Аны уңышлы тәмамлап консерваториядә белем ала. Мәскәүдә Гнесин исемендәге институтта аспирантура тәмамлый. Фагот дип исемләнгән уен коралында уйнаучы виртуоз оста буларак, бөтен Россия конкурсларында җиңеп чыгып, лауреат исемен ала. Чит илләрдә дә уңышлы чыгышлар ясап, тамашачыны хәйран калдыра.
Ильсур Айнатулловның җыр сәнгате өлкәсендәге Казынышлары исә халкыбызның асыл сандугачы, мәшһүр җырчы - Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, профессор Зилә Сөнгатуллина исеме белән тыгыз бәйле. Ул Ильсурның вокал буенча остазы. И. Айнатулловның гаиләсендә дә җыр - музыкага ихластан гашыйклар. Хатыны Гүзәлия Абдулла кызы - консерваториядә укыта. Кызлары Айсылу белән Ләйсән заманында әти-әниләре белем алган мәхсус музыка мәктәбендә укыйлар. Аларның халык алдында дүртәүләшеп (гоилә квартеты) чыгыш ясаулары күңелләрдә хаклы рәвештә зур соклану Һәм горурлык хисләре уята...
Бу альбомда Ильсур Айнатуллов үзе яратып башкара торган кайбер җырларны тәкъдим итәбез.

Минем беренче җыр альбомымны дөньяга чыгаруда ярдәм иткән өчен Гөлзадә ханымга олы рәхмәтемне белдерәм.

Ильсур-Ай


1. Көзге җилләр (Р. Харис – И. Мәҗитов)
2. Яшьлегемнең алтын көннәре (Ә. Ерикәт – И. Мәҗитов)
3. Яшьлек урамы (Р. Әхмәтҗанов – И. Мәҗитов)
4. Гади һәйкәл (Д. Гыйсметдинов – И. Мәҗитов)
5. Гүзәлем… (Татар халык җыры)
6. Багышлау җыры (Р. Миңнуллин – Р. Вәлеев)
7. Наүрүз чибәре (Д. Гыйсметдинов – И. Мәҗитов)
8. Урман юлында (Г. Зәйнашева – И. Мәҗитов)
9. Очып кайтам (Д. Гыйсметдинов – И. Мәҗитов)
10. Гомер уза (Д. Гыйсметдинов – И. Мәҗитов)
11. Әнкәй бәгърем (М. Муллагалиев – И. Мәҗитов)
12. Тагын кайттым (Д. Гыйсметдинов – И. Мәҗитов)

Җырларны музыкаль яктан бизәделәр:
Игорь Гирфанов – синтезатор, аранжировка
Нәҗип Миндубаев – флейта
Баянчылар: Максат Гөмәров, Ринат Вәлиев