Главная

Студия «Гульзада»

Культура и фольклор
Татарские народные сказки
Музыкальная культура татар
Народная поэзия татар
О татарской музыке
«10 песен за 10 лет»
О татарской песне (тат.яз.)
Үзебез турында
Татарская и чувашская музыка
Волынки Волго-Камья
Чувашские инструменты
Марийские инструменты
О чувашской волынке

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Татар җыры язмышы хакында сөйләшү

Табын артында утыручы агайлар кыймыйча гына Рәшит белән миңа «Сез икегез дә күренекле шәхесләр, Олы сәнгатькә - җыр сәнгатенә хезмәт итәсез. Нигә сез телевизордан, радиодан, сәхнәдән яңгыраган җырларга, безобразиегә юл куясыз? Әллә сез татар җырының кайда баруын аңламыйсызмы? Күрмисезме?», - диделәр. Әйе, сорау бик җитди иде – ул татар җырының язмышы турында. Бу сорауга җавапны күптән күңелемнән эзләп йөрсәмдә, ул җанымны әрнетеп йөрсә дә, гаҗизлектән инде арый башлаган идем.

 

Әниемнең туган авылы Балтач районының Сосна авылына район оешуга 75 ел тулу уңаеннан оештырылган авылдашлар очрашуына Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин белән бергә кайттык. Безнең әниләребез икесе дә яшь чакларында бик дус булганнар. Сосна халкының ничек матур итеп чын татарча моңлы көйләр җырлап, олылар да, балалар да борынгы көйләрне көйләп, чабата биюен биюләрен күреп, авыл яши икән, җырларыбыз бетми икән, буыннардан-буыннарга күчеп баручы моң чылбыры өзелмәгән икән бу якларда, дип сөенеп кайттык.

Сосна миңа үз авылым Шекәгә караганда да якын. Әтием сугышта һәм кулда булганда без 8 бала әбием пешергән Сосна ипиен ашап үстек. 30 чакрым ераклыктагы Соснадан кышын чанага төяп, җәен аркага асып ипи ташыдык. Сосна икмәге безне ачы үлемнән саклап калган. Әниемә аклык-сафлык, уңганлык, җыр-моң иңдергән авыл ул Сосна. Ә әниебездән безгә күчкән. Халкыбызның танылган гармунчысы, музыканты Рәшит Мостафинның нәкъ шушы авылда туып үсүе дә очраклы түгелдер. Сосна ул – моң чишмәсе. Безнең төркемгә Сосна егете, Шәрек клубын оештырып, татар яшьләрен берләштереп йөрүче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гамиль Гыйбадуллин дә килеп кушылды. Ул да бик уникаль шәхес. Бәйрәм искиткеч җанга ятышлы булды. Башыннан ахырына кадәр өлкән буынга олылау, хөрмәт-ихтирам, зурлауга корылган иде. Ахырдан кунак өстәле булды. Табын артында утыручы агайлар кыймыйча гына Рәшит белән миңа «Сез икегез дә күренекле шәхесләр, Олы сәнгатькә - җыр сәнгатенә хезмәт итәсез. Нигә сез телевизордан, радиодан, сәхнәдән яңгыраган җырларга, безобразиегә юл куясыз? Әллә сез татар җырының кайда баруын аңламыйсызмы? Күрмисезме?», - диделәр. Әйе, сорау бик җитди иде – ул татар җырының язмышы турында.

Бу сорауга җавапны күптән күңелемнән эзләп йөрсәмдә, ул җанымны әрнетеп йөрсә дә, гаҗизлектән инде арый башлаган идем.

Дөресен әйтим, дәүләт структураларында эшләүче чиновниклардан һәм югары уку йортларында җырлау осталыгын өйрәтүче моңсыз педагоглардан да гайрәтем чигеп бара иде. Татар җыры өчен йөрәге янучылар бер мин генә түгел, соңгы вакытта ул турыда бик күпләр сөйләшүләр булды, мәкаләләр чыкты. Гап-гади хезмәт халкы да борчыла, шомлана икән. Үзләре әзерләгән бәйрәм концертында радио-телевидениеләрдәге, сәхнәләрдәге программаларның мәгънәсезлеген аңлап, шуларга иярмичә татар җыр сәгатенең бер үрнәген күрсәттеләр алар. Сосна авылындагы шушы матур очрашу мине бу язмамны язарга этәрде.

Яшьләрнең «Яңа буын» хәрәкәте дә ул хакта күптән инде пресс-клуб үткәрәбез дип йөри иде. Бергә тупланып, һәр тарафка хәбәр җибәрдек. Бер төркем зыялылар, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар йортына Татар җырының язмышы хакында зурдан кубып сөйләшүгә җыелдылар. Шунысы кызганыч, бу сөйләшүдә җыр белән эш итүчеләр, аны бизнеска әйләндереп, бүгенге көндә татар җырыннан табыш алучылар гына булмады, чакырсак та килмәделәр. «Барс-Медиа» кампаниясе, татар радиосы һәм Мәдәният министрлыгы каршындагы Фәнни-методик үзәк, Республика фольклор үзәге, Композиторлар берлеге дә бу сөйләшүдә катнашуны кирәк дип тапмады. Ә без җыелдык. Һәм бик җанлы, конструктив сөйләшү булды. Бу язмамда түгәрәк өстәлдә катнашучыларның сүзләрен бер үзгәрешсез сезгә җиткерәм. Сүзне иң беренче булып язучы, Бөтендөнья татар конгрессында шактый еллар эшләп килүче җәмәгать эшлеклесе Фәрит Уразаев алды.

Фәрит Уразаев:

«Соңгы елларда татар җырына чит ил музыкасы аһәңнәре килеп керә башлады. Үзебезнең халкыбызның татар моңы канга сеңгәнгә күрә, шул моңнар белән сугарылганга күрә, күңелебез бу чит аһәңнәрне кабул итми. Радио һәм телевизорны сүндерергә туры килә.Күбрәк җырны күтәрү, пропагандалау түгел, җырчыны күтәрү, җырчыны пропагандалау бара. Әйтик, Илһам Шакиров бөек җырчы, ул да татар җырын җырлаучы гына, ул бөек булса да үзен түгел, татар җырын күтәрә, пропагандалый. Татар җыры татар булып калу өчен кирәк. Бүген татар җырының халәте, статусы турында сөйләшү зарури.

Соңгы вакытта җыр кәсепкә әйләнде. Ә кәсеп никадәр күбәйсә, сыйфат шулкадәр төшә. Сүзләре татарча булса да, көйләре татарча булмагач шул җырларны, Татар җыры фестивалендә тыңлап бик кәефем китеп кайттым. Икенчедән, татар дөньясын формалаштыручы язучы, шагыйрьләр, композиторларны да мин анда күрмәдем. Бу җырларда Татар җырының шигъри образларның артка тәгәрәп баруын күрсәк, икенчедән, үзебезнең пентатоникадан, үзебезчә фикер йөртешебездән читләшү күренә. Татар җыры ул приватизациягә бирелә торган әйбер түгел, ул беркемнең дә милке түгел. Ул фәкать милләтнеке. Татар җырының эчке фәлсәфәсе, халәте турында тирәннән торып фикер йөртергә өйрәнмибез икән, татар җыры, татар моңы безне ташлап китәчәк. Татар җырын үз күңелләрендә йөртүчеләр булса гына, ул яшәячәк. Әгәр дә күңелләрендә йөртүчеләр бетсә, татар җыры да бетәчәк, моң чишмәсе саегачак».

Сиринә Латыйпова – музыка белгече. Күп еллар Татарстан радиосында тәрбияви матур тапшырулар ясап, музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире булып эшләде:

«Мин кайвакыттта без бик бәхетле чорда яшәгәнбез икән дип уйлап куям. Ул чакта Р.Яхин, И.Шәмсетдинов, Ф.Әхмәтов, Г.Зәйнашева, М.Нигъмәтҗановлар һәм башка зур шәхесләребез, белгечләребез, җыр турында, музыкаль сәнгать әсәре турында аның нинди булырга тиешлеге хакында, үтемле фикерләр әйтәләр иде. Татарстан радиосы да бердәнбер оешма иде. Радио фондына сәнгать югарылыгындагы әсәрләрне генә кабул иттеләр Ә хәзер иң эчне пошырганы татар җырына чит ил моңнарының килеп керүе: индия, төрек, әзәрбайҗан, үзбәк халыкларының моңнары белән бутап, шуларны халыкка татар җыры дип тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел, көчләп тагалар, халык аларны тыңларга мәҗбүр. Моңа каршы бер мисал китереп үтим. Мәсәлән, Р.Яхинның «Керим әле урманнарга» җырын татар җырчылары үзләренең йөрәк моңнарын, милизмнарын кушып башкарып әлеге җырны чын мәгънәсендә шедеврга әйләндерделәр. Чын татар йөрәгеннән чыккан табигый моңнар белән баеттылар. Ә хәзерге заман башкаручылары шулкадәр ясалма бормалар ясыйлар, алар хәтта үзләре дә нәрсә җырланнарын аңламыйлар шикелле. Туп-туры гына җырласалар, җырлары урысныкы икәне күренә. Күренмәсен, кайдан алынганы беленмәсен өчен, татарчалаштырырга тырышып, бормалар өстәргә маташалар. Ләкин әлеге ясалма бормалар белән генә, моңсыз җырдан, моңсыз көйдән татар җыры ясап булмый. Әлбәттә, төрле радиоларда, ара-тирә Татарстан дәүләт радиосы фондыннан алынган җырларны сирәк кенә булса да ишетергә туры килә. Шул җырларны ишетер өчен генә көне буе радио алдында утырып булмый ләбаса. Ә бит зәвекле, моңлы җырларны тыңларга теләүчеләр дә күп. Хәзерге заман җырчылары һәм шуларны эфирга чыгаручылар С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, А.Ключарев, Ф.Әхмәтов, И.Шәмсетдинов, Җ.Фәйзиләрнең кем икәнен дә белмиләр – маңкортлаштыру бара. Радиолар бу өлкәдә бик тырышалар. «Яңа гасыр» каналы сирәк кенә булса да чын татар җырларын яңгыраткалый. Әгәр дә шул радиолар, шагыйрьләрне чакыртып, бераз гына җыр текстларына төзәтмәләр кертсәләр, андый мәгънәсез, тозсыз җырлар эфирга чыкмас иде.

Шәмсия Җиһангирова – шагыйрә, «Татарстан – Яңа гасыр радиосы» мөхәррире:

«Мин моны радиога гына сылтап калдырмас идем. Радиолар каршында сәнгать советлары оештырсак та, шул ук җырчылар бу советларга төкереп тә бирмәячәкләр. Җыр кәсепчелеккә әйләнгән икән, җыр тексты авторлары шигырьләрен сата, төн чыкканчы көен дә язып куя. Кая анда тәрбия булсын? Хәзерге җырчыларның черки тавышын Татарстан радиосында яздырмыйлар һәм алар үзләре дә язылмыйлар. Күптән түгел бер җырчының «Сезнең студиядә җырчының тавышын матурайтмыйлар, ничек бар, шулай язалар. Ә менә Мәскәүдә бер җырны 4-әр көн яздыралар. Сездә тавыш өстендә эшләмиләр диде».

Әйе, әгәр компьютерлар аша чыгарып, бер җырны дүртәр көн язсаң, черки тавышлы кешеләрдән дә җырчы ясап була. Бүген күпләр шулай акча түләп, төрле студияләрдә язылып, тавышсыз-моңсыз килеш тә «йолдыз» булып йөриләр. Инде җыр сүзләренә килсәк, «Җиде йолдыз» конкурсына безне кертмиләр дә, кертсәләр дә утырмас идем. Шулкадәр түбән дәрәҗәле «Җиде йолдыз» конкурсын дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә телибез икән, анда сәнгать советы һәм ул советта профессионал композиторлар, чын шагыйрьләр, халык җырчылары, сәнгать белгечләре булырга тиеш. Миңа бер тапкыр әлеге конкурсның сәнгать советында утырырга туры килде. Анда халык арасында җыр язучы композитор буларак танылган Зиннур Сафиуллинның улы үз сүзләренә җыр язып, шуны конкурска тәкъдим итте. Ул турыдан-туры инглизчәдән күчерелгән җыр булып чыкты. Үземнең көем, үземнең сүзләрем ди. Мин «әйдә бераз үзгәртеп карыйк, бу бик билгеле җыр, нинди җыр икәне ярылып ята бит» дидем.

Егетнең җавабы болайрак булды: «Мин музыкантлар династиясеннән, сезнең безнең җырны төзәтергә хакыгыз юк» ди. Шуңа күрә мондый советларда катнашасы да, утырасы да килми. Әгәр без гади халык ана теленең кадерен белми дибез икән, ул ничек белсен. Ана теленең кадере дәүләт күләмендә юк бит. Ә колак ул тыңлый торгач ияләшә. Ул инде нормага өйләнә башлый. Хәзер инде хәтта әбиләр дә шушы төссез җырларны сорап шалтыраталар, хатлар язалар. Ә уйландыра торган, аналитик тапшыруларны тыңлаучылар көннән-көн кими бара. Менә шушы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, протокол төзепме, резолюция кабул итепме, дәрәҗәле кешеләрдән кул куйдыртып, шушы халтура җырларын сәхнәгә чыгармас өчен, ниндидер документ кабул итәргә һәм дәүләт органнарына җибәрергә кирәк.»

Резидә Сафиуллина – филология фәннәре кандидаты, Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, «Үзебез» яшьләр хәрәкәтенең рәис кординаторы:

«Хәзер тыюлар белән генә, мөгаен, без бу юнәлешне туктата алмабыз шикелле. Бәлки, безгә «Хит-парадлар уздырырга кирәктер. Мәсәлән, «Иң мәгънәсез җыр», «Иң моңсыз җыр», «Иң көйсез, моңсыз башкаручы» һ.б. Бу төссез заман җырларына каршы альтернатив ысуллар тудырсак ничек булыр?»

Рәфис Җәмдихан – «Азатлык» радиосы журналисты:

«Татар альтернатив музыкасы – ул шәһәр мәдәнияте. Альтернатив музыка ул моңарчы булганын инкар итү түгел. Минем фонотекамда гына 15ләп төркем бар. Яшьләр аларны яратып тыңлый. Яңа мәдәният министрыбыз Зилә Вәлиева шәһәр мәдәниятен үстерү буенча эшләр дип уйлыйбыз».

Зөлфирә Салихова – Мәдәният министрлыгыннан, музыка белгече:

«Мәдәният министрлыгы ел саен И.Шакиров исемендәге конкурс үткәреп килә. Шулай ук Түбән Камада да С.Сәйдәшев исемендәге конкурс уза. Әлеге конкурсларда бик талантлы җырчылар табыла. Шул җырчыларны сәхнәләрдә, радио-телевидениеләрдә даими рәвештә күрсәтәсе иде. Русчалатып әйтсәк, раскрутка ясарга кирәк».

Шәмсия Җиһангирова:

«Һәр җырчының, үзенә күрә, җитәкчеләр арасыннан ярдәм итүчеләре табыла. Без менә монда сөйләшеп утырганда, өч тиенгә ярамаган җырларын сатып, «фанерага җырлап», 30-40 мең акчаны кесәләренә шапылдатып салып та куялар алар. Татар җырын артта калдырам дип, мин моңны бетерәм дип уйлап та карамыйлар. Чөнки ул җырны кәсепчелеккә салган. Җырчылар гына түгел, шул ук радио-телевидениеләр дә акчага корылган, хәзерге яшь җырчыларның күбесенең спонсорлары бар. Алар түлиләр, түләгәч, җырың нинди булуга да карамастан көненә 5-10 тапкыр да яңгырарга мөмкин.»

Георгий Ибушев – җырчы,Татарстан Республикасының халык артисты:

«Акчасын да эшләсеннәр, без каршы түгел, тик музыкалары, җырлары җанлы булырга тиеш. Татар җыры ул җанда туа, йөрәктән чыга».

Ильшат Гыймадиев – югары уку йорты мөгаллиме:

«Бүгенге көндә Татарстан радиосында ничә сәгатьлек җыр архивыгыз бар? Шуларның күпмесе калачак һәм күпмесе күккә очачак? Ленин белән Сталин турындагы җырларыгыз күпме? Бүген хөррият заманасы. Кеше тели икән берсен, тели икән икенчесен тыңлый. Гади попса бар икән, булсын, бөтен өлкәләрдә булсын. Сезнең заманда, бөтен өлкәләр дә булмады. Менә, мәсәлән, Зөлфәт Хәким турында әйтик. Әгәр дә без татар моңы турында сүз алып барабыз икән, Зөлфәт Хәкимдә бармы ул моң? Минемчә, анда моң ярылып ятмый, әммә мин аны рәхәтләнеп тыңлыйм».

Фәрит Уразаев:

«Гафу итегез, Зөлфәт Хәким мәгънәсез җырлар җырламый. Аның җырлары фәлсәфи, сүзе дә көчле, көе дә бар».

Ильшат Гыймадиев:

«Я, ярый, анысы шулай булсын да ди. Менә Мәликәне алыйк. Аның җыры бераз гына R'n'b'га (гомуми стапндартларга сыймый торган музыка) тартым икән, ярый булсын анысы да, ул да бит нәрсәдер оештырырга маташа. Бөтен өлкәдә дә булырга тиеш. Сезнең заманда бөтен өлкә булмады. Шаян булса ул «Бигрәк тәмле бәрәңге» булды. Һәр кешнең үзенең яраткан җырчысы була. Бөтенесен дә бер калыпка салып булмый».

Георгий Ибушев:

«Җыр турында әллә нинди зур фикерләр әйтергә дип килгән идем, ләкин татар моңы, татар җыры турында каршылыклы фикерләр ишеткәч, җаным төпкә төшеп китте. Димәк, безнең киләчәгебез ышанычсыз дигән фикер туды миндә. Менә күз алдына китерегез әле, кеше фаҗигагә тарыды ди, аның йөзе янды. Ул кеше сөйләшә, көлә, уйлый, ләкин аны танып булмый. Ул йөзен югалтты. Моңыбызны югалтсак, без дә шушы кеше халәтендә калырбыз күк.Моннан бер 3 ел элек консерваториянең кече залында японнар мине тасмага язып алып киттеләр. Алар миннән «әйтегез әле, сезнең кадерегезне беләләрме» дип сорадылар. Мин әйттем: «Юк, белмиләр». Әмма мине туган илемдә белмәсәләр, чит илләрдә беләләр. Әгәр дә без болай барсак, телсез, моңсыз, сансыз, йөзсез, тозсыз халык булып калачакбыз. Бүген безнең халкыбызның җыр сәнгате искиткеч авыр хәлдә, аның тамырына балта белән чаптылар. Без аны дәваларга тиеш. Ни өчен соң безгә «Кара урман» нар, «Тәфтиләү»ләр кирәк. Өстәлебездә күпме генә татлы ризык булмасын, икмәк булмаса ризыкның тәме юк. Моң да шулай. Моңсыз җыр да икмәксез табын кебек. Моң безнең тамырлардан йөри торган, безне татар, милләт итә торган кан ул. Бүген безнең 500дән артык җырчыбыз бар. Алар барысыда «йолдыз». Йолдыз булгач аларның нурлары барыбызга да барып җитсен.. Мәсәлән, урысларның Зыкинасы – чын йолдыз, ә безнең халкыбыз өчен Илһам абыебыз чын йолдыз».

Ильшат Гыймадиев:

«Сез миңа әйтегез әле. Мәсәлән, мин «Гөлҗамал»ларны, «Зөлхиҗә»ләрне тыңламыйм ди. Мин татар булып кала аламмы?»

Асия Юнысова – шагыйрә, «Ватаным Татарстан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире:

«Юк-юк, татар булып кала алмыйсың».

Ильшат Гыймадиев:

«Сезгә нәрсәгә кирәк ул татар җырын саклап калу. Ул нәрсә, табыну әйбереме, потмы? Безгә хәзерге заман музыкасы турында сөйләшергә кирәк».

Түгәрәк өстәл гөр килде.

Резидә Сафиуллина:

«Ильшат, әйт әле, син яраткан нинди татар җырлары бар?»

Ильшат Г. (уйланып):

«Беренчесе З.Хәкимнең «Казан-кала», И.Шакиров башкаруында «Җанкай-җанашым», Т.Якупов башкаруында «Олы юлның тузаны». Ләкин башка җырчылар башкаруында мин ул җырларны кабул итә алмыйм».

Резидә Сафиуллина:

«Шушы 3 җырны яраткан Ильшатны татар җырын инкар итә дип әйтеп буламы?»

Шәмсия Җ.:

«Юк булмый. Һичшиксез бу бала татар җыры турында хәбәрдар. Әмма минем бер соравым бар. Мәсәлән, сез чит илгә, башка милләтләр арасына чыктыгыз ди. Үзегезнең татарлыгыгызны хәзерге заман җырлары аша исбатлый аласызмы?»

Ильшат Г.:
«Юк, мин җырчы түгел, җырлый алмыйм.»

Шәмсия Җ.:
«Йә, ярый, сез җырлый алмыйсыз ди. Үзегез белән нинди җырлар алып барыр идегез? Сезнең фикерләвегезчә, татар җырының үз йөзе булырга тиеш түгел. Татарның чын йөзен билгели торган заман музыкасын ничек күз алдына китерәсез?»

Сиринә Латыйпова:

«Салих Сәйдәшев исемендәге конкурс үткәч, шушы конкурста катнашучылар турында радиодан тапшыру ясаган идем. Мәдәният министрлыгы җиңүчеләрне концертлар белән район, шәһәрләр буйлап йөртеп чыгарга вәгъдә иткән иде. Ләкин «раскрутка» булмый калды. Бу шулай ук оста башкаручыларны билгели торган И.Шакиров, Р.Яхин исемендәге конкурсларга да кагыла. Аларга да «раскрутка» ясалмады. Ә менә «Җиде йолдыз» инде районнарга чыгып керде. Яшь, талантлы, оста башкаручыларны татар дөньясына радио-телевидениеләр аша пропагандалау кирәк.

Гөлзадә Сафиуллина:

Әйе шул, рус халкында бер әйтем бар бит: «Бездарные сами пролезут, надо поддержать талантливых».

Люция Хәсәнова – җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы, Казан сәнгать һәм мәдәният университеты доценты:

«Бүген яшьләр тарафыннан сез татар җырын саклап кала алмадыгыз, ул бетте дигән фикер яңгырады. Мин үзем җырчы-педагог буларак, әйтә алам. Бервакыт яшьләр концертына бардым. Үземнең укучым Асылъярның «Сахралар» дигән халык җырын җырлап, тамашачының аны аягүрә басып, көчле алкышларга күмүенә шаһит булдым. Бу татар халык җырына, моңына яшьләрнең дә битараф булмауларын күрсәтә түгелме? Бу татар җыры бетте дигән сүз мени? Шушы юнәлештә эшләргә кирәклекне күрсәтә бит бу. Альтернатив җыр турында сүз барганда мондый бәхәс бөтенләй туарга тиеш түгел. «Зөлхиҗә»ләр алар безнең җанда. Алар безнең милли байлыгыбыз. Шул хисне без йөртә белергә тиешбез. Минем Татарстан дәүләт радиосы фондында 100дән артык җырым бар. Ильшат әйткәнчә, бәлки, аларның яртысы күккә дә очар. Ул җырларны радио фондына халкыбызның музыка белгечләре зур бәя биреп уздырды. Бүгенге көндә минем шул җырлардан бер генә диск та чыгара алганым юк әле. Бәлки аны күптән чыгарырга кирәк булгандыр. Җыен чүп-чар җырлар тыңлаганчы үз җырымны үзем мактау булса да әйтим, «Бөдрә тал», «Зөлхиҗә», «Рамай», «Сибелә чәчәк», «Язмыштан узмыш» һ.б. җырларны тыңлаган булсалар, татар моңына кадер дә бетмәс иде. Әнә нинди дисклар чыгаралар бит, арасыннан тыңларлык бер җыр да таба алмыйсың. Ул дискларны чыгарырга күпме акча кирәк. Халык акчасын алып, шул ук халыкка очсыз товарны алдап җыр саталар. Без институтка укырга керергә теләүчеләрдән нинди татар җыры беләсең дип сорарга куркабыз. Хәтта «Туган тел» җырын да рәтләп белмиләр. Моң – татар җырының нигезе ул. Компьютерларда әллә нинди заман җырлары язсаңда, әгәр моңы булмаса, аның барыбер киләчәге юк. Татар җырында моң иң беренче. Мин авылларда үткәрелә торган җыр дәресләренә игътибар иттем. Алар анда татар халык җырларын өйрәнмиләр, югары уку йортларында да татар җырына аерым игтибар биреп югары квалификацияле җыр укытучылары әзерләнми. Мәктәпләрдә башлангыч музыка белеме дә бирелми. Ул укытучылардан ни көтәргә? Менә шундый кадрлар тәрбиялибез без. Мин шәхсән үзем, программада каралмаса да, татар халык җырларын өйрәтүгә күбрәк игьтибар бирәм. Безнең бит бүген чын-чынлап татар җырын тудыручы композиторларыбыз да юк. Бүген үзләрен композитор дип йөртүче көйчеләрнең көе юк, ә җыр авторларының мәгьнәсе юк. Шул турыда уйланырга кирәк.»

Нәҗибә Сафина – шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе:

«Шигыремдә язганча, татар бар, булган, булачак, моңы белән булачак. Үзләре сөя белмәгәннәр генә сөюгә сүз тидерәләр. Бу аксиома. Татар җырына, татар җырын җырлый алмаганнар гына сүз тидерәләр. Татар җыры зур, бөек ул. Ул татарның җан тавышын дәверләрдән-дәверләргә илтеп тапшыручы чара. Шуңа күрә татар җыры юк дию - бер мәгьнәсезлек. Яшьләрнең фикерен белү бик кирәк. Бу егетне, Ильшатны ихласлыгы өчен хөрмәт итәм. Бүген безнең буын белән яшьләр арасында ихлас сөйләшү бара икән, димәк, без яшьләрне югалтмадык дигән сүз. Ләкин соңлаганбыз, җәмәгать. Кичекмәстән яшьләрнең «Яңа буын» хәрәкәте һәм бүгенге түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан татар җырын, моңын саклау турында кайбер югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Анда 3 компонент булырга тиеш. Беренчедән, татар җырының сүзе, моңы ,чын башкаручысы һәм тәнкыйтьчесе булырга тиеш. Мәдәният министрлыгының бу мәсьәләдә вәкаләте бар. Ул киртә дә куя ала. Путевкасыз кем кайда тели, шунда барып йөрергә тиеш түгел. Татар җыры ул халык җырыннан гына тормый әле. Әгәр без татар җырыннан, аның тамырыннан аерылабыз икән, безнең милләт бетте дигән сүз. Инде без болай да бетеп барабыз. Мин үз баламда да татар җырына мәхәббәт тәрбияләдем. Җыр өчен шигырь саталар икән, шагыйрь буларак мин моны күз алдыма да китерә алмыйм. Шигырь сатуны җанны сатуга тиңлим мин. Бүгенге сөйләшүне бәлки яшьләрнең фикерләрен тыңлаудан башларга кирәк булгандыр. Җыр язмышында гаеплене эзләсәк, начар шигырь язган шагыйрь, начар шигырьгә музыка язган композитор, начар җырны җырлаган кеше, кем аны җырлаткан - шул гаепле. Кем тыңлаган - мәҗбүр. Халык сорый дип, без дә аңа иярсәк татар зыялыларының нигә кирәге бар? Вакыт агымына бу процессны җибәрергә теләүчеләр дә бар. Әмма дилбегәне бүген үз кулыбыздан ычкындырсак, нәкь Башкортстандагыча көтүчесез, зыялысыз, паспортына теләсә-нәрсә яздырып, ни татар, ни башкорт икәнен белмичә йөрүчеләр затында булырбыз. Мин яшьләрнең нәрсә теләгәнлекләрен аңлыйм, әмма алар бер нәрсәне чамаламыйлар. Рәсем сәнгатендә абстракционизм кебек юнәлеш булды. Ләкин күпме генә тырышсалар да исеме калды, ә үзе юк, булмаячак та. Альтернатив музыканың да исеме генә булачак. Инде татар җырының бу хәлгә төшүенә кем гаепле дисәк, әлбәттә, дәүләтнең булмавы, булмаган дәүләт хезмәткәрләренең җырның матди нигезен кисүе. Кистеләр дә, хәзер һәммәсе акча эшлиләр. Әйтик, мәсәлән без, барыбыз да язучылар хәерчеләр. Әгәр дә сәнгать кешесе матди нәрсә турында уйлый башлый икән, ул матурлык хисен югалта. Матурлык хисе җырдан китте. Без хәзер шул матурлыкны эзлибез.»

Ильшат Сәетов – КДУ политология кафедрасы аспиранты, пиар буенча специалист:

Татар халкының фольклорын, җырларын белгән кеше заманча җыр иҗат итәргә теләсә дә, ул тамырлардан китә алмый. Шуңа, күрә иҗат иткән җыры популяр булса ул яшәр, булмаса, онытылып калыр. Коммерциягә килгәндә, радиолардан тапшырыла торган җырлар турында әйтәсе килә. Кемдер акча түләп җырга заказ бирә, ләкин ул сораган җырны тапшырмыйлар, ниндидер җырчыны пропагандалау ниятеннән сорамаган, бөтенләй башка җырны тапшыралар. Ясалма рәвештә җиңүчеләр ясыйлар. Базар икьтисадына кергәнбез икән, иң яхшысы җиңсен, монда да хакыйкый дөреслек булырга тиеш. Югыйсә шул тозсыз җырлар күп тапкырлар яңгырый торгач күпләргә ошый башлый, кешенең аңына тәэсир итә. Мин үзем маркетинг буенча белгеч булгач, моның ни икәнен яхшы аңлыйм. Иң начар әйберне дә гел тукып торсаң, кеше күнегә, яхшы булып күренә башлый. Җыр да шулай. Зәвык түбәнәя. Халыкның күпчелеге яхшыны яманнан аера алмый башлый. Ә бит ул җырларны сорап язучылар яки шалтыратучылар шул зәвыксыз җырчыларның туганнары, дуслары, якын таныш белешләре. Бүген чит кешеләр арасында акча түләп җыр сораучылар аз. Булганнары да үз исемнәрен радиодан, телевизордан башкаларга ишеттерү өчен генә сорап язучылар. Татар җыр сәнгатенең чын асылын аңлаучылар хәзерге заман радиолардан, телевизордан яңгыраган җырларны күптән инде тыңламыйлар. Без татар җырының язмышы турында сөйләгәндә берничә юнәлешне күз алдында тотарга тиеш: фольклор һәм классик җырларны саклау, яшьләр өчен җырлар һәм технология ысуллары. Ничек һәм нинди юллар белән сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга. Сез әйтәсез, буыннар арасында элемтә югалган дип. Мин менә Илһам Шакиров һәм башка моңлы җырчыларның җырларын бик тыңлаган булыр идем, әмма алар без үскәндә булмады. Радиолардан да соңгы ун-унбиш елда бөтенләй диярлек яңгырамады алар. Ничә еллар инде без шул мәгьнәсез җырларны тыңларга мәҗбүрбез. Спонсорлар шушы очсыз җырларны чыгарырга акча табалар, ә чын татар җырын башкаручыларга бер дә ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Ә дәүләтнең «Җиде йолдыз» ны 70 тапкыр күрсәтергә акчасы бар».

Георгий Ибушев:

Беләсезме, бер көнне минем кулыма бер кассета килеп эләкте. «Татар такмаклары» дип атала. Барс-Медиа чыгарган. Сездән бик оялсам да, сүзләрен әйтеп бирәм: «Байкал күле балыклы, кызларныкы ярыклы, шул ярыкка каймак салып, арттырабыз халыкны». Менә кая барабыз, җәмәгать, шушындый җырлар тыңлап».

Асия Юнысова:

«Татар халкының бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган иң борынгы җырларыннан мин «Шәм-Шәриф» дип уйлыйм.»Халык җырларын үз күңелләрендә саклап, буыннардан-буыннарга тапшырып, бүгенге көнгә китереп җиткерүче җырчыларны шул олы юлдагы байракчылар итеп күрәм мин. Берсе егылган, икенчесе күтәреп алган, бер-берсенә тапшырып, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергәннәр алар. Татар җыры беркайчан да бетмәячәк, чөнки җыр ул сәнгать әсәре генә түгел, җыр ул дару да. Быел миңа Венгриядә булырга туры килде. Алар җырга бик талымчан, зәвыклы халык. Милләт үз культурасын югалтмаска тырышкан. Һәр көнне иртәнге музыкаль тапшыруларны үзләре эшкә яки укуга китү сәбәпле тыңлый алмагач, алдан әзерләнеп куйган чаралар белән яздыралар. Кичен барысы бергә, гаилә белән җыелып тыңлыйлар. Җыр ул сәясәт диясем килә минем. Мәсәлән, Башкортстанда җырчыларны озын җырлар башкара алса гына эшкә алалар. Менә Илһам Шакиров конкурсын уздырганда җырчылар халык җырларын башкарсалар гына катнаша алалар дип, Мәдәният министрлыгы шарт итеп куйды. Әмма конкурс узды, ул җырчылар кайда хәзер, халык җырларын җырлаучыларга мөнәсәбәт нинди?

Мин Яңа ел алдыннан, юри генә, хәзерге заман җырчылары ничек яши икән, ставкалары нинди икән дип берничә яшь җырчыга телефон аша мөрәҗәгать итеп карадым. Кем икәнлегемне әйтмәдем. «Без хәерче оешма, бездә ятимнәр инде, бәлки, арзан гына бәягә килә алмассызмы,» дип, кылларын чиртеп карадым. Күңелләрендә ятимнәргә карата михербанлылык уянмасмы дип уйладым. Юк, кая ул, шул ук Гүзәл Уразова 40 меңгә килеп китәм, диде. Бу әле балалар йортына, ә башка җиргә ничектер, белмим.»

Түгәрәк өстәл артында утыручылар ах иттеләр.

Асия Юнысова:

Мин хәзерге заман җырчылары тавышларын компьютер аша яздырып, ничек матурайтканнарын беләм.Әгәр компьютер аша яздырып яңгыратсаң, миннән дә бик шәп җырчы чыгар дип уйлыйм. Мин монда халык җырларын буыннардан-буыннарга тапшыручы халык җырчыларына хөрмәт юк дип әйтәсем килә. Әлеге җырчыларга үз концертларын оештыру бик авыр, күп чыгымнар сорый. Казанның 1000 еллыгында биек итеп ясалган сәхнәләрдә татар җырчыларын күрдекме? Шул чагында София Ротару болай дигән иде: «Сезнең үзегездә җырчылар юкмыни соң, нигә безне чакырып җырлатасыз». Сүз ара шунысын да әйтеп үтим, читтән чакырылган җырчыларга 30-50 мең акча түләгәннәр. Сез татар җырын дөнья аренасына чыгарырга, акча юк дип әйтәсез. Менә бит читтән чакырылганнарга бар. Быел Муса Җәлилнең тууына 100 ел. Аның туган көннәрендә Муса Җәлил исемен йөрткән опера һәм балет театрында Шаляпин исемендәге фестиваль бара. Ләкин анда Җәлилгә дә, аның әсәрләренә дә урын юк. Муса Җәлилнең 90 еллыгын уздырганда да «Алтынчәч»не куябыз дип дәүләттән шактый сумнар алынды, әмма куелмады. Әллә Мәдәният министрлыгында шушы фестивальнең программасын белмиләрме? Димәк, без дәүләт структураларыннан үз халкыбызның мәдәниятен хөрмәт итүләрен таләп итә алмыйбыз дигән сүз. Мин яшьләрне аңлыйм. Аларның бүген хәзерге заманның мәгьнәсез җырларын тыңлыйсы килми. Шуңа күрә алар такмакка да сикерергә әзер. Татар җырын аңлау еллар аша килә. Яшьләребез дә татар җырының кыйммәтен аңларлар. Әмма безгә бүген дәүләт акчасын татар сәнгатен үстерүгә хезмәт иттерү өчен тавышланырга кирәк. Элек мин радионы сүндермичә тыңлый ала идем, ә хәзер сүндерәм дә куям. Мин журналист буларак, зәвыклы концертлар турында язасым килеп концертларга барам. Әмма гайрәтем чигеп, кайтып китәм.»

Мөнирә Сәгыйдуллина – Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәр.

«Мин чит төбәктә, Себердә үскән бала. Өйдә әти гармунда уйный иде. Шул татар халык көйләре мине Казанга килүемә сәбәпчедер дә. Татар җырларын югалтмыйча яшьләргә күчерергә кирәк, ассимиляциядән куркырга кирәк. Халык сораган матур көйләрне радиодан тапшырмыйлар. Анда кем акча түли, шуның җырын тапшыралар. Безнең татар җырына булган зәвыгыбызны кимсетәләр. Министрлыклар уздырган фестивальләр дә галочка өчен генә. Бу фестивальләрнең язмышы бәтенләй битараф кешеләр кулында. Жюри членнары да үз укучыларын уздыру өчен генә тырышалар. Ни өчен Мәдәният министрлыгы хакыйкать булсын өчен, контроль ясамый. Әллә анда белгечләр юкмы? Мәсәлән, минем бер танышым музыка училищесын, консерваторияне бетереп чыкты. Ул татар җырының ни икәнен дә белми.»

Фәрит Уразаев:

«Татар җырының сыйфаты өчен без көрәшергә һәм сыйфатлы булуын таләп итәргә тиеш.»

Салих абый Шамов – тарих укытучысы, Салих Сәйдәшевнең замандашы:

«Мин инде 90га якынлашам. Сезнең белән аралашу миңа җиңел түгел. 90 нчы елларда булса кирәк, Мәдәният министры Таишев янына кергән идем. «Нигә сез С.Сәйдәшев иҗатына игьтибар итмисез, аның җырларын яңгыратмыйсыз», дип. Ул чагында заллар тутырып Фирзәр Мортазин концертлары бара иде. Министр миңа болай диде: «Фирзәр Мортазин ул безгә акча эшли. Без шул акчага үзебезнең музыкаль сәнгатьтә эшләүчеләрне тотабыз», диде. Ул чакта да һәм хәзер дә С.Сәйдәшв иҗаты көн тәртибеннән төшкәне юк. Менә монда Мәдәният министрлыгында эшләүче ханым утыра. Ул бәлки С.Сәйдәшев музееның бүгенге хәле белән кызыксынадыр. Анда кайвакыт тәре дә саталар. Салих абыйның туган көненә чәчәкләр салырга нибары 15 кеше килде. Әгәр без үзебезнең классикабызга кайтмыйбыз икән, татар халының яшәве озакка бармас. Халкыбыз зәвыгын тәрбияләүдә классик музыка иң беренче урында тора. Алар халыкны туплаучы һәм берләштерүче. Менә шуны белгәнгә күрә дә, чиновниклар халыкны таркату өчен, Сәйдәш әсәрләренә юлны яптылар.»

Шушы урында сүзне «Иттифакъ» яшьләр төркеме алды. Алар үзләренең «РЭП» стилендә язылган җырларын башкардылар.

Салихҗан, психолог (Кызганычка каршы, фамилиясен отып кала алмадым):

«Галимнәр тарафыннан әйтелгән шундый тезис бар. Имеш, совет дәүләтен рок җимерде, чөнки рок ул социаль кыйммәтләр белән эш итә. Рок-рэп кебек музыка ул менталитетны җимерүче музыка. Халык җырлары менталитетка көчле йогынты ясый. Менталь кыйммәтләр тудыра. Ул чакларда рок хәрәкәте татар милләтен бөтенләй читләтеп үтте.Ул хәзер генә безгә килеп сугылды.»

Фәрит Уразаев:

«Мин яшьләрне тыңлагач, башыма мондый фикер килде. 100 елдан соң бу егетләр үзләренең балаларының балаларына, сез дөрес җырламыйсыз, татар җыры ул менә болай дип, бүген үзләре җырлаган җырларны тыңлатсалар, сез ничек уйлыйсыз, татар рухы сакланып калырмы? Элек безнең җырчыларыбызга көйле, моңлы җырчы дип бәя бирәләр иде. Ә хәзер бөтенесе дә «йолдыз». Рәсәй күләмендә татар җыры хәрәкәтен тудырырга кирәк. Балаларыбызга 10 ел дәвамында мәктәптә пентатоникага корылган 10 гына татар көе өйрәтсәк тә, ул бала бернинди ассимиляциягә бирешмәячәк. Әйдәгез, без дә бүген җырчылар турында моңлы җырчы дигән кыйммәтләрне кайтарыйк. Сәясәт иң беренче яшьләрдән килә. Бүген безгә диверсия бара. Яшьләр бүген безгә ничек җырларга ярамаганлыгын күрсәттеләр. Заманында «хиппилар», «панкилар» һәм башкалар бар иде. Вакыт узды, кайда алар хәзер? Бүген безгә дә алар урынына өчсыз бәясе түбән кыйммәтләрне тәкьдим итәләр.»

Мингол Галиев – җырчы-педагог, Татарстанның халык артисты:

«Җыр сәнгате уен-көлке түгел. Ул бик җитди тәрбия чарасы. Җыр сәнгатен дә аңламагач, безнең җәмгыятьнең интеллектуаль дәрәҗәсе бик түбән булып чыга. Җыр сәнгате ул – музыка сәнгатенең анасы. Кеше авазы – беренчел, музыка уен кораллары икенчел. Җырлаучыларның да, сөйләүчеләрнең дә, хәтта дога укучыларның да, чын күңелдән чыкканы гына тәрбияви көчкә ия.

Бар күңел моңы, ул җан авазы. Бар шайтан туе, ул җимерүче, кешене акылсызландыра, шайтанга әверелдерә. Бүгенге шоу-проектлар да җимерү өчен хезмәт итә. Кеше җаннары өчен көрәш музыка сәнгате өлкәсендә дә бара. Татар халкы җыр өлкәсендә дә үз кыйммәтен югалтмады. Дөнья аренасына чыкан җырчыларыбыз бар. Татар җыры ул үзе үрнәк. Үз йөзебезне күрсәтик. Безнең музыкаль драма өлкәсендә дә уңышларыбыз бар. Заманында С.Сәйдәшевнең «Наемщик», «Зәңгәр шәл», «Күзләр», «Кандыр буе» һ.б. җыр белән барган сәхнә әсәрләребез булган. Заллар шыгрым тулы булган. Һәм шушы юнәлешне дәвам итеп бөтен төрки халыклары арасында үрнәк була алабыз.Халыкчан җыр сәнгате мәктәбе булдыру мөмкинчелегебез бар. Ул татар халкы өчен генә түгел, бөтен милләтләргә дә яраклы.»

Заһидә Зәйнуллина - вокаль ансамбль җитәкчесе:

«Мине иң куркытканы шул – яшьләр ритмлы җырларын татар фольклоры белән бәйләп карамыйлар. Бу – наданлык. Мәсәлән, Шопенны алыйк. Аның шедевр әсәрләре фольклорга нигезләнеп язылган. Шуның өчен 200 ел инде аның әсәрләре бөтендөнья күләмендә дан тота. Безнең бабаларыбыз моңын кире кагарга мөмкинме соң? Это воинствующее нежелание и невежество. Без колониаль режимда яшәдек, мәдәниятебез 200 елга артта калган. Бүген бөтендөнья фольклорның кирәклеге, аның файдасы турында сөйли. Ул бөек сәнгать, аны аңламау наданлык.Эстрада музыкасы да үсәргә тиеш. Бик күп башка жанрлар да үсәргә тиеш.Кызганычка каршы Опера театры сәхнәсендә татар операсы куелмый. Ә бит безнең опера театрыбыз да милли культураны үстерү өчен булдырылган. Алар бүген Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре дигән булып безгә үз сәнгатебезне үстерергә мөмкинчелек бирмиләр. Бүген эстрада сәнгате бик чиста булмаган комерция структуралары кулларында. Профессиональ композиторлар хәзер җыр язмыйлар, чөнки аларга акча түләмиләр. Элек-электән бөек композиторларның меценатлары булган. Алар акча табу турында уйламаганнар. Бүген чын профессиональ композиторлар җыр жанрын ташладылар һәм аны хәтта нота грамотасын да белмәгән кешеләр үз кулларына алдылар. Худсоветлар юк, бу әлбәттә, анархия, бардак. Күпме җырчылар администратор вазифасын үз өсләренә алырга мәҗбүр булдылар. Бу эшне филармония башкарырга тиеш. Җырчыларның эше – җырлау.»

 

Әлеге сөйләшү искиткеч эшлекле булды. Катнашучыларның чыгышларыннан татар җыры өчен җан атып йөрүләре күренде. Яшьләр дә бу сөйләшүдә үз фикер ихласлыклары белән җыр фаҗигасен ачып салырга ярдәм иттеләр.

Әйе, һичшиксез, яшьләр җыры булыр. Ләкин аның нигезе, тамыры милли булырга тиеш. Моның өчен өйдә әти-әниләрнең балаларына җыр өйрәтүләре генә җитми. Моның өчен мәктәпләрдә, уку йортларында җыр тарихы махсус фән буларак кертелергә тиеш. Кайберәүләр бу фикергә каршы башка милләтләрдә андый фән юк диярләр. Башка милләт (урысны күздә тотам) җырсыз да, тарихсыз да яши. Аларга милләт буларак бетү куркынычы янамый. Ә без бит бастырылган милләт. Татар кебек җырчы халык дөньяда юк дисәм, һич арттыру булмас, җыр безнең икмәгебез, шуңа күрә ни ашаганыбызны белергә тиешбез. Бүген яшьләр заман ритмнары – рэп, рок һ.б. кирәк диләр. Кирәк анысы да, әмма татар халкының тарихына күз салсак, анда татарның үз ритмнары булган. Ул ритмнарда татарның яшәү рәвеше. Без аларны югалтып барабыз. Әйдәгез, исебезгә төшерик: уен җырлары, йола җырлары, озын көйләр, тарихи җырлар, авыл көйләре, мөнәҗәт, бәетләр, җырларның сүзләре заман үзгәрү белән үзгәрә торган, ә көе, моңы, ритмнары калган. Нигә бүген шул ритмнарга салып заман сүзләре белән татар көйләре язмаска? У инде «Мин сине яратам, приходи к воротам» гына булмас иде. Татарда элек-электән кара-каршы әйтешеп җыр аша сөйләшү, бер-береңә көйләп җавап бирү һәм шунда ук биеп тә алулар булган. Мондый җырлар бездә тел һәм фикер осталыгын тәрбияләде. Кичке уеннарда, клубларда, бәйрәмнәрдә, табын артларында кара-каршы җырлашып бәйге тота идек. Менә бу ичмасам чын җыр бәйгесе. Ә тарихи җырларга милләтнең бөтен бер язмышы салынган. Ни өчен әле балаларыбыз моны белмәскә тиеш. Җыр тарихы ул бит татар тарихы. Татар җырын тудыручыларын да, саклаучыларын да без яхшы белергә һәм аларга хөрмәт белән карарга тиешбез. Үз тарихының, үз мәдәниятенең, талантларының, зыялыларының кадерен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Казан ханлыгы яулап алынгач, тарихыбыз белән бергә җырларыбызны да юк иткәннәр. Халкыбыз күңелендә сакланып калганнары гына, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган. Галимнәребез аларны авылдан-авылга, өлкәдән-өлкәгә йөреп бөртекләп җыйганнар. Ноталарга төшереп, китапларга язып безгә калдырганнар. Хәзер без шушы хәзинәне югалту алдында торабыз. Балаларыбызны иблис кубызына җырлатабыз һәм биетәбез, радиолардан бүген шайтан чаптыралар,ә телевизор ул үзе иблис оясы. Акыллы халык, бигрәк тә инде алдынгы карашлы яшьләр, татарча тапшыруларны карамыйлар да. Күптән түгел Казанның бер мәктәбендә үткәрелгән татар радиосын, телевидениесен карыйсызмы, татар гәзит-журналларын укыйсызмы дигән сораулыкка (анкетирование) укытучылар да, укучылар да 100 процент юк дип җавап биргәннәр. Сорау туа: ни өчен? Ә без шуны аңларга теләмичә камалышта яшәп ятабыз. Дөнья инде күпкә алга китте. Тамырларыннан аерылмаган халыкларның җырланган җырларында фәлсәфә дә, көрәш тә бар. Ә хәзерге заман җырчыларының җырында бары тик ыңгырашу һәм улау, темалар тарлыгы, выклык. Ә бит яшьүсмерләр бар. Алар бу шайтан туена бернинди әзерлексез килеп керделәр. Татар җанлы, милли аңын югалтмаган яшьләребез чарасызлыктан үзләре сүзләр язып, заман ритмнарына ияреп, протест җырлары яза башладылар. Сүзләрендә күпме нәфрәт, ул нәфрәт бүгенге җыручыларга, кәсепчеләргә һәм аларны тудыручыларга юнәлтелгән. Мисал өчен бер төркемнең җырларыннан берничә юл китерәм:

...Тузга язмаган җырларыгыздан туйдык,
Без сезне себереп ташларга булдык,
Менә сиңа бау, менә сиңа урындык,
Сабыныңны онытма, бар, юынып чык.
Әле монысы анасы, атасы турында язсам, егылып үләсез.

Миңа бик күп илләрдә татар җырын башка халыклар алдында җырларга туры килде. Чит илләргә чыккач кына татар җырының нинди көчкә ия булуын аңладым. Ул җырларда халкыбызның моңы изрәп ята. Татарның милли моңнарын милли киемнәр киеп җырласаң алар искиткеч энергетикага ия. Халкыбызның милли киемнәре, чигү бизәкләре, төсләр тезмәсе ул үзе генә дә нечкәлекнең, нәзәкатлелекнең, уңганлыкның, булганлыкның бер билгесе. Шул ук вакытта ул яман күзләрдән саклый. Милли киемнәр кигәч үзеңне сакланган булып хис итәсең.

Бүген буыннар чылбыры өзелү алдында тора. Ярый да яңа буын тамырларыбыздан аерылмыйча, эчтәлеге дә яңырашы да милли булган заман сулышын өреп, яңа җырлар иҗат итә алсалар. Ә алмасалар?...

Милли сәнгатебезнең киләчәген кайгыртучылар турында уйлаганда минем күз алдыма һәрвакыт Некрасов әсәре буенча ясалган Репинның «Бурлаки на Волге» дигән рәсеме килә. Шул бурлаклар арасында үземне дә күрәм. Нишлисең, язмышың шул булгач, җаның татар булып яралгач?! Ә җан ул Аллаһә Тәгаләдән. Шулай булгач, безнең телебезне дә, моңыбызны да, җырыбызны да онытырга хакыбыз юк.

Аны безгә Ходай Тәгалә саклар өчен, яклар өчен, киләчәк буыннарга тапшырыр өчен биргән.

Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты
Гөлзадә Сафиуллина

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru