Рамил Курамшин «Моң дәрьясы»
Рамил Курамшин 1947 елның 16 июленде Горький өлкәсенең (хәзер Нижний Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе, Сөләймән ага, җыр һәм рәсем дәресләрен алып бара, ә әнисе Фәрихә апа башлангыч мәктәп укытучысы була. Алар гаиләсендә гел җыр, музыка яңгырап тора.
Рамилгә-биш, ә абыйсы Рафаильгә җиде яшь тулган елны әтиләре әларга ике рәтлә гармун (хромка) сатып ала һәм улларына берничә кәй өйрәтә. Шул өйрәтү җитә кала, малайлар, бер-берсе белән ярыша-ярыша, гармунда уйный башлыйлар.
1968 елда Рамил Курәмшин мәхсус профессиональ музыка белемен алгач Г. Тукай исемдәге татар дәуләт филармониясенә эшкә урнаша. Ул елларда филармониянең художество җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт Нигъмәтҗәнов, Рәмилнең уйнавын ишеткәч, аңа зур өметләр баглый һәм еллар үткәч, аның турында боләй дип әйтә: «Рәмил үзеннән өлкән буын баянчыларының эшен дәвам итүче генә түгел, ә камилләштерүче музыкант». Башта аңа җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килә. Бер ел үткәннәң соң аны Илһам Шәкиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына чакырып алалар һәм ул шунда егерме елга якын эшли, Татарстанда һәм татарлар яши торган башка бик күп төбәкләрдә гастрольдә йөри. Тәрле концертларда, радио-телевидение чыгышларында һәм грампластинкага язылганда аңа күп кенә җырчыларга уйнарга туры килә.
Ләкин аккомпаниаторлык хезмәте генә Рамилне һич тә канәгатьләндерми. Ул баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный.
Татарстан телевидениясе фондында Р. Курамшинның баян өчен мәхсус язылган, концерты һәм баян белән оркестр өчен язылган концертлары бар. Тәтәр бәян музыкасында бу беренче зур күләмле әсәр. Ә 1987 елда Р. Курамшин тагын бер куләмле әсәрен-бәян белән оркестр өчен икенче «Концертино» сын тәмамлады. Ул баянда, шушы уен коралының бөтен киң диапазонын һәм зур мөмкинлекларен кулланып, виртуоз характердагы әсәрләр язып, аларны иң югары профессионал осталык белән башкара.
Р. Курамшин бай иҗади тәҗрибә туплаган, бүген профессиональ осталыкның югары таләпләренә бөтен тулылыгы белән җавап биргән бәянчы-үтә игътибарлы аккомпаниатор, ансамблист, оста солист.
Р. Курамшин халыкара мәйданга чыккан, дөньякүләм конкурсларда кабат-кабат
җиңүләр яулаган баянчыларыбыз белән бер дәрәҗәдә. Уйнау осталыгы, баянның художество мөмкинлекләрен, сәнгатьчә яңгырашын бөтен тулылыгы белән ача алуга ирешүен, уйнау техникасының гаҗәп югарылыгын аеруча билгеләп, аның иҗади омтылышының татар халык музыкасында нигезләнүенә басым ясәп-шушы кыйммәтле үзенчәлекләре белән сәнгатебездә нык әерыпып үзенә бер үзгә урын яупап тора.
Р. Сөләйман улы халык иҗатынә табынган, бөтен эшчәнлеген халык көйләренең гүзәллеген, аның бетмәс-төкәнмәс байлыгын бәяндә ачып бирүгә, татар методикасын башка халыкларның күңелләренә барып җитәрлек итеп башкаруны максат итеп куйган музыкант.
Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендәдә, музыка училищөларындәда, Казан консерваториясе студентлары дә бик яратып уйныйлар Бу язмада аның башкаруында халкыбызның җәүһәрләргә тиң көй-моңнары язылган.
1. Авыл көе
2. Шаян бию
3. Сагынам дуслар
4. Сөмбел. Өнсә.
5. Эскадрон
6. Салмак бию
7. Шахта
8. Таң атканда (можно послушать в mp3)
9. Хәмдия
10. Кошларга. Җәмилә
11. Гузәлем
12. Тәзкирә
13. Су буйлап. Иркәм
14. Аккошлар маршы. Х. Әхмәдуллин