Дания Гайнетдин «Мин тәбигать баласы»

Хөрмәтле тыңлаучым!
Синең кулда «Мин тәбигать баласы» дигән аудиоязма. Әлеге язманың авторы - Дания Заһретдин кызы Гайнетдин.
Дания Татарстанның Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туып, аның саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, болыннарында аунап, Туган җиребезнең сулышын, җылысын тоеп үскән. Шул авыл сукмаклары буйлап бик күп юллар үтеп, мәркәзебезге килеп, икътисад институтын һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында әдәби редакциянең редакторы буларак башлый. Аннан соң Язучылар берлеге, һәм инде менә 10 ел Татарстан радиосында балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли ул. Дания, үзе турында сүз чыкканда, һәрчак әнкәсенең сүзләрен теленә ала: ««Кызым, мин сине менә шул чишмәдән алып кайткан идем», - дип, авылыбызның иң матур, шифалы сулы, мин кечкенәдән суын эчеп, минем өчен сафлык, чисталык үзәгенә әйләнгән салкын чишмәбез турында сөйли иде әнкәй. Әниемнең шушы сүзләре мине яңадан нәни балачагыма, туган якларыма, авылыма, болыннарга, чишмә буйларына, әни янына алып кайта», - ди.
Даниянең әнисе инде бу дөньяда юк, әмма нәни кызын чиләгенә салып алып кайткан чишмә бар. Әнкәсенең сөйләгән сүзләре Даниянең колагында бүген дә яңгырап тора. Баласына өйрәткән үнәрләре, изгелекләре Даниянең кулында һәм көндәлек тормышында чагылыш таба. Менә шуңа күрә дә, Дания Туган ягына, чишмәсенә ашкына. Авылына кайтып, нигезен, чишмәләрен барлый.
Ул авылга бердәнбер кызы, йөрәк җимеше Лиана белән кайта. Лиана да инде шушы чишмә суларын эчеп, әнисе таптаган авыл сукмакларын таптап, Казан дәүләт университетында укырлык җиткән кыз булып үсте. Туган җиргә, дәү әнисенең яраткан чишмәсенә аның да хөрмәте иксез-чиксез. Чишмәләр аңа газиз әбкәсенең матур итеп татарча сөйләшүен хәтерләтәләр. Шуңа күрә дә ул, бөтен чишмәләр телен аңлар өчен, университетның чит телләрне өйрәнү факультетына укырга керде. Шигырьләр дә яза. Россиянең спорт мастеры исемен яулаган. Бугенге кондә Лиана әнисенең олы терәге.
Дания өчен Туган җир, туган авып төшенчәсе Газиз ана кебек якын, изге. Шуңа күрә аның язган әсәрләрендә дә әниләргә, Җир-анага мәдхия җырлана. Йөрәк бәгыреннән өзелеп төшкән нәни хикәяләрен тыңлаганда ирексездән күзгә яшь килә, күңел йомшара. Туган җирнең, әнкәйләрнең табигатьтән аерылгысыз булуын искәртә, аларны күз карасыдай сакларга, кадерен белергә өнди.
Әлеге аудиоязмабызда Дания Гайнединнең нәни хикәяләрен Татарстанның халык артисткасы Дания Нурлы һәм артист Илдус Фәиз башкаруында сезгә җиткерәбез. Әсәрләрнең тирән мәгънәсен ачып, чын йөрәктән тыңлаучыларга җиткерә алулары өчен автор Дания Нурлы һем Илдус Фәизге үзенең олы рәхмәтләрен белдерә.
Дания белән күп еллар кулга кул тотынып эшләүче үтә тырыш, искиткеч талант иясе, мәшһүр «Сорнай» ансамблең оештыручыларның, берсе халык җырчысы, музыкант, фольклорчы Әлфия Гыйлаҗи бу альбомның режиссеры булды. Ару-талуны белмәс фидакарь жанлы Әлфиянең бу хезмәте ямь өстенә ямь өстәде.
Бу альбом менә шулай иҗат берлегенең йөрәк җылысы һәм туган җиргә мәхәббәт хисләре белән туды. Ул сезнең дә күңелләрегезгә шифа, кыйблагызны билгеләүдә юл күрсәтүче булсын. Җаннарыгызны Туган якка, Туган нигезгә, газиз әнкәгезгә, балачагыгызга чакырып торсын!
Альбом буенча уй фикерләрегезне язып җибәрсәгез, без чиксез куанычлар кичерер идек.
Хөрмәт белән сезне бик тә яратып.


1. Сагыш
2. Икмәк кадере
3. Әниемне көтәм
4. Нигез
5. Янә бер дога
6. Исәнме, чишмәм
7. Хәтер
8. Ялгыз ана
9. Исәнме, яңа көн
10. Җир-ана кисәтүче