«Мәңге яшисе килә». Композитор Фәтхерахман Әхмәдиев җырлары

Халкыбызның сөекле улы композитор Фәтхерахман Әгмәдиев 1930-елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәб. Чаллы авылында туып үсә.
Әтисе Габдрахман абый авылның оста гармунчысы була һәм дүрт улына мирас итеп, бер тальян гармун белән үзенең җырга, музыкага булган олы мәхәббәтен калдырып, Фәтхерахманга өч яшь тулганда, дөнья куя. Бу мәхәббәтне үстерүдә әниләре Фәтхелбәнат апаның да өлеше бар. Ул үзе дә кече яшьтән үк әнисеннән кача - кача гармун уйнарга өйрәнгән. Малайлар да калышмыйлар – Мөнир дә, Фәйзрахман да гармунда шәп уйныйлар. Ләкин бер әйбер дә мәңгелек түгел шул, Фәтхерахманга биш яшь тулганда гармунның кулга татарлыгы да калмый. Малай әнисенә ялварып, яңа гармун сорый. «Сүз тыңласаң алырмын», - ди әнисе. Тыңлый Фәтхерахман, идәнен дә юа, бәрәңгесен дә әрчи,башка эшләргә дә өйрәнә. Тик гармун гына алсыннар. Ә кулына гармун эләккәч, нинди көй ишетсә дә, аны өйрәнмичә туктамый.
Фәтхерахманга 11 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әле берәүнең, әле икенче кешенең үлем хәбәрләре килә башлый, кечкенә гармунчы малай, гармунын күтәреп, гармун уйнап, җырлар җырлап, кешеләрне кайгы - хәсрәтең уртаклашып, хәлләрен җиңеләйтеп, өйдән өйгә йөри. Авыл кешеләре Фәтхерахманны бик яраталар. Ул тырыш, уңган бала булып үсә. Самавырлар, комганнарның ватык җирләрен эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштереп, әнкәсенә гаиләне туйдыру ечен ризык табарга ярдәмчегә әверелә. Фәтхерахман җиденче классны тәмамлый алмый, МТСка эшкә керә, чөнки эшләгән кешегә 400 грамм ипи бирәләр. Буш вакытларында баянда уйнарга өйрәнә һәм фотограф һөнәрен үзләштерә. Берсут санитариясендә фотограф булып эшли, ә кичләрен Кама буена төшеп, баянда уйный. Әнә шунда аны ял йортына килгән бер абый күреп ала һәм Казанга чакыра. Ул 1951-елның көзендә Фәтхерахманны музыка училищесына ирекле тыңлаучы итеп урнаштыруда булыша. Ә икенче елда инде Фәтхерахман училищеның тулы хокуклы укучысы була. Шул ук вакытта ул кичке мәктәпкә дә йөри. 1953-елда аны шагыйрь Мөхәммәт Садри белән таныштыралар. Ул үзенең беренче Кызыл Йолдыз районы җырын яза һәм инде башка көйләр дә иҗат итә башлый. М. Садри аны Салих Сәйдәшев янына алып килә. С. Сәйдәшев аның белән шундый мәхәббәтле итеп сөйләшә, Фәтхерахман аны үз кеше итеп, туганы итеп үк тоя башлый. Сәйдәш аның көйләренә уңай бәя бирә. «Синең үз почеркың бар, югалтма. Баянны да әйбәт аңлыйсың, ташлама син аны. Тик шулай да композиция бүлегенә күчәргә кирәк, мин училище директоры белән сөйләшермен», - ди. Шулай итеп, Фәтхерахман композиция буенча Юрий Виноградов дәресләрен тыңлый башлый. Ләкин озакламый аны хәрби хезмәткә алалар, ә хезмәттән соң ул, авыру сәбәпле, туган якларына кайтып китәргә мәжбүр була. Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укыта, клубта музыка түгәрәге белән җитәкчелек итә. Үзе һаман кичке мәктәпкә йөри, 1964-елда урта мәктәпне тәмамлап чыга.
Шактый вакытлар Ф. Әхмәдиев Казан җитен комбинатында татар хоры түгәрәгенең җитәкчесе һәм баянчы булып эшли. Казанда композитор С. Садыйкова җитәкләгән хорда эшләгәндә дә ул һәрвакыт үзе уйнап, үзе җырлаган. Ул монда бер төркем көй язучы, халкыбызның яратын композиторларына әверелгән моң чишмәләре - Арслан Батыршин, Зиннур Гыйбадуллин, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Әнвәр Шәрәфиев, Мәсгут Имашев, Ифрат Хисамовлар белән таныша, аралаша. 1957-елда музыка училищесында укыганда моңлы җырчы Сәлим Хәялиев белән таныша, дуслаша. Аларның дуслыклары гомеренең соэгы кененәчә дәвам итә. Шушы җыр алобомын чыгаруга әзерләгәндә миңа Сәлим Хәялиевне эзләп табарга туры килде. Сәлим абый үзенең гомерлек дусты турында зур хөрмет белән: «Ул олы җанлы, киң күңелле, бик мәһабәт кеше иде», - дип сөйләп китте. “Ул бик каты талант иясе, мелодист иде, кулыннан бик күп эш килә, ни теләсә шуны ясый, бик булдыклы, уңган кеше иде. Кеше буларак бик юмарт, кешлекле, тәрбияле кеше иде.
Олы җанлы, саф күңелле, үтә дә сизгер күңелле талант иясе Фәтхерахманга әтисе мирас итеп гармун калдырып киткән булса, Фәтхерахман бу дөньяга үзеннән соң саф мәхәббәт җимеше булган яраткан кызы Ләйсәнен, ике оныгы - Айдар белән Розаны һәм халкына мирас итеп, йөзләгән моңлы, матур җырларын калдырды. 1968-елда «Кызыл ромашка», 1972-елда «Җыр чакыра», 1979-елда «Ак болытлар» исемле җыр җыентыклары дөнья күрә. Бу әле без табып алганнары гына. Тагын безнең кулга кермәгән әллә нинди җырлары халык арасында чын халык җырлары булып китүенә дә иманым камил. Шушы уңайдан Фәтхерахман Әхмәдиевнең кайбер җырларга үзе сүзләр язуы да билгеле. Мәсәлән, «Мәңге яшисе килә» дигән җыры, «Чистай вальсы», «Яшьлегем чәчәк атканда» җырлары аша без Ф.Әхмәдиевнең никадәр тормышны яратуын, киләчәккә ышанучы - оптимист кеше икәнен ачык күрәбе.з Шуңа күрә дә бу җыентыкны без «Мәңге яшисе килә» дип исәмләдек.
«Мәңге яшисе килә!» - дип җырлап, Фәтхерахман Әхмәдиевнең 1981-елның 3-сентябрендә йөрәге тибүдән туктый. Әйе, ул иҗатының нәкъ чәчәк аткан чорында - 50 яшен тутырып, 6у тормышның гаделсезлекләрен, нужасын үз җилкәсе белян генә түгел, ә бәлкки йөрәге аша кичереп, җаны парә - парә килеп, искиткеч талант иясе, моң дәрьясы ярларына сыеша алмыйча арабыздан китә.
Ул - татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевне якыннан белгән, аның белән аралашкан кеше. Ниләр сөйләшкәннәр бу ике моң иясе бергә очрашкан чакларында, безгә ул турыда бары тик фараз итәргә генә кала. Әйе, алар икесе дә искиткеч талант ияләре, икесе дә бик тә гади, кешелекле, юмарт, киң күңелле моңлы җаннар. Бу дөньяның гаделсезлекләренә аларныи җаннары түзә алмаган. Ләкин алар безнең өчен һәр икесе дә мәңгелек әсәрләрен мирас итеп калдырганнар. Аларның чын йөрәктән, саф чишмәдәй челтерәп агып чыккан җыр - моңнары алдагы киләчәк буыннарның да күңелләрен юатыр, җаннарын сафландырыр һәм яшәүнең кадере турында уйландырыр, дип ышанасы килә.
Миңа Фәтхерахман Әхмәдиевне үз күзем белән күреп, аның баш аралашырга да насыйп булды. Студент елларымда авылларга концерт белән чыгып йөри идек. Аның туган авылына да барып чыктык. Матур җәй көне иде. Фәтхерахман абый ишек алдында күп итеп өелгән каен утыннарын арып ята иде. Ул безнең белән ихлас сөйләште, кич концертка килде. Концерттан сон миңа: «Сеңелем, Казанга кайткач минем янга кил, мин сине Бауман урамындагы «Звукозапись» дип язылган студия бар, шунда пластинкага яздырырмын, синең тавышың бик матур, синнән бик яхшы җырчы чыгачак», - дип, үзенең фатихасын биргән иде. Казанга кайткач, чыннан да, ул минем «Җәйге ямьле басуларда» (Г. Зәйнәшева сүзләре, З. Гыйбадуллин көе) җырын пластинкага яздырды. Ул йомшак куе кызыл пластинка миндә әле дә Фәтхерахман абыйның истәлеге булып саклана. Үз студиямне булдыру белән Фәтхерахман Әхмәдиевнең җыр альбомын чыгару теләге белән янып яшәдем, ә инде Алланың рәхмәте белән, шушы уй белән янучы тагын бер кеше табылуы, менә шушы җырлар җыентыгының сезнең кулыгызга килеп эләгүенә сәбәпче булды.
Милләттәшләремнең һәм үземнең олы рәхмәтләремне шушы хәерле бәндәгә - Фәтхерахман Әхмәдиевнең якташы Габделхак ула Гомәр Мисбаховка юллыйм. Алланың рәхмәтләре яусын сезге, Гомер әфәнде! Сөекле композиторыбызның якты истәлегең саклауда аның якташлары зур изгелек күрсәтәләр. Мәктәптә Ф. Әхмәдиевнең иҗатына багышланган музей оештырганнар, 60 яшь тулуын зур итеп билгеләп үткәннәр. Бу мәгълуматларны җыюда миңа ярдәм итүләре өчен Равия ханыма, Котлы Бөкәш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Мөхәрләмовага һәм шушы альбомны чыгаруда үзләренең язмалары белән катнашкан җырчыларга олы рәхмәтемне белдереп, дәвамлы ижетларында зур уңышлар телим!
Халкыбызның талант ияләренең кадерен белгән уллары, кызлары булганда, безнең моң чишмәләре агудан туктамас, ә моң дәрьябыз саекмас!
Хөрмәтле җыр сөюче дусларыбыз! Җырлагыз, уйнагыз Фәтхерахман абыйның җырларын, үзе мәңге яши алмаса да җырлары мәңгелеккә китсен!


1. Мәңге яшисе килә (Фәтхерахман Әгмәдиев көе һәм сүзләре. Җырлый - Гөлзадә) (можно послушать в mp3)
2. Җәйнең матур аяз таңнарында (Әхмәт Ерикей сүзләре. Җырлый - Гөлзадә)
3. Кама буе - туган як (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Гөлзадә)
4. Бер карадым күзләреңә (Халык сүзләре. Җырлый - Зиннур Нурмөхәммәтов)
5. Күңелләрем сине эзли (Халык сүзләре. Җырлый - Әлфия Афзалова)
6. Мин килермен каршыңа (Шамил Рәкыйпов сүзләре. Җырлый - Таһир Якупов)
7. Ак болытлар (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Флера Сөләймәнова)
8. Җилләр иссәләр (Зәки Нури сүзләре. Җырлый - Исламия Мәхмүтова)
9. Җилләр,җилләр (Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре. Җырлый - Усман Әлмиев)
10. Җырлыйм әнием турында (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре. Җырлый - Исламия Мәхмүтова)
11. Ромашкалар (Хәсән Туфан сүзләре. Җырлый - Илсур Айнатуллов)
12. Чистай вальсы (Фәтхерахман Әгмәдиев көе һәм сүзләре. Җырлый – Габдулла Рәхимкулов)
13. Солдатлар (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Җырлый - Илсур Айнатуллов)
14. Яшьлегем чәчәк атканда (Фәтхерахман Әгмәдиев сүзләре. Тәлгать Вәлиев музыкасы. Җырлый - Гөлзадә)