Главная

Студия «Гульзада»

Культура и фольклор
Татарские народные сказки
Музыкальная культура татар
Народная поэзия татар
О татарской музыке
«10 песен за 10 лет»
О татарской песне (тат.яз.)
Үзебез турында
Татарская и чувашская музыка
Волынки Волго-Камья
Чувашские инструменты
Марийские инструменты
О чувашской волынке

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Үзебез турында

 

ТАТАРЛАР МИЛЛИ ЯҢАРЫШ АЛДЫНДА

90 нчы еллар башында илдәге үзгәрешләр татар милләтен уятып җибәрде. Халык меңләгән ташкын булып урамнарга агылды, милләтенә азатлык, ирек таләп итте. Суверенитет турында декларация кабул итү, татар мәктәп-гимназияләре, татарча яңа газета-журналлар ачылу, татарның тарихына салынган табу алыну һ.б. үзгәрешләрдә кайберәүләр татарның 20нче гасыр башында булган күтәрелеше төсмерләрен күрде, хәтта моны милли ренессанс дип бәяләде. Ул вакыйгалардан соң унбиш ел вакыт үтеп тә киткән. Татарның бүгенгесенә күз салыйк. Милли мәдәният, мәгарифне үстерү өлкәсендә эшләнгән эш нәтиҗәләре әллә ни куанырлык түгел. Татар теле дәүләт теле статусы алса да, чынбарлыкта ул рус теле белән тигез дәрәҗәдә кулланылышка керә алмады. Шәһәр урамнарында татарлар элеккечә русча сөйләшүне кулай күрә. Татар гимназияләре элек шактый популяр булса, бүген ата-аналар балаларын аларга бирергә атлыгып тормый. Татар телевидениесе юк дәрәҗәсендә, татар газета-журналлары тиражын югалта, татар киносы юк дәрәҗәсендә, милли әдәбиятне татар милләтенең бишеге булган авылларда да укымыйлар диярлек, татар музыкасы жанрларга ярлы. 15 ел элек кабынып киткән татарлыкның атрибутлары халыкның көндәлек тормышына, чынбарлыктагы яшәешенә үтеп керә алмады, һаман да хыял-теләкләр рәвешендә каядыр эчкә, күңелләргә кире чигенергә мәҗбүр булды, кайберәүләрнең хәтта өмете сүнеп, күңелләре кайтты.

Килеп туган торгынлыктан чыгу юлы бармы? Без, татарларның яңа буыны, бар, дибез.

 

 

МИЛЛИ ХӘРӘКӘТ - ЯҢА ЯССЫЛЫКТА

Бу елның 15 нче октябрендә Казанда традиция буенча Хәтер көне - 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәрне искә алу көне үтте. Лозунглар, митингка чыккан халык өстенә яңгыраган чакырулар шул ук: «Азатлык!», «Татарның дәүләте булган һәм булачак», «453 ел коллыкка - җитте!» һ.б. Ләкин консерватория каршындагы мәйданны да тутыра алмаган аз санлы халык фонында бу лозунглар ышандырырлык күренми. Ак яулыклы әбиләр, аксакал картлар авызыннан «Азатлык» сүзе да зәгыйфь яңгырый, элекечә мәйданнарны тутырмый. Казан халкы Кремльгә таба юнәлгән колоннага читтән торып, сәерсенеп карый, әйтерсең, каяндыр читтән кемнәрдер килгән дә, үзләренә азатлык таләп итә! Нәрсә булды? Татар халкы милли хәрәкәттән баш тарттымы?

Бу сорауларга Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев «Татарские новости» газетасында басылган әңгәмәсендә болай дип җавап бирә: «Татар милли хәрәкәте юкка чыкмады, ул башка формага күчте. Сыйфат ягыннан ул хәзер югарырак дәрәҗәдә дип саныйм. Элек милли хәрәкәт нигездә урамда иде, бүген ул дәүләт структураларына үтеп керде, дәүләт структураларында эшләгән кешеләр арасында да бик күп милли җанлы кешеләр. Шул ук театрларда, Дәүләт Советында, министрлыкларда да бар алар. Милли хәрәкәт цивилизацияле юллар белән эшли хәзер. Дөрес, урамнарга чыгу да кирәк, милли хәрәкәт төрле формаларда булырга тиеш. Әгәр дә һәммә җирдә милли җанлы кешеләребез эшләмәсә, милли хис урамнарда гына булса, ерак китә алмас идек». Халыкның элеккечә урамнарга чыкмавының тагын бер сәбәбе дип Разил Вәлиев кешеләрдә ниндидер күңел кайту хисе барлыкка килүен атый. «90 нчы елларда урамнарга чыккан кешеләрнең күңелләре кайтты, чөнки алар теләгән максатларына ирешә алмадылар. Милли хәрәкәт көчәюдән куркып Федераль үзәк субъектларга күпмедер ирек бирде, Татарстан нефтенең дә бер өлешен ҮЗЕБЕЗгә бирә башладылар, әмма ул байлык, нигездә, халыкка да, урамнарга чыгучыларга да эләкмәде. Ниндидер бер өлеш баеды, калганнар урамда кычкырып калды. Алар арасыннан берничә кеше генә дәүләт структураларына кереп, үзләренә урын таба алды».

«Мин урам сәясәтенә каршы түгел,- дип дәвам итә Разил әфәнде, - ләкин ул акыллы булырга тиеш. Без унбиш елдан артык Хәтер көне үткәрәбез, тик быел гына ул азрак цивилизацияле төскә керә башлады. 15 нче октябрьдә ел саен җыелабыз да Иван Грозныйны сүгәбез, аның карачкысын яндырабыз. Ә бит Иван Грозныйны сүгеп кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. ҮЗЕБЕЗне дә сүгәргә кирәк: ни өчен без милләт файдасына эшләмибез? Безнең бүген законнарыбыз җитәрлек - телләр турында законыбыз бар, мәгариф турында, мәдәният турында. Нигә без аларны үтәмибез? Безгә ҮЗЕБЕЗне үзгәртергә кирәк. Бер генә мисал: бездә телләр турында законны бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында кодекс бар. Татарстанда 2 миллион татар яши, әле бүгенге көнгә кадәр бер генә татарның да «минем белән татарча сөйләшмәделәр, татарча язган гаризамны алмадылар, судта татарча сөйләргә ирек бирмәделәр һ.б.» дип, судка мөрәҗәгать иткәне юк. Бөтенесе дә минем өчен кемдер эшләргә тиеш, дип уйлый. Син гражданин икәнсең - үзеңне үзең яклый бел. Әлбәттә, моның өчен гражданнар җәмгыяте төзү кирәк».

Ләкин совет идеологиясендә тәрбияләнгән җәмгыятьтән гражданнар җәмгыяте ясау авыр. 90-нчы еллар башындагы милли күтәрелеш - Федераль үзәкнең зәгыйфьләнү шартларында гына була алды. үзәк ныгып, төбәкләргә кем хуҗа икәнен күрсәтә башлагач, татар кешесе үз хокуклары өчен баш күтәрүдән тартына башлады, яңадан үз хәленә күнеп, элеккечә яшәүгә ризалашты. үз милли хокуклары өчен көрәшү өчен татар кешесенә беренче чиратта үзенең милли хисләрен хөрмәт итүе кирәк, кызганычка каршы, «совет халкы» итеп тәрбияләнгән өлкән һәм урта буын милли үзбилгеләнүен калкытырга, алга куярга күнекмәгән.

Дөрес, шул ук унбиш ел эчендә милләтне туплау өлкәсендә шактый эшләнде кебек. Бөтендөнья татар конгрессы оешты, Россиядә һәм чит илләрдә дә яшәүче татарлар белән элемтәләр урнаштырылды, татар милләтенең «Татарстан» төшенчәсенә генә сыймыйча, Россия күләмендәге күренеш икәне ачыкланды. Бу әһәмиятле этапны берләштерү этабы дип атарга да буладыр. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Казанга җыела, аралаша, проблемалар турында фикер алыша. Кызганычка каршы, соңгы елларда, татар халкының үсеш проблемалары ачыкланганнан соң, чыгышлар аларны кабатлаудан узмый. Татарның таркаулыгы, пассивлыгы, милли үзаң җитмәве, татарның яңа буыны ассимиляциягә бирешү - никадәр йөрәк әрнеп әйтелсә дә, бу раслаулар раслау булып кала бирә. 2004 елның җәй айларында узган Татар яшьләре форумы да формасы, эчтәлеге буенча Зур конгрессны кабатлаганга охшый. Форум идеясе әйбәт булса да, анда бер нәрсә исәпкә алынмаган: анда килгән яшьләр арасында чынлап эшләүче һәм эшләргә теләүчеләр 10-20 процент кына. Ул 20 процент кешене җыю өчен форум уздырып тору кирәк идеме икән? Бәлки калган яшьләрне моның өчен махсус уздырыла торган «татар яшьләре көннәренә» чакырырга кирәк булгандыр?

Татар яшьләре форумы көннәрендә аның егермедән артык кешедән торган бюросы сайланды. Форумдан соң бер ел үтсә дә, татар яшьләре бюроның эшен һаман да сизми, дияргә була. Дөрес, бюро егетләре һәм кызлары моның белән төп эшләреннән бушаган араларда гына шөгыльләнә. Ләкин милли өлкә һәрвакыт бөтен көчеңне куеп, җиң сызганып эшләүне таләп итә, югыйсә милли яшьләр оешмасы исемдә генә булачак.

 

 

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕННӘН НИ КӨТӘРГӘ?

Милләтне без беренче чиратта аның мәдәнияте дип таныйбыз. Димәк, татар халкының киләчәк буыны татар мәдәниятендә яшәгәндә генә аны милләт буларак сакланып калды дип санарга мөмкин. Татар яшьләрен милли мәдәнияткә ничек тартырга? Бу сорауга җавапны яшьләр үзләре генә таба ала. Чынлыкта, бүгенге татар милләте - аның яшьләре, чөнки тагын 10-15 елдан нәкъ менә бүгенге яшьләр татар дигән милләт исемен йөртүче халык булачак. Нинди соң алар, татар яшьләре? Алар өлкән буыннан бик аерылып тора. Алар - бөтенләй яңа сәяси, икътисадый шартларда тәрбияләнгән, чынлап караганда, башка илдә үскән кешеләр. Татарстандагы татар балалары туган телләреннән тыюны белми, киресенчә, татар гимназияләрендә укып, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү мөмкинлеге алган. Татар мәдәниятенә, тарихына тыю юк, теләкләре булса, милләтенә кагылышлы теләсә-кайсы мәгълуматны табып, таныша ала. Алар кешенең милли үзбилгеләнүгә хокукы бар дип саный, күпчелегенә татарлыгыннан хурлану хас түгел. Татар яшьләре көннәре, Татар яшьләре форумында шул сизелде: өлкән буын яшьләрне үз үлчәме белән үлчи, аларга милли хисне татарның тарихы, данлы үткәне турында сөйләү аша кертмәкче була. Беренче вакытларда бу актуаль булгандыр да. Әмма хәзер яшьләргә бу кызык түгел, аларга бу гына җитми. Аларга еллар буе өелгән комплекслардан арынырга кирәк тә түгел, яшьләр, өлкән буын туплаган тәҗрибәдән чыгып, яңа этапка күчәргә, икенче адым атларга тели. Бу адым - сүзләрдән эшкә күчү булырга тиеш.

Нәкъ менә шул максат - татар милләтен торгынлыктан чыгару өчен конкрет эшләр мөмкинлеген барлау теләге Казанның меңеллыгы көннәрендә бер төркем зыялы татар яшьләрен очрашуга җыйды. Алар арасында күбесе журналистлар иде, чөнки журналистлар һәрнәрсәдән хәбардар булган, җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне иң беренче сизүче кешеләр.

Очрашуда туган уртак фикер мондый: татар яшьләрен милли мәдәнияткә тарту өчен татарның ЯШЬЛӘР ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ, БАШКА МӘДӘНИЯТЛӘР БЕЛӘН ЯРЫША АЛЫРЛЫК ШӘһӘР КУЛЬТУРАСЫН БУЛДЫРУ КИРӘК. Татарларда шәһәр культурасы юк дәрәҗәсендә, ә бүген татарныкы дип таныган түбәтәй, гармун, халык җырлары һ.б. - авылда туган культура атрибутлары. Татар рухы авылда яшәгәндә татарлык шәһәргә килә торды, бүгенге татар мәдәнияте вәкилләре барысы да диярлек авылдан чыккан кешеләр. Алар шәһәрдә яшәп тә, татар культурасы сакчылары булдылар, чөнки үзләре анда тәрбияләнгән, алар шул мохиттә үзләрен яхшы хис итте. Ләкин бүген татар рухы сакчысы булган авыл бетү алдында тора. Бетмәсә дә, татар авылы моннан 20-30 ел элек булган татар авылы булудан туктый, техник прогресс ярдәмендә авылга цивилизация үтеп керә - тел, мәдәният, яшәү рәвеше ягыннан авыл шәһәр белән бер яссылыкка керәчәк. Моның хакында тыгысыз язучы-драматург, халык депутаты Туфан абый Миңнуллин инде өзелеп-өзелеп бер мәкаләсендә язды. Димәк, татар авылы бетә, ә татар шәһәрләрендә татар рухы юк. Татарстан шәһәрләрендә татар мохите юк, хәтта татар халкының рухи ватаны саналган Казанда да татар рухы сизелми. Заманча татар мәдәнияте барлыкка китереп өлгермәсәк, татар мәдәниятен авылдан шәһәргә күчереп өлгермәсәк, татар мәдәнияте юкка чыгачак дигән сүз.

Элеккечә, татар яшьләре авыллардан килә тора, алар телне дә әйбәт белә, милли үзаңы да бар. Әмма шәһәргә килгән татар баласы ул сыйфатларына кулланыш тапмый, аның тел белүе, татарлыгы авылда гына кирәк булып чыга. Шәһәргә килү белән, авыл баласы анда хөкем сөргән яшьләр мәдәнияте формасын кабул итеп ала - рус (америка) мәдәниятенә күчә. Шәһәр тулысы белән альтернативадан тора - татар баласына яңа мәдәният белән танышырга мөмкинлек туа: һәрвакыт яңага, кызыклыга омтылган яшь кеше татарныкы булмаган мәдәниятне сайлый.

Шәһәрдә үскән татар яшьләре белән хәл катлаулырак та, чөнки авыл яшьләре әле татарча белсә, шәһәр яшьләре татарча ипи-тозлык кына белә, һәм аларны авыл мәдәнияте белән кызыксындыру гомумән мөмкин түгел. Шул ук вакытта шәһәрдә үскән татар яшьләре арасында абруйлы вузларда укучы, яисә яхшы белем алган, үз өлкәсендә профессионал булган алдынгы яшьләр күп, һәм илнең киләчәге нәкъ менә шундыйлар кулында. Безнең бурыч - аларны милли культура белән кызыксындыру, һәм алар татар культурасына татарныкы булганы өчен түгел, ә кызыклы булганы өчен тартылырга тиеш.

Без яшь кеше кызыксынган һәр өлкәдә формасы, эшләнеше белән заманча, эчтәлеге белән татарча булган культура тудырырга тиешбез. Әлегә татар мәдәнияте заманча булам, дип, рус мәдәниятен кабатлаудан ерак китә алмый. Формасы буенча заманча булса да, аларның эчтәлеге татарлыктан ерак тора. Нәтиҗәдә, яшьләрдә горурлык тулырасы урында, аларда «татарлар кеше артыннан кабатлаудан ерак китә алмый» дигән тойгы калдыра. үз йөзе булган татар шәһәр мәдәнияте дип татар театрын гына әйтергә мөмкиндер, мөгаен. Камал театры - шәһәрдә үскән татар яшьләренең заманча милли мәдәният тудыруда мөмкинлекләрен күрсәтүче үрнәк.

Меңеллык көннәрендә очрашуга журналистлар килүнең тагын бер ягы бар - алар җәмгыятьтә үзаң тәрбияләүдә массакүләм мәгълумат чараларынаң ролен яхшы аңлый. Гомумән, бүген дөньяда бер культураның икенчесен яулап алуы күзәтелә - бу информацияне кешенең аңына салу рәвешендә башкарыла. Америка бездән нинди еракта, ә Татарстандагы кечкенә генә авылның яшьләре Американың ничек яшәве турында белеп тора, аларча киенә. Татар яшьләрен милли мәдәнияткә тарту өлкәсендә дә мәгълумат чаралары зур роль уйнарга тиеш. Без бүгеннән үк татар кешесенең, татар яшьләренең уңай имиджын тудыра башларга тиеш. Яшьләр дөньяны ике категориягә бүлеп кабул итә: бу - отстой, ә монысы - круто (кәттә). Без яшьләргә «татар булу - кәттә, татарча сөйләшү, татар музыкасын тыңлау - кәттә», - дигән фикер салырга тиешбез. Кешегә фикер, уй салуның ысуллары әллә кайчан эшләнгән, ул пиар технологияләрдән бөтен дөнья файдалана, без, татарлар да ул технологияләрне милли үсеш максатында файдаланырга тиешбез. Реклама нигездә шәхескә корылган. Ягъни, кеше нинди дә булса әйберне икенче кеше аша кабул итә: гадәттә экранда заманча, алдынгы, уңышлы кеше образы күрсәтелә, реклама караган кешенең аңа ошыйсы килү теләге туа. Шәхес образы янына рекламаларга теләгән әйбернең образы китереп куела, һәм реклама караган кеше бу ике образны берюлы кабул итә, шәхес образының сыйфатлары рекламаларга теләгән әйбергә дә күчә. Шул схема буенча без татар милләтенә да имидж ясый алабыз - безнең бүген үк экраннан күрсәтерлек уңышлы, белемле, шул ук вакытта татарча белүче заманча яшьләребез бар.

Димәк, милли яңарыш нигезендә татар шәһәр мәдәнияте, иң беренче чиратта яшьләр мәдәнияте тудыру ятачак. Татар дәүләте территория ягыннан бәйсезлек алыр бәлки кайчан да булса, әмма бүген без яшьләрне үз милли мәдәниятебезгә каратырга, аларга милли рух сеңдерергә тиешбез. Татар кешесенең беренче чиратта рухы бәйсез булырга тиеш, аннары анда территориаль бәйсезлек өчен көрәшү теләге туачак.

 

 

ЯҢА ТАТАР МУЗЫКАСЫ

Очрашуда яшьләр шәһәр мәдәнияте тудыруда беренче адым да ясалды - «Гөлзадә» студиясе нигезендә «Альтернатив татар музыкасы үзәге» ачылды. Альтернатив музыка дип без татар поп-музыкасыннан кала жанрларны күздә тотабыз: рок, этномузыка, дини музыка, джаз һәм башкаларны. Чынлыкта татарларда бу жанрларда иҗат итүче яшьләр бар, әмма алар коммерцияле булмаган юнәлешләр санала, һәм татар музыка индустриясенә алар кызык түгел. Поп-музыкадан кала жанрларда иҗат итүчеләр өчен аерым бер урын, үзәк, база кирәк. «Альтернатив татар музыкасы үзәге»нең Татарстанның халык артисты Гөлзадә ханым Сафиуллина канаты астына сыенуы очраклы түгел - Гөлзадә ханым үзе үк күп еллар коммерцияле булмаган жанрда - мөнәҗәтләр жанрында иҗат итә, моннан кала аның уңышлы проекты бар - татар балаларының «Сөембикә варислары» музыка фестивале. Фестивальнең бурычын Гөлзадә ханым сәләтле татар балаларының табигый башлангычын югалтмыйча, асыл татар традицияләрендә тәрбияләүдә күрә.

1 октябрь көнне «Альтернатив татар музыкасы үзәге» кысаларында беренче презентация үтте. Илдар Мөбәрәкшин «Мубай» иҗади тәхәллүсе (псевдонимы) белән иҗат итә. Мубай презентациягә әзерләгән программада «Көзге ачы җилләрдә», «Хәмдия» кебек халык җырлары, «Кара малай» кебек үз җырлары да, ң0нче елларда популяр булган ретро җырлар да бар иде. Мубай аларны татар жыр культурасы өчен яңа булган soul стилендә башкарды.

Татар музыкасында жанрлар төрлелеге юк диярлек. Гайрепоп музыка уйнаучылар бармак белән генә санарлык. Рок-башкаручы Зөлфәт Хәким, 90-нчы еллар башында дөнья шаулаткан «Сак-Сок» рок-төркеменнән Заһир Насыйбуллин, Австралиядә яшәп этномузыка жанрында иҗат итүче Зуля Камалова, Финляндиядән рок-җырчы Дәниз Бәдретдин, виртуоз-гитарачы крымтатар Әнвәр Измайлов. Соңгылары сентябрь ахырында Казанда үткән «җанлы татар музыкасы фестивалендә» Татарстан халкын үз иҗатлары белән таныштырды. «/анлы татар музыкасы фестивале» - Дәниз Бәдретдиннең Татарстан мәдәният министрлыгы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырган проекты. 2004 елда фестиваль Финляндиядә үтте. Татарстаннан фестивальдә, узган елдагыча, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Әлеге ансамбль - республикада озак еллар формалашкан фольклор традицияләрен саклаучы. Татарстаннан чыгыш ясаучы бары шушы ансамбль генә булуы, узган елда бу проект барлыкка килеп тә, бер ел эчендә катнашучылар саны артмавы уйланырга мәҗбүр итә. Димәк, Татарстаннан җанлы татар музыкасы уйнаучы дип күрсәтерлек иҗат әһелләре юк дәрәҗәсендә. Булганнары да (З.Хәким, З.Насыйбуллин) кырыктан узган урта буын кешеләре. З.Хәкимнең соңгы вакытларда музыка өлкәсендә яңа иҗат җимешләре күренми, «Сак-Сок» исеме тарихта гына калды.

Шуңа да Мубай иҗатын яшьләр шәһәр мәдәниятенең бер өлеше буларак яңа татар музыкасы вәкиле дияргә буладыр. Бу башлангыч үсеп китә алырмы? «Альтернатив татар музыкасы үзәге» Мубай кебек үз иҗат юлын эзләгән сәләтле яшьләргә беренче адымнарын ясарга ярдәм итә ала, әлбәттә. Ләкин андыйлар бар көчен иҗатка багышласын өчен аларга шартлар тудырырга кирәк. һәрхәлдә, бу бары Гөлзадә студиясе һәм җырчыларның үз көчләре белән генә башкарыла алмый.

 

 

«YZEBEZ» - YANA BUIN HEREKETE

Августта үткән очрашуда ук татар яшьләренә фикердәшләр туплау, бер үзәк тирәсендә берләшү кирәклеге әйтелде. Бу сәяси оешма булырга тиеш түгел. Татар яшьләре берләшеп, татар милләтен саклап калуда һәркем үз көченнән килгәнчә катнашырга әзер икәнлекләрен белдерергә тиешләр.

15 октябрь - Хәтер көнендә Казанда оешманың инициатив төркеме җыелып, оешманың формасын һәм исемен уйлады. Ул «ҮЗЕБЕЗ - яңа буын хәрәкәте» дип аталачак. Оешманың девизы - «Милләтебез язмышы ҮЗЕБЕЗнең кулда».

Инициатив төркемгә 6-10 кеше керә, алар үз чиратында һөнәри мөмкинлекләреннән чыгып, үз компетенцияләре өлкәсендә фикердәшләр туплау белән шөгыльләнәчәк. Мәсәлән, татар «Яңа милли мәдәният» идеяларын тарату өчен Татар журналистлары берлеге булдыру, татар хатын-кызының дөрес образын тудыру өчен «Татар кызлары клубы», алда әйтелгән «Татар альтернатив музыкасы үзәге», зыялы татар яшьләренә ял итү клубы, һәм башкалар. Бәлки киләчәктә татар кешесенең милли хокуклары бозылган очракларны күреп алып, аларны судта яклау өчен юристлар берлеге дә булдыру кирәктер.

Координацион үзәк үз алдына тагын бер максат куя: татар яшьләренә милли тәрбия бирү концепциясен булдыру, аны төзү эшенә галимнәр, журналистлар, дәүләт структураларында эшләүчеләр һ.б. белгечләрне тарту. Димәк, оешма эшчәнлеге теоретик һәм гамәли юнәлешләрдә барачак: беренчедән, конкрет яшьләрне конкрет эшләргә тарту, шәһәр мәдәнияте тудыруда татар яшьләренең мөмкинлекләрен реаль файдалану, икенчедән, яшьләр өчен милли идея табу, аларны бу идея ярдәмендә берләштерү.

Бер караганда катлаулы булып тоелган бу максат чынлыкта гади формулировкага ия: бүген Татарстан хөкүмәтенең «татар халкының үсеш программасы» юк. Бу программа нәкъ менә заманча татар мәдәниятен үстерүне күздә тотарга тиеш: монда сабый балалар өчен татар мультфильмнары, күптөрле заманча компьютер уеннары, тел өйрәтүче программалардан башлап, татар киносы булдыру, заманча татар музыкасын чит илләрдәге фестивальләрдә яңгырата алырлык музыка төркемнәре булдыру һәм башка бик күп заманча мәдәният күренеше булган әйберләр. Болар яшьләрнең үз көче белән генә башкарыла алмый. Яшьләр үз ягыннан булган белемнәрен, сәләтләрен, осталыкларын бу юнәлештә эшкә җигә ала. «ҮЗЕБЕЗ - яңа буын хәрәкәте» нең максаты да, мөгаен, шундадыр: заманча татар мәдәнияте барлыкка китерүгә сәләтле яшьләрне табып, аларны туплау, иҗади берләшмәләр төзү, кулдан килгәнчә эшне башлап җибәрү, алга максатлар кую. Реаль проектлар төзелгән очракта, аларны тормышка ашыру өчен акча табу мөмкин булачак. Без реаль эшләр белән Татарстан хөкүмәтенең игътибарын җәлеп итәргә тиешбез, инициатива яшьләрнең үзеннән чыгарга тиеш. Без, яшьләр, кемдер кушканны көтеп ятмаска, беренче адымны ҮЗЕБЕЗ ясарга тиеш.

 

 

ЯҢА БУЫН ҺӘМ МИЛЛИ МАТБУГАТ

Яңа буын «Үзебез» хәрәкәтенең эш юнәлешләренең берсе – татар яшьләренең шәһәр шартларындагы субкультурасын өйрәнү, яшьләрнең милли мохитен киңәйтүгә ярдәм итү. Бу эш күп төрле проблемаларны, тиз арада хәл ителәсе мәсьәләләрне үз эченә ала. Шуларның берсе – ЯШЬЛӘР һәм ТАТАР ГАММӘВИ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ.

Татар матбугатының шәһәр шартларында абруе түбән. Ни өчен? Нәрсә эшләргә кирәк?

«Үзебез» яңа буын яшьләр хәрәкәте, проблемаларны аңлап, аннан чыгу, ягъни шәһәр шартларында татар матбугатының таралыш даирәләрен киңәйтү һәм шәһәр мәдәниятен формалаштырудагы ролен ачыклау өчен, кирәкле тикшеренүләр үткәрде, төрле өлкәләрдәге белгечләргә мөрәҗәгать итте. Вәзгыять тагын да киңрәк, тирәнтенрәк тикшерүне, кичектергесез рәвештә чишүне таләп итә. Шушы максаттан 2005 елның 2 декабрендә ТР Журналистлар берлегенең брифинглар залында «Яңа буын һәм матбугат» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышын уздырды.

Әлеге чарада катнашучылар, экспертлар һәм кунаклар итеп Татарстан Республикасы хөкүмәте вәкилләре, «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчелеге; Германиядән, Мәскәүдән, Төмәннән, Башкортостаннан һәм Россиянең бүтән төбәкләреннән һәм Татарстаннан танылган галимнәр, социологлар, республиканың әйдәп баручы татар газеталары журналистлары, баш мөхәррирләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә алып барылган сөйләшү нәтиҗәсендә кабул ителгә карар пунктларының берсе даими эшләп торучы татар пресс-клубын, ягъни Матбугат клубын булдыру турында иде. Озакка сузмыйча, 15 декабрьдә Казанның ТР Журналистлар берлеге бинасында Матбугат клубы беренче очрашуны "Татарча рок музыка: миф яки чынбарлыкмы?" дигән темага багышлап эшен башлап та җибәрде. Шулай ук матбугат клубының «Альтернатив яшьләр субкультурасы», «Татар бренды», «Татар җыры язмышы», «Милли имидж» утырышлары, «Гөлзадә» иҗат студиясе белән берлектә альтернатив татар музыкасын тәкъдир итү кичәләре уздырылды. Яшьләр Матбугат клубының утырышларын даими рәвештә атна саен Чәршәмбе көнне үткәрергә булдылар. Чираттагы утырышларның темалары да билгеле: Милләт һәм экологик мохит, Казанның милли йөзе, Татар теле язмышы, Милли мәгариф мәсьәләләре, Татар телевидениесы, Ислам һәм татар доньясы һ.б.

Моннан тыш «ҮЗЕБЕЗ» хәрәкәте ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, экспертларның киң вәкилчелеген җәлеп итеп, республика журналистларының белемен күтәрү базасын, мәсәлән, Институтын оештырырга карар итте. Һөнәри осталыкның дәрәҗәсен арттыру һәм яңача белем бирү түгәрәк өстәлләр, семинарлар, тренинглар, мастер-класслар һ.б. формасында үтә ала. Әлеге чараларда, белгечләр буларак, куелган проблемалар һәм мәсьәләләр буенча күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлекләр, фән, мәгариф, мәдәният әһелләре катнашырга мөмкин. Әлеге институт татар журналистларының үзара аралашу дәирәсен киңәйтергә, актуаль мәгълүмат алмашырга, һөнәри һәм корпоратив бердәмлекне тергезүгә сәбәпче була алыр иде. Бу – Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә илебездәге әйдәүче экспертларының «үз авызларыннан чыккан» кызыксындыручы мәгълүмат алырлык, турыдан-туры сорау бирерлек яңа канал да булыр иде.

 

 

ЯҢА БУЫН ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕ ЯЗМЫШЫ

Казанда гына да ел саен төрле мәктәпләрдән, урта белем бирү йортларыннан 16 меңгә якын бала татар телен өйрәнеп чыга. Шуңа карамастан, Казанда татар телендә сөйләшүчеләр әллә ни артмый. Татар яшьләренең күпчелеге туган телен, татар тарихын, мәдәниятен белми, аны белергә омтылмый да. Милли үзаңыбызның мөһим өлеше булган телебезне саклау һәм кулланышка кайтаруны без максат итеп куябыз икән, моның өчен тиешле гамәлләр яңа татар яшьләр мэдэниятен булдыру белән генә чикләнеп кала алмый.

Әлбәттә татар теленең абруе түбән булуның төп сәбәбен татар теленећ чынында дђњлђт теле булып кабул ителмђвендә күрергә кирәк. Әгәрдә иҗтимагый оешмалар дәүләт һәм Татарстана Хөкүмәте белән берлектә бүгенге көндә татар телен яклау һәм үстерү өчен хәлиткеч чаралар кулланмаса, телебезнең киләчәге фаҗигале булачак. Тиз арада хәл ителәсе чараларның кайберләрен генә әйтеп узабыз:

- телен белмәгән яшьләр өчен татар теле буенча әзерлек курслары оештыру

- татар лицей-гимназияләрдә дәресләрне милли телдә алып барырга ирешү

- татар гаиләләрендә татар телендә сөйләшүне максат итеп кую

- урамнардагы татарча язулардагы хаталарны тиз көндә бетерү, татар телен, татар милләтен кимсетә торган күңел кайтаргыч мыскыллы тәрҗемәләргә юл куймауны сорап, җәмәгатьчелек исеменнән хакимияткә хат юлларга

- Татарстан халыклары телләре турында Закон нигезендә шигарьләрне, чакыруларны, игълан белдерүләрнең татар телендә дә язылуын таләп итеп предприятие җитәкчеләренә җәмәгатьчелек исеменнән хатлар юлларга һәм аларның үтәлүенә ирешергә.

Татар телен саклау мәсъәләләре «ҮЗЕБЕЗ» Яңа буын хәрәкәте планнаштырган Матбугат клубы утырышларының берсендә каралачак. Татар теле язмышына битараф булмаган җәмагатчелекне без элеге сөйләшүгә чакырабыз.

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru